Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Нәрсә бу? Өрәкме, җенме?

Нәрсә бу? Өрәкме, җенме?
25.10.2018 / Дөнья бу...

Нәрсә бу?  Өрәкме, җенме?Сәер, аңлаешсыз хәлләрдә кешене дога коткара.

Хәмидә палатага керде. Тыштагы 30-35 градус эсселектән талчыккан тәнгә мондагы салкынчалык рәхәтлек бирә. Беркем юк, бүген бөтен авыруларны берьюлы чыгарганнар, ә яңалары кереп өлгермәгән икән.


Ике ай дәвамында кирәкле кабинетларны үтеп, андагы белгечләргә күренеп, ниһаять, дәваханәгә юллама алалды. Менә бүген кереп яту форсаты тиде. Тынычланып дәваланырга гына кала.
Кичкә кадәр килүче булмады. Бүгенгә үзе генә кунар.
Палатада дүрт карават. Теләгәнен сайла. Хәмидә аларны тикшереп чыкты. Ишек төбендә торганының матрасы катылыкка каты, әмма тәбәнәклеге ошады – шунда урнашты.
...Төнлә ыңгырашкан тавышка уянып китте. Я Ходай, кем шулай изалана? Түрдәге карават астыннан килә бу тавыш. Ярый әле шунда ятмаганмын, дип, тынычлана төште. Икенче карават астында да нидер кыштырдый. Миңа якын килмәсеннәр дип теләп, белгән догаларын укып, Хәмидә карават тирәли өшкеренеп чыкты. Утны сүндермәве дә аның файдасына булды, югыйсә, караңгыда барысы да өстенә ябырылырлар иде. Йөреп арулар үзенекен итте – ул йокыга талды.
Икенче көнне дә, Хәмидә күпме генә көтмәсен, палатага берәүне дә салмадылар. Ул монда сишәмбе кергән иде, җомга җитте. Ялгызлыкның яман икәнен ул ныклап татыды. Төннәрен шул ук ыңгырашулар, кыштырдаулар, шыгырдаулар...
Гаҗәп хәл бит! Поликлиникаларда кабинеттан кабинетка йөреп, дәваханәгә юллама алалмаучылар бихисап. Ә монда дүрт урынлы палаталарда – икешәр-өчәр кеше.
– Миңа күрше итеп нигә берәрсен салмыйсыз? Урыннар буш тора бит, – диде Хәмидә иртәнге обход вакытында табиб белән шәфкать туташына.
– Ялгыз рәхәтләнеп ятыгыз! – диде табиб һәм сорап куйды: – Әллә куркасызмы?
– Куркадыр. Утын кабызып йоклый, – дип сүзгә кушылды шәфкать туташы.
– Әйе, куркам...
Төнлә ниләр күрәсен белми иде әле ул. Җомга көне дә булгач, үзеннән дога өмет иткән әрвахлар рухына багышлап Коръән укыды. Белгән догаларын укып ятып, йоклап кына киткән иде, янына эт зурлыгында кап-кара убырмы, пәриме килеп ятты. Догалар укып, аны этеп төшерде. Алай эшләргә кирәкмәгән икән. Андый чакта үчләшеп, күмәкләшеп ябырылалар икән. Аллаһ сакласын, буып үтерүләре дә бар.
Авылда сөйләгәннәр иде бит. Бер ялгыз хатынга җен-пәриләр, албастылар ияләшеп, һәр төнне җәфалап, соңыннан буып үтергәннәр, имеш.
Тәүбә, тәүбә... Әнә бит албастыларның зурысы, усалы өстенә үк менеп ятты. Үзе, җитмәсә, нык авыр. Тегесен төртеп төшерүе булды, тагын да зуррагы, кап-кара нәрсә килеп менде дә тын алырга да бирми. Төртеп төшерерлек түгел, аңа каршы торырга да куркыта әле. Хәмидә Аллаһы Тәгаләгә сыенды. “Нәс”, “Фәләк”, “Аятел көрси”, “Фатыйха”, “Йәстәви”, “Сөфәт”, “Тәбәрәк”, “Ихлас” сүрәләрен яттан әйтеп чыкты, тагын Коръән укыды. Шуннан соң гына теге иблис төшеп китте. Хәмидә таңга таба гына йоклап китә алды.
Кайчан гына берәрсен китерерләр икән? Алда торган ял көннәрен ничек үткәрер?
Төнлә булган маҗаралар турында иртән шәфкать туташына сөйләде.
– Монда бер мулла дәваланып ята. Шуны җибәрермен, догалар укыр, өшкерер, – дип юатты тегесе.
Күп тә үтми, зур сакаллы, чалмалы, чапан кигән мулла килеп керде. Коръән укыды, дога кылды, почмакларны өшкергәләде.
– Мин бүген кайтам. Монда тагын берәү бар, муллалыкка укып йөри. Һич булмаса, шуны чакырырсыз, – дип чыгып китте.
Куркам дип табибка юкка әйткән. Әйтмәгән булса, иблис-шайтаннар аның курыкканын белмәс иде. Көн дә догаларны укып яткач, якын килмиләр иде. Бүген исә әнә бит ничек җәфаладылар үзен. Догалар укуын һаман дәвам итте, тәкъбирләр, тәһлилләр әйтте. Аллаһы Тәгаләгә сыенуын белде, бер сүз дәшмичә, чәбәләнмичә, карышмыйча гына аларны куып җибәрә алды. Ниһаять, шимбә-якшәмбе көннәрен тыныч йоклады.
Элек тә икенче бер дәваханәдә ятканда Хәмидә белән шундыйрак хәл булган иде.
– Төн буе саташып кычкырдың, безгә йокларга ирек бирмәдең, – дип ризасызлык белдерде иртән палатадагы иптәшләре.
Ул берни дәшмәде. Әйтергәме, юкмы? Сөйләргә ярыймы икән? Шулай дип уйланды.
Хәмидә белән янәшәдә элек шул дәваханәдә эшләгән табибә дә ята иде. Ул һәр кич постелен күтәреп алып кереп, ординаторлар бүлмәсендә йоклап йөрде. Беркөнне ул Хәмидәдән нинди төшләр күрүе, ни өчен кычкыруы белән кызыксынды. Хәмидә аңа барысын да сөйләп бирде. Күзләре ут кебек ялтырап янып торган, үзләре кап-кара, эт зурлыгындагы дүрт-биш пәри төн саен аны караватыннан төртеп төшерергә маташалар икән. Ә ул алар белән тарткалаша, кычкыра-кычкыра аларны алып ыргыта. Тегеләр тагын-тагын ябырылалар, таңга кадәр шулай җәфалыйлар имеш.
Палатадагылар моны ишеткәч, нык гаҗәпләнәләр, шаккаталар.
Хәмидәгә кадәр ул караватта урыс хатыны авыр хәлдә яткан булган. Шулай саташкан, кычкырган, шунда үлгән. Шушы авыруга ияләшкән җен-пәриләр Хәмидәне җәфалаган булган да инде.
Шул сөйләшүдән соң ул саташмый башлады. Нина Алексеевна да (табибәнең исеме шулай иде) ординаторлар бүлмәсенә йөрүдән туктады.
Алар тиз арада дуслашып алдылар. Табибә Хәмидәгә чәйләр кайнатып эчерде, ничек тә аның күңелен табарга тырышты. Дәваханәдән чыккач та аралашып тордылар.
Дүшәмбе көн, ниһаять, бер-бер артлы өч авыруны салдылар. Иң түрдәге караватта яткан ханым иртән зарланып алды:
– Монда бик тыныч түгел шикелле. Кемдер ыңгырашкан, шыңшыган сыман, әллә нинди шомлы тавышлар ишетелде. Куркып байтак вакыт йоклый алмый яттым.
Хәмидә берни әйтмәде, үзе белән булган хәлләрне сөйләп тормады. Нигә аларны куркытырга, үзе кичергәннәр дә җиткән. Димәк, ул караватта хәл эчендәге авыру яткан. Бәлки шунда үлгәндер дә. Палатадагы авырулар юкка гына барысы бер көнне чыгып сызмагандыр.
Гомумән, андый серне яшерергә кирәкми икән. Албасты, җен-пәриләрдән куркуыңны да аларның үзләренә сиздерергә ярамый. Югыйсә, алар курыккан кешене тагын да ныграк җәфалый, иманнарыннан яздырырга тырыша. Иң мөһиме – һәрвакыт догада булырга, Аллаһы Тәгаләгә сыенырга, аңардан гына ярдәм сорарга кирәктер.

Фәридә Сәйфуллина,
“Кызыл таң”ның элекке әдәби хезмәткәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»