Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Язмыш үзе җавап бирер...

Язмыш үзе җавап бирер...
26.10.2018 / Дөнья бу...

Язмыш үзе җавап бирер...Беренче мәхәббәт. Һәркемнең дә башыннан үткән хис-тойгы ул. Берәүләр җавапсыз мәхәббәт утларында янып-көя, икенчеләр бергә булган очракта да кавыша алмый... Яшьлек хаталары гомер буе йөрәкне телгәли.

Назгөлнең дә яшьлек язының чәчәк аткан чоры иде. 17 яшьлек сылу, кара озын чәчле, кара кашлы кыз дөньяга, тирә-якка гашыйк яшел күзләре белән генә карады. Көндез авылдагы бетмәс эшне башкарса, кичен дус кызлары белән уенга чыкты ул. Һәм инде менә шунда беренче тапкыр мәхәббәтнең нәрсә икәнен татыды – кунак егетенә гашыйк булды. Рамил җәйге ялларга нәнәсенә Казахстаннан кайткан иде. Ул да Назгөлне беренче күрүдә үк ошат­кандыр, күрәсең, чөнки калган кичләрне ике гашыйк йөрәк бергә үткәрде.
Назгөлгә ул бик нык ошый иде. Нишләп ошамасын, горур, киң күкрәкле, акыллы, матур, үзе институтта да укый. Ә Назгөл әле укырга керергә хыяллана гына. Укытучы буласы килә аның.
Бер ай бер көн кебек үтеп китте. Назгөл белән Рамил кичке уенга гел парлап йөрде. Буш вакытларын да бергә уздырды. Кыска гына вакыт үтсә дә, бер-берсен гомере буе белгән кебек тоела иде аларга.
Кечкенә йөрәккә ташып торган хисләрне ничек сыйдырасы? Сөйлисе, шатлыкны уртаклашасы килә бит. Алар турында ул апасына сөйләп барды. Апа кеше аңлар, киңәш бирер, дип өметләнде ул. Ләкин егеткә апасы да гашыйк булып йөргәнен генә белмәде шул...
“Син аңа тиң түгел. Син кем дә, ул кем?! Шәһәрдә яши, вузда укый. Син – гади авыл кызы, җитмәсә, әле укырга да кермә­гәнсең”, – диде апасы Назгөлгә.
Җәй үтте, каникуллар бетте. Ике яшь йөрәкнең бер-берсе белән аерылышыр вакыты җитте. Рамилгә дә, Назгөлгә дә авыр булды. Бер-берсеннән ераклашасы, саубуллашасы килмәде аларның, йөрәк нидер сизенә иде... Гашыйклар хисләрен саклап калырга, хат алышып торырга вәгъдәләр бирде. Рамил китте...
Тәүдә Назгөлгә бөтенләй кыен булды. Җәй буе мәхәббәткә исереп йөргән кызның җанын алып киткәннәрмени! Барлык юанычын, куанычын Рамилнең хатларында тапты ул. Шулар белән яшәде. Рамил аңа еш язды. Ничек көне үткән, ничек укыган, ничек сагынган... Барысын да язды гашыйк егет.
Бераз вакыт үткәч, егетнең сеңлесе Гөлсирин белән дә аралаша башлады Назгөл. Ялга кайтканда Рамилнең сеңлесен күргәне булса да, бик аралашып бармаган иде алар. Гөлсирин үзе беренче язды. Баксаң, ул Назгөлне бик ошаткан булган һәм, абыйсының Назгөлгә гашыйк булуын белгәч, бик шатланган. Хат аша булса да алар якын дусларга әйләнде.
Тормыш акрын гына җайга салына башлады. Рамил ялларда Назгөл янына кайтачагы, сагынуы чиксез булуы хакында да язды. Ә менә көннәрдән бер көнне ул хатында “Син мине яратасыңмы?” дип сорады. Моңарчы мәхәб­бәтнең, яратуның нәрсә икәнен белмәгән, егет белән йөрмәгән, хисләрен эчендә генә саклаган 18 яшьлек кыз нәрсә дип язарга да белмәде. Ояла иде ул. Апасына киңәш сорап мөрәҗәгать итте.
“Мин бу сорауга әле җавап бирергә әзер түгел. Язмыш үзе җавап бирер”, дип яз, диде апасы.
Апа өлкәнрәк тә, ул беләдер, яхшыга әйтәдер, дип уйланып, Назгөл шулай дип язып җибәрде.
Байтак вакыт үтте, ләкин Рамилдән хат-хәбәр килми башлады. Назгөл ник алай язганына бик нык үкенде. Ә бер көнне Гөлсириннән хат килеп төште. Ул анда “Абый Маша исемле урыс кызына өйләнергә йөри”, дип язган иде. Назгөлгә нык авыр булды, төннәр буе елап чыкты ул. Уйларны ничек булса да читкә юнәлтер, сөйгәне хакында уйламас, онытыр өчен Назгөл укырга керде. Ә Гөлсирин һәрвакыт язып торды, дуслык җепләре өзелмәде.
Назгөл шәһәргә укырга китте. Шул чакта авылга хатыны белән Рамил кайтты. Соңгы кайтуы була ул Рамилнең. Чөнки нәнәләре вафат булып, авылда туганнары калмый аларның.
Монда да: “Күрдеңме, моя Маша в институте учится, дип сөйләде ул. Дөрес эшләгәнсең, дөрес язгансың. Сиңа барыбер өйләнмәс иде”, диде Назгөлнең апасы.
Йөрәк янса да, нишлисең, су сибеп сүндереп булмый. Назгөлгә бик кыен булса да, ул яшәвен дәвам итте. Икенче бер егет аның артыннан йөри башлады. Озак кына вакыт үткәннән соң ул аңа кияүгә чыкты. Ләкин Рамилне барыбер оныта алмады.
Гөлсирин һәрвакыт язып, хәлләрен белеп торды. Ә беркөнне шундый хат килде: “Абыйларга кунарга бардым. Иртән икесе дә эшкә киттеләр. Мин урыннарны җыештырганда синең карточкаңны таптым. Абыйның мендәр астында иде”, дип язган ул. Назгөл, бу сүзләрне укыгач, Рамилнең чынлап та үзен яратканына ышанды. Алай булмаса, әлегә кадәр фоторәсемен саклар идемени? Ләкин хәзер язмышны үзгәртеп булмый шул... Икесенең дә гаиләсе, балалары бар. Ләкин Назгөлнең тормышы бәхетле бармады. Ире үлде, бик күп вакыт үткәннән соң ул башка авыл егетенә кияүгә чыкты. Гөлсирин белән дә элемтә өзелде.
Гомер аккан судай уза. Яшьлек хисләре ешрак искә төшә. Назгөл­нең Рамилне эзләп табып, сөй­ләшәсе килде. Ләкин кайдан гына эзләсә дә табалмады. Авылда да туганнары калмаган. Эзләр югал­ган. Ә бердәнбер көнне апасы: “Туган авылга кайтып килгән идем, Рамил үлгән, дип сөйлә­деләр”, дигән хәбәр җиткерде. Инде Назгөлнең соңгы өмете өзелде.
Гомере буе Рамилгә охшаган, аның кебек егетне эзләсә дә тапмады. Юк башкача андый егетләр. Юк башкача беренче мәхәббәт кебек сөю. “Шул чакта алай дип язмаган булсам, язмышым башкача булыр иде. Бер сүз язмышны үзгәртә: “Язмыш үзе җавап бирер...”

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»