Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кызыл розалар

Кызыл розалар
16.11.2018 / Дөнья бу...

Кызыл розаларБәхетебезнең кадерен белик!

Айгөл төзелеш фирма­сының реклама бүлегенә эшкә ярты ел элек урнашты. Ачык йөзле ханым хезмәттәшләре белән тиз арада уртак тел тапты. Үз эше өлкә-сендә тәҗрибәле икәнлеген күрсәткәч, аның янына кемдер йомыш, кемдер киңәш сорап керер булды. Инде ул моңа күнегеп бетте.


Бүлмәсенең ишеген шакуга:
— Керегез, кер, — дип җаваплады.
Ишекне яртылаш кына ачтылар да:
— Айгөл Галиева сез буласызмы? — дип сорадылар.
— Әйе, мин булам. Керегез, — дип елмайды урта яшьтәге ханым.
— Сезгә яраткан ирегездән гөлләмә, дип кып-кызыл роза чәчәкләрен сузды заказны алып килүче егет. Айгөл рәхмәт әйтте дә, чәчәкләр арасына кыстырып куелган открытканы укыды. Бәхетле елмаю чаткылары аның коңгырт күзләрендә, алсу бит очларында, юка иреннәрендә чагылыш тапты.
Роза чәчәкләрен шатлык, сер, тынычлык, мәхәббәт символы дип юкка гына әйтмиләр шул. Чәчәкләрне сулы вазага утырту белән, күрше бүлмәдән хезмәттәше килеп керде:
— О, о, о! Нинди розалар! Әллә туган көнең? Бигрәк матурлар! Карәле, нәкъ минем күлмәк төсендә бит болар! Кая әле, мине фотога төшер! — дип чәчәкләрне кулына алды. Айгөл телефонына аны уң якка да, сул якка да башын борып, чәчәкләрне иснәп, уйланган караш белән еракка карап фотога төшергәч, — ватсапка салырсың, яме, — дип йомышын да әйтми чыгып китте.
Икенче, өченче, дүртенче хезмәттәше матур гөлләмәне күрүгә шул ук сорауны бирде: “Әллә бүген туган көнең?“ — Юк. Бүген минем гаилә бәйрәме, дигән җавапны ишетүгә, розалар белән сокланган карашларын сораулыга алыштырып: “Нинди бәйрәм?” — дип гаҗәпләнделәр.
— Бүген безнең туй көне. Ирем ел саен 1 августта сәгать 12гә кадәр розалар бүләк итә, чөнки никахыбыз шул сәгатьтә укылган, дип һәрберсенә әйтте Айгөл.
Төштән соң бүлек мөдире урынбасары керде. Өстәлдә утырган купшы розаларны ул да искә алды.
— Туган көнегез белән котлыйм! — диде. Айгөл елмаеп: “Рәхмәт, тик минем туган көн кыш айларында. Ә монысы гаилә бәйрәме уңаеннан бүләк ителгәне”, — диде. Эш буенча сөйләшеп алгач, яшь ир:
— Бүген календарьда гаилә көнеме әллә? Миңа да хатынны котларга кирәк бит, — диде.
Яшь ирне уңайсыз хәлдә калдырганын аңлап, Айгөл үзенең шәхси бәйрәме икән-леген аңлатырга ашыкты.
Бераз вакыт тыныч кына эшләп алырга өлгергән Айгөл янына бер кочак кәгазьләрен күтәреп баш бухгалтер килеп керде.
— Шикарные розы! Туган көнегезме? — дип сорады. Аңа да гөлләмәне ни сәбәп белән бүләк ителүен әйтеп бирергә туры килде. Инде эш сәгате тәмамланганда тагы бер хезмәттәше керде дә:
— Туган көнең котлы булсын! — дип, Айгөлнең җавабын да көтмичә, битеннән “чуп” итеп үбеп алды. Бу хәлдән уңайсызланган хатын: “Юк! Бүген минем башка бәйрәм, — дип кенә әйтә алды каршысында мут елмаеп торган иркәйгә.
— Ә-ә-ә! Аңладым! Димәк, поклоннигыңнан!
Бу юлы Айгөл:
— Әйе! Нәкъ шулай! Поклоннигым инде унбиш ел буена шушы көнне миңа роза гөлләмәсе җибәрә, — диде.
Айгөл шуны аңлады: ул бәйрәмнәрдә һәм бер сәбәпсез чәчәкләр гөлләмәсе алуга күнеккән. Ә күпчелек хатын-кыз туган көне, 8 март бәйрәмнәрендә генә аллы-гөлле гөлләмә белән кибет витринасы аша гына соклана, дигән нәтиҗәгә килде. Бер карасаң, безнең халыкта элегрәк чәчәк бүләк итү гадәте булмаган бит. Бәлки, сәбәпләрнең берсе шундадыр. Бәлки, барлык гаиләнең дә матди ягы төрлечә булудадыр. Эш хакыннан эш хакына кадәр очын-очка ялгап килгән гаилә-дә кимендә бер мең сумлык чәчәк сатып алырга мөмкинлек тә, теләк тә юк. Сөекле хатынын бәйрәмдә шатландыру теләге белән соңгы акчасына гөлләмә сатып алып кайткан ирне аңламаулары да бар. Шәхсән, аларның үз гаиләләрендә шундый ук вакыйгалар булды. Тырышып эшләп, ныклап аякка басканчы, бу хәлләрне ирле-хатынлы үзләре дә кичерде бит.
Айгөл эшеннән чак кына иртәрәк чыкты. Максаты — Мараты эштән кайтуга ул яраткан өчпочмакларны пешереп, токмачлы тавык шулпасы өлгертү иде.
Өендә балалары белән бергәләп кичке аш әзерләделәр. Гаилә башлыгы командировкада булу сәбәпле, соңлабрак кайтып җитте.
Сөекле ир, хөрмәтле әти ишектән күренүгә барысы да аны каршыларга чыкты. Балалары әтиләренең муенына асылынды, шаярыш-көлеш, күңелле шау-шудан фатир эче яңгырап торды. Айгөл хәләленә сөю, наз тулы күз карашын төбәп:
— Рәхмәт сиңа, җаным! Мин бик бәхетле хатын. Үз кулларыбыз белән төзегән бәхетебезнең кадерен белик, — диде дә гаиләсен бәйрәм табынына чакырды.

Зөһрә ИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фирдус Тямаев - атказанган!
Сегодня, 19:33 :: Мәдәният һәм сәнгать
Фирдус Тямаев - атказанган!
Кыш бабайлар! Парадка!
Сегодня, 17:43 :: Яңалыклар
Кыш бабайлар! Парадка!
Яшә, Торатау!
Сегодня, 17:33 :: Көнүзәк
Яшә, Торатау!
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Сегодня, 15:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Әйдәүче этнохореографтан – осталык дәресе
Балаларга — дини тәрбия
Сегодня, 15:27 :: Иман
Балаларга — дини тәрбия








Новости русской версии сайта

Яңа номер

143 (25297) от 11 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»