Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Товагищи! Геволюциягә хәвеф яный!..”

“Товагищи! Геволюциягә хәвеф яный!..”
23.10.2018 / Дөнья бу...

“Товагищи! Геволюциягә хәвеф яный!..”Пролетариат юлбашчысы Владимир Ленин песиләр һәм сыра яратуы белән дә тарихка кереп калган.

Без октябрьдә туганбыз,
Без — октябрь баласы,
Октябрьдә туганнарның
Ленин була бабасы,
дип җырлый идек без балачакта. Октябрь ае җитсә, әнә шул самими, хәсрәтсез, бәхетле, Ленин бабайлы балачак еллары аеруча нык сагындыра башлый.

Әйе, совет елларында Владимир Лениннан ниндидер изге зат, “шат күңелле бабакай” ясадылар. Туксанынчы елларда исә юлбашчыга мөнәсәбәт капма-каршы үзгәрде: төрле тарафтан аңа карата каргышлар сибелде. Шул сәбәпле, Ленинның чын, кеше образы тоныкланып калды. Аның замандашлары истәлек­ләренә, тарихчылар язмаларына таянып, бүген бераз аның чын образы турында искә алмакчыбыз.


Тыштан караганда, Ленин замандашларыннан бернәрсәсе белән дә аерылмаган. Ул уртача буйлы, балачактан җитез хәрә­кәтле кеше була. Тагын бер үзенчәлеге — сакаулыгы.
Аның образын данлыклы “тройка” костюмыннан тыш күз алдына да китереп булмый. Ул ел әйләнәсенә шундый костюмда йөргән. Бу атрибутлар 1917 елда Ленин Русиягә чит илдән кайтыр алдыннан барлыкка килә. Көрәштәшләре, акча җыеп, аңа яхшы костюм алып бирә. Ләкин Владимир Ильич, яңа образын артык буржуаз дип исәпләп, аңа пролетариат төсе кертә — моның өчен кепка сатып ала. Тарих аны шул кепкада хәтерендә калдыра да.
Большевиклар юлбашчысының холкы нинди булган соң? Замандашлары Ленинны аралашканда гади, ихлас кеше дип хәтерендә калдырган. Кием-салымда да, көнкүрештә дә ул талымсыз, хәтта аскет була. Мәсәлән, башлык хатыны Надя белән Кремльгә яшәргә күчкәч, фатирында бернинди затлы әйберләр булмаска тиешлеген әйтә, хәтта кабинетына җәелгән кыйммәтле келәмне складка чыгарттыра. Шушында аның сакчыллыгы күренә, чөнки Ленин көнкүре­шендәге әйберләрне дәү­ләтнеке дип исәп­ләгән һәм аларга карата нык сакчыл булган.
Владимир Ильич кычкырып көләргә яраткан. Аның күзен кысыбрак елмаюын күпләр фотолардан да хәтерли торгандыр.
Ләкин эштә ул бөтенләй икенче кеше булып күз алдына баса. Ул шундук җитди кешегә әверелә, гадилек һәм күтәренке кәефне прагматизм алыштыра. Холкы буенча Ленин “чапай” булган, ләкин һәрвакыт төрле һәм бөтенләй уйламаган юллар файдаланган. Моңа аның шахматчы булуы да тәэсир иткәндер.
Сәяси эшчәнлегендә Ленин — катгый һәм салкын прагматик, дидек. Холкының кешеләр белән гади мөгамәләдән сыйнфый дошманнарны атып үтерү турында боерыклар чыгаруга кадәр үзгәрүе дә шушыннан киләдер. Чыгышлары вакытында ул гади тел белән салмак сөйләве, ләкин үзенең дәрте, ялкыны белән барысын да авызына карата.
“Беренче карашка, шушы шыксыз һәм дорфарак кеше кебек башка беркем дә үзенең планнары белән кабыза, ихтыяр көче белән сокландыра, шәхесе белән буйсындыра алмый иде. Плехановны хөрмәт иттеләр, Мартовны яраттылар, ләкин Ленин артыннан гына бердәнбер бәхәссез башлык артыннан барган кебек бардылар. Чөнки Ленин гына корычтай ихтыяр көчле, бетмәс энергияле кеше була алды”, — дип яза меньшевик Александр Потресов.
Ул гына түгел, Ленинның башка замандашлары да аның марксизм тәгъли­матларына һәм дөнья революциясе идеяләренә фанатикларча бирелүе турында әйтә. Ул бөтен гомерен коммунистик идеягә багышлый һәм көне-төне шушыңа хезмәт итә. Ленин үзенең теоретик хезмәтләре өстендә ныклы уйлана. Ул властька яисә байлыкка кызыкмый, аларга битараф була, ләкин үзенең идеясе өчен көрәшә һәм, шуңа үзе генә ышанып калмыйча, тирә-яктагыларны да артыннан ияртә.
Ләкин бу дөнья пролетариаты юлбашчысы революция турында гына уйлаучы робот булган дигәнне аңлатмый. Аның мавыгулары, хоббие да була. Мәсәлән, Ленин шахмат уйнарга яраткан, тимераякта яхшы шуган һәм велосипедта йөргән. Йөзәргә мөкиббән булган һәм хәтта авырган елларында да, сакчылардан качып, коенырга киткән. Гөмбә җыярга һәм ауда йөрергә һәвәс булган, табигатькә соклана белгән. Дусларының балалары белән еш уйнаган, песиләрне үз иткән. Соңгылары аның фатирында күпләп яшәгән.
Владимир Ильичның тагын бер һәвәслеге — сырага мәхәббәте. Катырак алкогольне ул яратмаган. Өлкән яшьләрдә Ленин тәмәке тартмаган, ә менә гимназиядә укыганда шушы яман гадәте булган. Тәмәкегә күпме акча киткәнен белгәч, бу гадәтеннән котылуга ирешкән.
Ленин яратмаган нәрсәләр дә булган. Мәсәлән, ул тәмәке исенә түзә алмаган, шуңа да аның хөкүмәте әгъзалары утырышлар вакытында тартмаган. Ул динне һәм аның белән бәйле бар нәрсәне күралмаган.
Менә шундый шәхес булган Владимир Ильич Ленин. Теорияләренә һәм идеяләренә табынуга карамастан, ул яхшы да, начар да яклары булган гап-гади кеше булып кала. Аны бөтен җитешсезлекләре һәм яхшылыклары белән бергә кабул итәргә кирәк. Үзебезнең катлаулы тарихыбызны кабул иткән кебек.

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»