Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Тереләй күмелгәннәр

Тереләй күмелгәннәр
15.11.2018 / Дөнья бу...

Тереләй күмелгәннәрТөбәк тарихында башка сыймаслык хәлләр дә булган.

Әбием гомере буе Дәүләкән районының Чуенчы авылында яшәде. Яшьлеге бик авыр чорга — сугыш елларына туры килгән. Бабай, сугыштан авырып кайтып, дөнья куйган. Тол калып, әбием җиде бала тәрбияләп үстергән. Өч улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әйе, әбиемә авыр, бик авыр бул­ган. Аның турында күп язарга һәм сөйләргә мөмкин.


Ул без бәләкәй чакта сөйләгән вакыйга күңел­ләребезне чиксез тетрәт­те. Үсә төшкәч, әбиемнән шул хакта “Кызыл таң” гәзитенә язарга тәкъдим иткән идем, рөхсәт бир­мәде. Ихтимал, безгә, ба­ла-чагага, ышанып җитмә­гәндер, бәлки башка шик-шөбһәсе булгандыр.
1921 елда булган бу хәл. Әбиемнең яңа гына үзаллы тормыш корып яши башлаган чагы. Аңа нибары 19 яшь була. Аны әнкәсе ике балалы тол иргә кияүгә биргән. Бабам урта хәлле крестьян бул­ган. Ачлыкта әбиемнең әнкәсе кызын: “Ичмасам, син ач тормассың, балам, риза бул инде”, — дип үгетләгән. Алар яхшы гына яшәп киткәннәр. Бабам үткер, туры сүзле булган, әбиемә аның белән яшәве җиңелгә туры килгән.
— Менә бер көнне, — дип сүзен дәвам итте әбием, десятник өйдән өйгә кереп: “Кукуруз кайтты, барып алыгыз!” — дип әйтеп йөрде. Шул 400 грамм өчен халык капчык асып йөгерде. Нишлисең, ачтан үләсе килми тере җанның. Авыл уртасына халыкны җыеп беттеләр, беркемне беркая җибәр­мәс өчен алдан билге­ләнгән ир-ат читтәрәк камчы, таяк тотып, саклап йөри. Авыл старостасы да шунда. Ул тирә-ягына карап болай дип кычкырды:
— Тереләй күмелә торган 12 кешене бер җиргә бастырыгыз!
Халык шунда гына эшнең нидә икәнен тө­шен­де. Күмә торган кеше­ләрнең кулларында тимер көрәк.
— Ә нидә соң ул ке­шеләрнең гаебе? — дип гүләште халык.
— Беренче дүрт ке­шенең гаебе шунда: алар фәләненче елда, фәлән кешенең атын, сыерын урлаганнар, — дигән җавап ишеткәннәр.
Икенче дүрт кешенең гаебе шунда, имештер, кеше ындырына кереп, чәчкән бәрәңгесен чокып алганнар. Янә дүрт кешене мәчет җиһазларын урлауда гаеплиләр.
Бу мескен кешеләрнең гаепсез булуын халык белеп тора, ләкин авыз ачып сүз әйтергә куркалар.
— Иң уртага гаепле кешеләрне тезегез! Кирәк­ле кешеләр алар яныннан барсын, ә халык арттан атласын! — дип әмер бирә староста.
— Безне тезеп, гыйбрәт күрергә, карап торырга эткәләп-төрткәләп авылдан ерак түгел урман буе­на алып бардылар, — дип хәтер йомгагын сүтте әбием. — Күмү­челәр теге унике мескен­нең үзләрен­нән чокыр казыттылар.
Еларга да, авыз ачып сүз әйтергә да белмичә калтырап торабыз. Күме­лүче кешеләрне чокыр янына тезеп, кайсысының — биленә, кайсысының башына көрәк белән сугып, кыйнап чокырга төшерде­ләр. Туфракны бераз салгач, староста күмүче кешеләргә төшеп таптарга кушты. Анда безнең ике мулла да барган иде. Яшь мул­ланың: “Җәмәгать, әллә бер юлга калдырабызмы?” — дип әйтүе була, аның үзен чокырга этеп төше­рәлар. Шуннан соң халык: “Бу яхшы кеше”, — дип инәлгәч, аны туганнары кире тартып чыгара.
— Әбием, ә ул күмүче кешеләрне син белә идең­ме, кемнәр алар? Шундый рәхимсез, таш йөрәклеләр идемени? — дип сорадым.
— Ул кешеләр, балам, байлар, староста яклы кешеләр иде… Иремне дә үтерергә йөрделәр, — дип куйды соңыннан ул. — Волостьтан кешеләр килгәч кенә байлар басылды, халык та иркен сулап куйды.
Колхоз төзелгәч, тыныч тормыш башлана. Колхоз, авыл Советы башкарма комитеты ярдәмендә теге каберне койма белән уратып, анда һәйкәл куялар. Яңгыр яумыйча торса, барып, кабергә су сибеп, тезелеп утырып, Коръән Кәрим укып, яңгыр теләп кайта торган булалар.

Гөлнур ТӘХӘВЕТДИНОВА (САФИНА).
Дәүләкән районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»