Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кабырчыктан диңгез шавы ишетелә

Кабырчыктан диңгез шавы ишетелә
02.11.2018 / Дөнья бу...

Кабырчыктан диңгез шавы ишетеләӘ аның матурлыгын күрү өчен маңгай күзе генә җитми.

“Конхиофилия” сүзе медицина термины кебек яңгырый. Ләкин бу һич алай түгел, ә диңгез кабырчыклары җыюны аңлата. Ул – филателия яки нумизматика кебек үк мавыктыргыч шөгыль. Гадәттә, диңгездә ял итү вакытында башланып китә... Кушнаренко авылында яшәүче беренче ранглы капитан Владимир Богатиков та диңгез сәяхәтләре вакытында кабырчыклар коллекциясе җыйган. Бүген аның йорты музейны хәтерләтә.


Кабырчыктан диңгез шавы ишетеләБиш диңгезне дә кичкән подполковник Владимир Богатиков инде күп еллар коры җирдә яши. Дәрья суын күптән күргәне булмаса да, аның шавын коллекциясендәге һәр кабырчыкта ишетә.
Биредә булган һәркем алган тәэссоратларыннан озак аерыла алмый йөри. Эш гаҗәеп матур кабырчыкларда гына да түгел, ә шушы матурлыкны туплаучы һәм башкалардан аерылып торучы соклангыч кешедә.
Бусагадан атлап керергә дә өлгермәдек, әкияти диңгез патшалыгына эләктек. Күргән хозурлыктан күзләребез камашты. Бер кабырчыкка сокланып, аның фоторәсемен алырга өлгергәнче, хуҗа игътибарыбызны яңага юнәлтте.
Владимир Валентинович кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Ул сөй­ләгәннәрне туктамыйча тың­ларга мөмкин. Язмам герое безне теге яки бу кабырчыкның тарихы белән таныштырды. Бу вакытта, үзенә генә билгеле тәэссо­ратларны искә төшереп, күз­ләреннән шатлык нурлары бөркеде. Ул кабыр­чыкларның кайда һәм ничек кулланылуы турында да аңлатып үтте. Әлбәттә, махсус кирәк-яраклардан башка, боларны диңгез төбеннән алып булмас иде. Чөнки күп кенә моллюскылар зур тирәнлектә генә яши. Ә кай­берләренә кагылу хәтта гомер өчен хәвефле дә. Әмма шуңа кармастан, диңгез кабырчыклары коллекциясе 700дән артык берәмлекне берләштер­гән.
Музей хуҗасы Кушнаренко авылында туып-үскән. Мәктәптән соң, Магнитогорск шәһәрендә машинистлар курсын тәмамлый. Аннары армия сафына чакырыла. Демобили­зацияләнгәннән соң Киев югары хәрби-диңгез сәяси училищесына укырга керә. Аны кызыл дипломга тәмамлаган белгечне Кара диңгез флотына хезмәткә җибәрәләр. Беренче ранг капитаны дәрәҗәсенә кадәр үсә.
– Коллекциямне күп еллар җыям инде. Бу вакыт эчендә анда император кабырчыгы (таҗ рәвешендәге), наутилус – перламутр кабырчык кебек сирәк очрый торганнары да тупланды. Мондый табышларым белән мин, һичшиксез, горурланам. Алар бит бөтен диңгез һәм океаннарның тавышын саклый, – ди Владимир Валентинович.
Язмам герое безне озата чыкты, ә капка ябылгач, очрашудан алган тәэссоратларым дулкынында тибрәл­дем. Башымда “кеше үз эшен никадәр бирелеп башкара ала” дигән уйлар кайнады. Бу – ихтирамга һәм хөрмәткә лаек сыйфат. Андыйлар белән сокланырга гына кала һәм кабатланмас кичерешләр өчен рәхмәт әйтәсе килә.

Айгөл ВӘЛИЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
“Мин 70 дигәнмен икән, димәк, 70!”
Сез бүген дә алгы сафта!
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Сез бүген дә алгы сафта!
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Рөхсәтсез төзелешләр ачыклана
Иглиндә сынатмыйлар
Сегодня, 00:00 :: Җәмгыять
Иглиндә сынатмыйлар
Бердәм булыйк!
Сегодня, 00:00 :: Икътисад
Бердәм булыйк!
Сибайда эшләр шулай
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Сибайда эшләр шулай




Новости русской версии сайта



Яңа номер

20 (25324) от 19 февраля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»