Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Авырлыклар аны сындырмаган

Авырлыклар аны сындырмаган
06.11.2018 / Дөнья бу...

Авырлыклар аны сындырмаганНәркәс Дусаеваның көчле ихтыярлы булуына данлыклы әдип тә сокланган.

“Сезнең йөздә — иман нуры”. Таныл­ган әдип, тәрҗемәче, журналист Гайнан Әмири хатыннан алынды бу юл. Кемгә багышланган, дисезме? Октябрьский шәһәрендә гомер кичерүче Нәркәс апа Дусаевага.

Җыйнак гәүдәле, ыспай-пөхтә, мөлаем килеш-килбәтле ханым ишек ачты. “Әйдәгез, түрдән узыгыз!” Өстәл артына урнашабыз. Танышып, хәл-әхвәл белешеп алгач, бергәләшеп тормыш “йомгагын” сүтәргә керешәбез. Нәркәс Борһан кызы талгын гына сөйли.


...Шаран районының Бурсык авылында 1931 елның март аенда укымышлы, зыялы Дусаевлар гаилә­сендә дүртенче сабый дөньяга аваз сала. Өч малайдан соң зарыгып көтеп алынган кыз бала. Нәркәс. Нә­фис-нәзакәтле чәчәк исеме бирәләр аңа. Борһан ага заманы өчен шактый кү­ренекле шәхес­ләрдән була. Революция вакытында волость комиссары дәрәҗә­сенә күтәрелә. Укытучыларга кытлык кичерелгән чорда аңа мөгаллим-мөгал­лимә­ләр эзләү-табу вазыйфасы йөк­ләтелә. Бәләбәй гимназия­сендә егет зыялы бер сылуга игътибар итә. Соңгы курста белем алучы Сәлимә Хафиз кызы була ул. Нәтиҗәдә укымышлы кызны үз авылына мөгалли­мәлеккә барырга өнди, фатирга әнисенә урнаштыра. Үзе исә бу мәлдә күрше Сарсазда эшли. Укытучы кыз бәхетенә, хуҗабикә бик ипле, акыллы җан иялә­реннән була. Ялгызы алты ул үс­тергән, хезмәттән башканы белмәгән ананы авылда ифрат хөрмәтлиләр... Бераздан егет һәм кыз гаилә корып җибәрә. Колхозлашу чорында яшь килен барлык бизәнү әйберләрен уртак хуҗалыкка тапшыра.
1932 елда Дусаевлар Ярмәкәй якларына күченә. Тарказы, Сөярмәт авылларында сабак бирә ирле-хатынлы укытучылар. Бәла көтмәгән җирдән килә. Күрше авылдан бер иш укытучы, тыелган язучы-артистлар турындагы мәгълүмат­ларны өендә саклауда гаепләп, Борһан ага өстеннән шикаять яза. “Шул ук елны әти Мәскәүгә күлмәклек товар алырга киткән иде, — дип хәтерли Нәркәс апа. — Әни бик яхшы тегүче, безне курчактай киендерә... Мәскәүгә халык дошманы белән очрашуга барды, дип тә язганнар әти өс­теннән”. Билгеле, гаилә башлыгы кулга алына. Гаебе танылмаса да, сугыш тәмамланганчы, җиде ел буе төрмәдә утырып чыга Борһан Дусаев...
“Халык дошманы хатыны” исемен күтәрергә мәҗбүр булган Сәлимә апаны да эштән бушаталар. Дүрт балалы ялгыз ананы... Ахыр чиктә райкомга бара мөгаллимә. Хәленә керәләр, кечкенә Абдулла авылына эшкә җибәрәләр. Нәркәс беренче сыйныфка нәкъ шул авыл мәк­тәбендә төшә. Әнисендә укый.
Вакыт үтә. Берничә елдан Сә­лимә апаны Иске Турай урта мәктәбенә күчерәләр. Биредә унынчы сыйныфны тәмамлый Нәркәс. Тырышып белем үрләрен яулый. Башкалардан аермалы буларак, урысчасы да яхшы гына була. Математика дәресләрен бигрәк тә үз итә уңган кыз. Нәселләрендә әнисе яклап ул фәнгә мөкиббәннәр байтак була. Мәктәптән соң сылу Уфадагы укытучылар әзерли торган институтта белем ала. Иске Турайда, аннары Туймазы шәһәрендә татар, урыс сыйныфларында укыта. Балалар тәүдән үк үз итә яшь, сәләтле педагогны.
1953 елда кияүгә чыга. Партия әгъзасы, җаваплы хезмәткәр буларак, ире Рифкать Гыймаевны бер урыннан икенчесенә күчереп йөртәләр. Төмәнәк, Кәкребаш, Аблай... Бу вакытта инде гаилә дә ишәя. Лилия, Нурия исемле кызчыклары үсеп килә.
Туганнары ярдәмендә тәүдә өй тергезеп, 1962 елда гаилә Серафимовка бистәсенә күченә. Әниләренең хыялы тормышка аша: гадәти мәктәптән тыш, кызлар музыка уку йортында да белем ала. Яхшы укыйлар, йөзгә кызыллык китермиләр. Ирен дә институтка керергә өнди хәләле. Тапкан акчаның байтагы аңа китә. Кеше арасында ким-хур булмасын...
Нәркәс Борһан кызы балалар ревматологик санаториендә педагог-тәрбияче сыйфатында намуслы-фидакарь хезмәт куя. Җәмәгать эшләрен дә башкару мотлак. Ярый әле кызлар дәү әниләре карамагында.
Соңгы унбиш елда ул Октябрьский шәһәрендә төпләнеп яши. Шундагы ветераннар советында шактый вакыт актив әгъза булып тора Нәркәс ханым. Өлкән яшьтәгеләрнең хәл-әхвәлен фатир буенча белешеп йөри. Кул эшеннән дә аерылмый. Күзенә операция ясату сәбәпле генә кайбер яраткан шөгыльләреннән ваз кичәргә мәҗбүр була. Бакча эшеннән, мәсәлән. Әмма ләкин кызлары өчен яшелчә үсен­теләрен утыртуын дәвам итә. Көзге уңыштан кышкылыкка төрле нигъмәтләр әзерләвеннән дә тукталмый. “Ничек тә балакайларыма ярдәмләшергә тырышкан көнем”, — ди елмаеп.
Ә балалары белән, һичшик­сез, горурланырга хаклы. Аларны тәрбияләүгә сарыф ителгән көч, йокысыз төннәр, борчулы көннәр бушка китмәгән. Нурия әнисе юлыннан атлады, укытучылар династиясен лаеклы дәвам итте. Лилия дә балаларга музыка белеме бирү белән мәшгуль булды. Оныклары — дәү әниләре шатлыгы-куанычы. Дүртесе дә Мәскәүдә көн күрә.
...1968 елда Нәркәс Борһан кызы-на искитмәле, могҗизага тиң очрашу насыйп була. “Поездда ял йортына китеп барышым, — дип хатирәләргә бирелә ханым. — Купедагы бер абыйга игътибар иттем. Ипле-тыйнак, мөлаем-ягымлы, зыялылыгы әллә кайдан күзгә ташлана. Танышып, сөй­ләшеп киттек. Язучы икән. Үтә гади, эчкерсез кеше булып чыкты аралашуда Гайнан ага. Әлеге истәлекле мәлдән соң бераз вакыт хат-хәбәрләре дә килеп торды. Шундый матур эчтәлекле, тирән мәгънәле юллар... Әле булса саклыйм. Гомер юлымда якты маяктай булды миңа ул хатлар...” “Сез — сизгер йөрәкле. Сезнең йөздә — иман нуры”. Сокланулы, гаҗәеп җылылык, ихласлык бөркелгән хат юллары. Әдипләр гадәттә нечкә тоемлаучан. Яшь мөгал­лимәнең күңел сафлыгы, ачыклыгы, гаделлеге, гүзәл затларча көязлеге, шул ук вакытта ни җитте ирләргә биргесез рух ныклыгы җәлеп итми калмагандыр Гайнан Гыймазетдин улын.
Шунысы игътибарга лаек, атаклы әдип белән очрашудан соң байтак еллар узган. Әмма ләкин “сизгер йөрәге, йөзендәге иман нуры” һаман да шул ук Нәркәс Дусаеваның.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Сегодня, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»