Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мария-Мәрьям

Мария-Мәрьям
09.11.2018 / Дөнья бу...

Мария-МәрьямҮз баласын үстерү мөмкинлегенә ул авыр сынаулар аша иреште.

“Мария-Мәрьям! Мин сине яратам, яратам, яратам!” — дип, егет кызның иреннәреннән суырып үпте.
“Әмир! Мин дә сине яратам! Тоташкан ике кашыңны, дулкынланып торган чәчләреңне дә — барысын да, барысын да яратам. Хәтта җайдакларга хас бул­ганча кәкрерәк аякларыңны да... яратам! Үзеңне сагынып та өлгердем... Янымда чакта да сагынам шул мин сине!” — дип, яшь кыз егет кочагына сыенды.
— Шифаханәдә ял итәргә ике генә атна калды. Ялым бетүгә сине үзебезгә алып кайтам. Ялны безнең якта, минем туган якларымда дәвам итәрбез, Мария, җанкисәгем! Минем туган ягым искитәрлек матур, соклангыч! Әнием урысча әйбәт сөйләшә белмәсә дә, аңлашырсыз, уртак тел табарсыз әле. Ул — олы йөрәкле, акыллы кеше. Мин сине яратам, ул да сине яратыр, дип ышанам!
Мария Әмиргә төбәлеп карады:
— Кабул гына итә күрсен инде! Ә әниең яратмаса, мин кая барырмын соң, Әмирем?
— Юк, син икеләнмә, күр дә тор: иң яраткан килене син булырсың әле, Аллаһ боерса.


Аш бүлмәсеннән килгән тәмле ис яшьләрне табынга чакырды.
Ашап туйгач, егет, кызга карап:
— Мария-Мәрьям, рәхмәт. Әзерлә-гән ризыгыңның тәмлелеге әни пе-шергән ашларны хәтерләтте. Бигрәкләр тәмле әзерлисең, кулларың алтын ич, иптәш пешекче!
— Әйе, мин аш-су әзерләргә яратам!
— Пешекче булып күптән эшли­сең­ме? — дип сорады Әмир, озын чәчле какча гына Марияне кулларына күтәреп. — Безнең якта да аш-суыңны әзерләрсең, яме, ир-егетләр тәмле ашарга ярата ул!
— Пешекче булып әллә ни күп тә эшләмим. Бер ел чамасы булыр. Мин үз эшемне бик яратып башкарам, — диде Мария.
Чәйләрен көлешә-көлешә эчеп бетергәч, егет бассейн янына ашыкты.
Яшьли ятим калган Мария, көтел­мәгән мәхәббәтенә ышанып, барлык дөньясын онытты. Әмиргә ияреп, Украинадан аның туган якларына бөтенләйгә Әмире белән бергә китәргә ниятләде ул. Икенче көнне эштән соң Әмир белән икәүләп үзенең әнисе ягыннан икетуган Полина апасына хат яздылар: “Полина апам! Күрәсең, минем язмышымдыр — мәхәббәтемне очраттым. Мин аның туган якларына китәргә булдым. Очрашкач, барысын да сөйләшербез. Түземсезлек белән хәбәр көтеп калучы Мария + Әмир”.
Бер атнадан соң Мариянең апасы Полина, тәмле күчтәнәчләр, җиләк-җимеш тулы кәрзиннәрен күтәреп, үзе килеп керде.
Мария, шатлыклы күз яшьләрен сөртеп:
— Полина апам! Урра! — дип кычкырды.
Кичке ашка, ал роза гөлләмәсе тотып, Әмир дә килде:
— Полина ханым! Таныш булыйк, мин — Әмир! Безнең бәхеткә әл дә сез бар, менә сезгә бүләк, — дип, чәчәкләр­не Полинага сузды.
Озын толымын башына урап куйган, челтәрле ак якалы күлмәк кигән ханым, башын аска иеп:
— Рәхмәт, егет кеше, мин бик шат! — диде дә розалар гөлләмәсен сулы вазага куйды.
Ул арада Мария аларны чәй табыны янына чакырды.
Полина — күпне күргән акыллы ханым, өчәүләшеп чәй табынына утырып, игътибар яулангач кына сүзен башлады:
— Тукта әле, Мария! Ике атна да юк бугай бит танышуыгызга? Төптән уйларга кирәк, балам! Икегез — ике дин кешеләре. Әйтәләр ич, җиде кат үлчә, бер тапкыр кис, дип. Ашыкма! Яшем алга йөгерә, мине олыгайгач кем карар? Ә син, Әмир, ныклап уйладың­мы? Яшьлегең белән ялгышмый­сыңмы? Шифаханәдә ялың беткәч, үз илеңә кайт. Мариягә булган хисләреңне үлчәп, сынап кара! Мәхәббәтең чын икән — килеп алырсың! Мария әйтүенчә, синең анаң да бар. Ул нәрсә дияр соң? Нигезегезгә ялдан җитәкләп алып кайткан кызчыкны кабул итәрме?
Тын гына утырган егет кыяр-кыймас сүзгә кушылды:
— Полина ханым! Мин ныклап уйладым. Туган якка кайткач, барлык шартын китереп туй ясарбыз. Бездә рес­тораннар, кафелар, шифахәнәләр бик күп, кайда эшлисе килә — шунда эшкә урнашыр. Шулай бит, Мария?
Мария да җанланып китте.
— Әйе. Мин риза! Чемодан әзер. Эштән китәргә гариза бирдем!
— Мария! Әйткәнемне тыңла! Юлга чыксаң, ныклап уйла! Чит як үзеңне ничек кабул итәр соң?
Мария башын аска иеп, сүзсез калды. Тынлыкны Әмир бозды.
— Бу бәхетле минутларны күңелсез үткәрмик әле. Димәк, Мариянең озын толымы минем чәчемә бәйләнгән. Фатыйхагызны бирегез, Полина ханым!
Полина яшьләрне уйларыннан кире кайтарып булмаганын аңлады, ахры, ризалыгын бирде.
Әмирнең шифаханәдә ял көннәре тәмамлангач, алар юлга чыкты. Ике-өч көннән Кара диңгез ярыннан поезд Башкортстанга кайтып та җитте.
Поезддан төшкәч, Әмир белән Мария автобуска утырды. Авыл урамын алар җитәкләшеп узды. Йортларының ишек төбендә бераз сүзсез генә торгач, кыңгырауга басып, Әмир Мариясен үбеп алды.
— Әни, ишек ач, без икәү!
Ишекне ачу белән әнисе өтәләнеп эндәште:
— Улым, аккошым, улыкаем, әй көтәм сине! Улым, шушымы сайлаган кызың? — дип, Мария белән күреште.
— Уз инде, уз, — дип, яшьләрне түргә чакырды.
— Әни, яхшы гына яшәдеңме? Хәл­ләрең ничек? Нинди яңалыклар бар? — дип, Әмир әнисенә сораулар яудырды. Тик әнисе генә җавап бирергә ашыгып бармады.
— Тәмле аш исләре табынга чакыра, әйдә, Мария, тартынма, кулларны юабыз да табынга! — дип, сөеклесенә эндәште.
Алар табын артында өчәүләп тын гына ашап-эчтеләр. Әнисе белән улының сөйләшәсе барлыгын аңлап, Мария тышка чыгып китте. Шуны гына көткән ана сүз башлады:
— Һай, улыкачым, килен бит – марҗа! Ул — өстәл артында чукынса, ә мин ике кулым күтәреп амин тотсам, ничек була? Уйладыңмы соң син?
— Әни, “Без барыбыз да — Аллаһ бәндәләре”, дип үзең өйрәттең бит? Аның чукынганын да, чиркәүгә барганын да күргәнем юк. Мария безнең динне кабул итәргә әзер. Ул үзе әйтте.
— Шулай гына була күрсен инде. Болай үзе итагатьле күренә. Никахны кайчан укытырга уйлыйсың соң?
— Вак-төяк мәшәкатьләрне тәмам­ларга бер атна вакыт җитә. Димәк, ялдан соң. Әнием, борчылма, кайгырма! Мария — иң яраткан киленең, кызыңдай якын кешең булыр. Мин моңа ышанам, әни!
Ике атна да узмады, озын ак күлмәк кигән зифа буйлы марҗа кызы мөсел-ман динен кабул итте, никах укытып, исемен Мәрьямгә алыштырды. Яшьләр матур итеп тормыш корып, яшәп китте. Әмир куанычыннан канатланып йөрсә, мәхәббәтле кыз күкрә­гендәге көмеш аен — Әмирнең бүләген беркайчан да салмады.
Мәрьям үз һөнәре буенча эшкә урнашты. Әмирнең әнисе Тәслимәдән бер эш тә эшләтмәде: өен чисталыкта тотты, аш-суны тәмле әзерләде. Каенанасы әйткәнгә каршы килмәде, ничек тә ярарга теләп, йөзеп эшләде.
Өйләнешкәннәренә бер ел дигәндә Мәрьям тупылдап торган ир бала тапты. Әмирнең түбәсе күккә тиде. Зурлап бәби туе үткәреп, корбанга ике сарык чалды. Улына: “Үзем Әмир Дамир улы булсам, улым Дамир Әмир улы була”, — дип, әтисенең исемен куштырды.
“Шатлык белән кайгы бергә йөри”, диләр. Хактыр. Әллә бу соклангыч гаиләгә күзләр тиде, әллә бүтән сәбәп белән Әмир командировкага барганда поездда фаҗигале һәлак булды. Бу хәбәрне ишетүгә әнисе һушын югалтып егылды да урын-җир өстенә калды.
Яшь хатын кайгысын кешегә күр­сәтмичә ялгызы күтәрде. Үзендә көч табып, каенанасын тәрбияләде, аягына басарга ярдәм итте.
Ике айлап вакыт үтте. Каенанасы сүз башлады:
— Без синең белән төрле диндә бул­ган өчен Аллаһ безгә шушындый кайгы китерде. Ул бердәнбер газиз улымны алды. Ә синең, кяфер, кайгы­руың ясалма! Тыштан янган булып, эчтән шатланып йөрисең!
— Әй, каенанам! Ни сөйлисең? Мин Әмирне яратканга бит сезнең динне алдым, сезнең телне өйрәндем. Дамирым да, “Нәнәм!” дип, өзелеп сине ярата. Кайгыларга башымны имичә сезне аякка бастырыр өчен барлык көчемне бирдем, — дип үксеп елады.
Шушы сөйләшүдән соң килен белән каенана арасында аралар тәмам суынды. Каенана, һәр көнне берәр сәбәп табып, киленен төрлечә кимсетергә тырышты, гаеп эзләде.
Әмирнең елын үткәргәч, Мария бу өйдән китәргә булды. Көмеш айлы чылбырны салып, каенанасына кечкенә язу язып калдырды: “Әнкәй! Әмирем булмагач, өйнең — яме, ашның тәме юк. Мин монда артык килмешәк шул. Берүк, тынычлан, мин туган ягыма кире кайтып китәм. Яманлап сөйләмә! Мин сине әнием кебек якын күрдем. Барысы өчен рәхмәт! Дамирым минем белән. Ул зур малай инде. Мәрьям киленең”.
Тәскирә, катып калып бераз гына уйланып торганнан соң, күз яшьләрен йота-йота сеңлесенә шалтыратты.
— Теге марҗа килен кайтып киткән, кяфер! — дип хәбәрен сөйләде. Ул бу минутта шатланырга да, кайгырырга да белми иде.
— Әй, апа, апа... Тәүге көннән үк, Мария-марҗа дип, үз-үзеңне дә, аны да ашадың. Хәзер үзең токмачлап көн дә аш пешер инде! “Көн дә кәбестә пе-шерә”, дип, күпме битәрләдең киле-неңне...
Бу вакытта Тәслимә карчыкның кан басымы күтәрелеп, башы әйләнеп һушсыз егылды.
Туган ягына кайтып урнашуга Мария-Мәрьям эш урыны таба алмады. Бәхетсезлеккә күрә, берничә ай вакыт үткәч, апасы Полина вафат булды. Бу авыр кайгыны Мария тагын берүзе күтәрде. Алдагы көнендә ничек яшәргә белми аптырап утырганда гәзит битен­дәге бер игъланга күзе төште. “Суррогат ана эзлибез. Тиз арада”, дип язылган иде анда. Шул көннән башлап Мәрьям бу игълан хакында озак уйланды. Ә беркөн, акчасызлыктан һәм чарасызлыктан, гәзиттәге язылган номерга хәбәр язып җибәрде.
Ике атна үтүгә, Мәрьямгә ят ир белән хатын килеп, аның белән таныштылар. Килүчеләрнең Мәрьям турында хәбәр­дар булулары хатынны бик гаҗәп­лән-дерде. Шулай булуга карамастан, ул, куелган шартларга ризалашып, суррогат ана булырга килешүгә кул куеп, тиешле процедураларны үтәгәч, яшәрлек акча алды.
Суррогат ана... Ничекләр кичерермен бу хәлне, дип уйланды Мәрьям. Ә тормыш тәгәрмәче алга тәгәрәде. Эш урыны да табылды. Теге гаилә Мәрьямгә фатир сатып алып бирде. Үзенең хәлен көн дә килеп белеп тордылар.
Мәрьям көндезен яраткан эшен җанын биреп эшләде, ә кичләрен утлар йотты. Карынында җан кергән сабые белән сөйләште:
— Бәгырь кисәгем, йөрәк парәм, син берни дә белмисең. Сине карынымда йөртсәм дә, синең әниең була алмыйм. Син кем? Кызчыкмы, әллә малай кешеме? — дип, үзалдына сөйләнә-сөй­ләнә бишек җырын көйләде. Аннан соң, догаларын укый-укый, туачак баласына ялварды: “Нарасыем! Мин сине дөньяга тудырырга вәгъдә иттем! Әлегә күрмә-сәм дә, белмәсәм дә, сине шундый яратам, бәләкәчем! Ничекләр бирермен икән соң әни-әтиеңә? Әй бу тормыш, бу тәкъдир! Әмирем исән булса, әтиең ул булыр иде. Юк, юк, тибешмә! Якты дөньяга килергә сиңа әллә ни күп вакыт та калмады. Ике айдан ялга чыгам. Аннан соң сине кочагыма алып сөярмен дә үз әти-әниеңә бирермен”...
Бу вакытта Мәрьям үксеп-үксеп елый иде.
Беркөнне ата буласы ир төрле күчтәнәч-бүләкләр төяп килде. “Мәрьям! Онытма, син безнең балабыз өчен җаваплы! Үз-үзеңне сакла! Нәрсә телисең, шуны алып аша! — дип, акча сузды. — Бер айдан сине бала табу йортына илтербез. Анда барлык шартлар да тудырылачак”.
Бер ай дигәне бик тиз үтте. Мария үткән һәр көнен, һәр минутын санап уелды. “Ничекләр яшәрмен соң бу көтеп алган сабыемны биргәч? Бөтенләйгә күрмәскә, онытырга мөмкинме? Ниш­ләргә соң? Тугыз ай буена карынымда йөрткән йөрәк парәмне башкалар ала. Ничекләр була бу? Нигә ризалаштым соң? Коточкыч бит бу!” — дигән уйлар берөзлексез башын бораулады.
Вакыты җиткәч, Мәрьям дүрт саны да төгәл, сау-сәләмәт кыз бала тапты.
Баланың кендеген кискәч тә акушер хатын:
— Менә, кара, кызың нинди чибәр! — дип, анага күрсәтте.
Ул арада палатага заказчы ир белән хатын килеп керде. Шатлыклары йөз­ләренә чыккан ир белән хатын Мәрьямгә рәхмәт укыды. Әле генә тулгак ачысыннан арынган хатын яшь тулы күз­ләрен заказчы ханымга төбәде:
— Сания ханым, кызыгызны азрак булса да имезергә рөхсәт итегез, — дип Мәрьям үтенеп сорагач, ир белән хатын бер-берсенә карашып алды.
— Ярый, имез, — диде хатын.
Мәрьям, күз яшьләренә төелә-төелә, бу якты дөньяга китергән нарасыен кочагына алды. Берничә көннән Мәрьям, сөт төшкән күкрәгенең әрнүен искә алмаска тырышып, өенә кайтты. Бүлмә­сенә кереп, тәгәрәп-тәгәрәп елады ул. Аңа дөньясы буш калгандай тоелды. Булган матурлыкны, өенең ямен, ашы­ның тәмен тоймыйча, улының барлыгын да онытып авырып китте. Чиреннән бик озак савыкты.
Мизгелләр, бер-берсенә тотынышып, узды да узды. Ничә язлар килеп, җәй-ләр, көзләр кышларга тоташып үттеләр. Күпне күргән, күпне кичергән Мәрьям акрынлап югары белем алырга да өлгерде. Улын тәрбияләп үстерде.
Дамир атасы кебек озын, какча буйлы, дулкынланып торган кара чәчле, көрән күзле, озын керфекле егет булып үсеп җитте. Акыллы, тырыш егет укуын тәмамлагач, табиб булырга хыялланды. Бүген аның чыгарылыш кичәсе. Шуңа күрә улының йөзенә кызыллык китермәс өчен Мәрьям өс-башын карарга булды. Көзге каршысына басып, буй-сынына күз салды. Ул, олыгайса да, яшьлектәге чибәрлеген югалтмаган. Чәчен бер толымга үреп, артка урап куйды. Озын итәкле кара йон күлмәгенә энҗе төймәсен тагып, ак түфлиен киде. Үз-үзе белән канәгать иде. Шул вакытта ишектә кыңгырау шалтырады. Барып ачса, күзләренә ышанмады — анда кызының атасы Әсхәт басып тора иде.
— Исәнмесез, Мәрьям. Керергә мөмкинме?
Көтелмәгән очрашудан Мәрьям каушап калды. Нәрсә дип җавап бирергә дә белми торды. Бераз сүзсез торгач:
— Әйдәгез, узыгыз. Әллә кызыма бер-бер хәл булдымы?
— Кызыбыз исән-сау. Мин зур йомыш белән килдем. Иркенләп сөйләшеп алырга мөмкин булыр микән?
— Бүген мәктәптә улымның чыгарылыш кичәсе. Мин шунда барырга җыенам бит әле, — диде Мәрьям, уңай­сызланып.
— Мөмкин булса, мин сезнең белән бергә бара алам.
— Ярый, Дамир каршы килмәс дип уйлыйм. Ул инде күптән мәктәптә. Әй-дәгез, бергәләп барыйк та, аннан кайткач сөйләшербез, — диде Мәрьям.
Чыгарылыш кичәсе бик матур булды. Инде улының зур тормыш юлына аяк басар вакыты җитте. Киләчәге, барыр юлы якты булсын, дип, улына теләкләр теләде Мәрьям.
Өйгә кайткач, чәй табыны әзерләп, өстәл артында матур сөйләшү булды. Әсхәт Дамирга әнисе белән сөйләшеп алырга нияте барлыгын белдергәч, ул дуслары белән урамга чыгып китте.
Икәүдән-икәү генә калгач, тынлык урнашты.
— Мәрьям! Мин сине алырга дип килдем. Хатыным вафат булганга инде ике ел була. Кызыбызга үзем әни дә, әти дә булырга тырыштым. Тик балага барыбер ана назы кирәк. Син бит — аны күкрәк астында йөрткән үз анасы. Бер-берегезгә тиз ияләшерсез, дип уйлыйм. Теләсәң, үзеңә эш урыны да табылыр. Рестораннарымның берсенә хуҗа булырсың. Дамир үзе теләгән югары уку йортына укырга керер. Уйла, зинһар өчен, кире какма мине.
Мәрьям төнен керфек тә какмады. Башында төрле уйлар кайнады. Шушы адымга барганы өчен ул кызыннан күпме тапкыр гафу үтенгәндер — үзе дә белми. Үз кызын тәрбияләсе килгәне — иң зур хыялы иде бит. Бүген килеп, Ходай аңа үз ишекләрен ача түгелме? Әгәр дә икеләнеп утырса, калган гомерен тагын үкенеп яшәячәк. Фәкать ризалашырга, дип уйлады да, төгәл бер карарга килеп, йокы бүлмәсеннән чыкты.
Бу вакытта яңа көн туганын белдереп, беренче кояш нурлары барлык дөньяга үзенең җылы нурларын тарата иде.

Дилә БУЛГАКОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Вчера, 16:34 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әстагфирулла, Юнир абый түгелме соң!
Халыкка якын булу мөһим
Вчера, 15:39 :: Сәясәт
Халыкка якын булу мөһим
Куркыныч җинаятьче качкан
Вчера, 15:15 :: Яңалыклар
Куркыныч җинаятьче качкан








Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»