Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кыйгак-кыйгак каз кычкыра…

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра…
20.11.2018 / Дөнья бу...

Кыйгак-кыйгак  каз кычкыра…Барыбызга да таныш бу йорт кошы беренче карашка гына гади икән...

Иртәнге сәгатьтә, кәефем юк, дип борчылып утырмагыз. Кәеф яхшы булсын өчен җәнлекләр, кош-корт, мисалга, каз асрарга кирәк, шул чакта тормышыгыз яхшы якка үзгәрер.


Авылда туып-үскәч, олыгая төшеп тә шәһәр ыгы-зыгысына күнегә алмадык, кош-корт үрчетеп, җиләк-җимеш, яшелчә үстереп, саф һава сулап, яланаяк җирдә йөрергә авылга кайттык.
Үз йортыңда каз асрауның бер кыенлыгы да юк: аларга иркенлек, су, үлән булса, җитә. Бәбкәләрне – йомыркадан тишеп чыккан сап-сары йомгакларны – үстерү җиңел түгел, аларны әледән-әле ашатып, чиста савыттан су эчерергә, бала караган кебек карарга кирәк. Без балачакта авылда һәр йортта каз асрыйлар иде. Ел да ике ана, бер ата казыбыз була торган иде. Бер елны, нишләптер, ата казыбыз ана казның берсен генә яратты, ә икенчесен җә­берли башлады, тешләп, канатларын кагып, очынып-очынып куып, якын да җибәрми иде. Без, араларына кереп, чыбык белән куабыз, ә ата каз шул­кадәр усал, бугазын сузып, безгә ташлана, качып өл­гермәсәң, барып тешләп, тәнне күгәртеп бетерә. Җәберләнгән ана каз, бахыр, куркып, читтә генә ята. Без әнигә казны кызганып сөйлибез. Нишләп әни берәр җаен тапмагандыр, ата казыбыз теге яратмаган казны талап үтерде, без елаштык.
Казлар арасында үзләренең юлбашчысы була. Ул үз төркемен дошманнардан, хә­веф-хәтәрдән күз карасы кебек саклый, бүтән казлар килсә, көт тә тор: ата казлар арасында сугыш башлана. Аларның канатлары сугыш коралы икән, ачулары килсә, бер-берсен куркытырга, ысылдарга тотыналар.
Казлар, гадәттә, тату яши, утырыр алдыннан, түш мамыгын йолкып, оя кора. Ата каз ана казны йомырка салырга болдырга кадәр озата, чыкканын көтеп тора, ә чыккач, шатланып, канатларын җилфердәтеп таптана, биеп ала.
Сәке астына читәннән үргән ояга йомшак печән түшәп куябыз. Әни безгә: “Менә каз йомырка сала башлый, шауламагыз, сәкедә аякларыгызны селкетеп, утырган казны куркытмагыз”, – дип, искә төшереп тора.
Берничә көннән каз, оядан төшеп, тышка чыгарга ишек төбенә килә. Әни әйтә: “Казның теле генә юк, барын да аңлый, менә хәзер ата казның шатлыгыннан таптанып, биеп, аны ничек каршы алганын карагыз”, – ди. Ничә көн ишек алдында көтеп йөри бит. Шатланып каңгылдашалар, үзләренчә сөйләшәләр.
Ә без сәкедә ашыйбыз, дәресләр карыйбыз, йоклыйбыз. Без, биш бала, ничек инде, утырган каз бар, дип, ай буена пышылдап кына сөйләшик! Каз – акыллы, зирәк кош, безнең тавышка күнекте, ахры. Тыныч кына утырып, бәбкәләрен чыгарды. Хәзер алар янына якын барырлык түгел, ата каз, муенын сузып, балаларын һавадагы каргалардан саклый, урамда үтеп барган кешене бастырып куа. Бала хайванга да кадерле.
Шулай балачак хатирәләрен барлый-барлый, бакчамда каз асрарга ният иттем. Тәҗ­ри­бәмне сезнең белән дә уртаклашам.
Кош-корт асрарга уйласаң, иң тәүдә аларга яшәү шартлары булдырырга кирәк. Каз сарайда гына яши торган кош түгел, ул иркенлекне, ләм чокып, елга буенда йөрүне ярата. Якын-тирәдә елга булмаса, кечкенә буа ясап, суны еш алмаштырып торырга кирәк, чөнки каз чисталык ярата. Ул да, үрдәк кебек, авызына ризык капса, томшыкларын чайкарга тизрәк су савытына йөгерә. Чиста суда коенган кошның мамыгы да сыйфатлы була. Каз сарайга йомырка салырга гына керә. Тартмасын идәнгә ышыграк урынга куеп, чиста салам җәяргә кирәк.
Ул – озак яшәүче кош, токымына карап, хәтта 18-20 ел яшәргә мөмкин. Без, казның алсу-кызыл төстәге тәпиен күреп, өшегәндер, дибез. Ул да булса, белгечләр әйтүенчә, аларны кан тамырлары җылыта икән.
“Линда” токымлы казлар, башкалары белән чагыштырганда, бик тиз үсә, чиргә бирешеп бармый, зирәклек ягыннан да алдынгылар. Ике атнадан бәбкәләрен, зур казларны ашат­кан кебек, төрле ризык белән сыйларга мөмкин, ите дә тәмлерәк, диләр. Ата каз – бигрәк тә батыр, игътибарлы, гаиләсен кайгыртучан.
Бер елны шулай, пенсиягә чыккач, инкубатордан каз бәбкәләре алдык. Урамда үлән ашатып йөртеп алып кайтам, миннән башка беркая китмиләр. Бабайга: “Минем эшем бар, син йөртеп кайт әле”, – димен. Казларым, бабайны тыңламыйча, кире ихатага керде. Бабай әйтә: “Куып карадым, синең артыңнан кереп киттеләр”, – ди.
Мин урамга алып чыкканда, каңгылдашып, кагынып каршы алалар. Чыбык урынына китап алып утырам, кулым белән ишарә итсәм дә аңлыйлар, йөгерешеп килеп “сөйләшә” башлыйлар, мине әниләре кебек күрәләр, ахры. Аларны шел­тәлим: “Нигә бабайны тың­ламыйсыз? – дим. – Сезгә кем белән йөрсәгез дә, бер түгел­мени?”.
Бер көнне шулай тыныч кына урамда чирәмдә каз саклап, китап укып утырам. Казларым янында үземне шулкадәр тыныч тоям, ял итәм, тирә-якның матурлыгын күзәтәм. Әмма бер усал күршем минем каз тотуымны, аларны урамда йөртүемне яратмый. Кулына чыбык тотып, кычкырып-тиргәнеп, минем якка килә башлады. Шулвакыт исем китте, казларым, гауга куптарып, күршемә ташланмасыннармы!
Икенче күршем минем казларга каршы түгел, яныма килеп утыра, бәбкә саклаган балачагын, әнисен, авылын исенә төшереп, сөйләшә. Шәһәр ыгы-зыгысыннан йончып, авылга күчтем, казларың урамга ямь биреп йөри, ди. Бакча үлән­нәрен, коелган алма-җимеш­ләрен, ипи сыныкларын миңа кертә.
Казлар Римны дошманнан коткарган, дигән риваять бар. Анда хәтта казларга һәйкәл куйганнар. Этләрне дошман йоклатырга, агуларга мөмкин, ә казлар белән бу хәйлә барып чыкмый икән. Казларның ишетү сәләте көчлерәк, чак кына кыштырдаган тавышны да сизәләр, караңгыда күрмиләр, иллә-мәгәр тавыш күтәреп, сакчыларны, хуҗаны тиз генә аякка бастырырга мөмкиннәр.
Шулай каңгылдашып-гөр­ләшеп, җәйнең үткәнен сизми дә калдык. Сентябрь азагына көннәр бозылып китте, үләннәр дә корып бетте. Хәзер инде казларым бакчада йөри, кәбестәне бик тә яраталар, аларны кавырсын челтәр белән каплап куйдык. Яннарына ашатырга барсам, сөйләшеп туя алмыйбыз, кулымнан ашыйлар, мин дә аларны “кояшларым, акыллы кошларым”, дип сөйләшәм. Урамга алып чыксам, очалар, тик миннән ерак китмиләр, кире яныма очып киләләр. Бик югары күтәрелә алмыйлар, чөнки авырайганнар, симергәннәр, бот араларында майлары салынып тора.
Казлар кышкы суыкларга бирешми, ачык һавада рәхәтләнеп кар ашап йөри. Әмма шундый гадәтләре бар: арада берәрсе чирләсә, аны җәберли башлыйлар, төркемнән куалар, ашарга ирек бирмиләр.
Елга-суы булган авылларда каз үстерү бигрәк тә рәхәт. Иртән капканы гына ачып чыгарып җибәрәсең дә, алар кичен үзләре тезелешеп кайтып керә. Горур ата каз, алдан юл күр­сәтеп, гаиләсен алып кайта. Ерактан хуҗасы каршы алганны күреп, канатларын каккалап, шәбрәк атларга тырыша. Капканы ачып кертеп, аларга сокланып карап тору күңелләрне күтәреп җибәрә.
Ярар, казлар белән сер­ләшеп, җәйне үткәрдек, казларны үстердек. Инде көзләрне, кышларны каршы алабыз. Тик алда көткән хәлләрне искә төшерсәң... Турысын әйткәндә, ияләштердек, ашатып, яратып үстердек. Шуннан шул дус­ларыңны, сердәшләреңне ничек кәстрүлгә салырга? Алда менә нинди көенечле хәл тора. Ниш­лисең бит, Ходай шулай кушкан, жәлләргә ярамый. Пычагыңны яхшы итеп үткерләп, төбе тишелгән чиста капчыкка казны салып, капчык тишегеннән башын чыгарырга, бисмил­лаңны әйтеп, кыйбла ягына салып, Ходайга тапшырырга гына кала. Кайберәүләр, борынгыча, аякларын бәйләп, канатларын каерып, бер якка аяк белән басалар.
Капчыктагы ысул уңайлырак, пычранмый, канатлары сынмый. Чалгач, аягыннан асып куеп, каны агып-саркып беткәч, баудан ычкындырып, ары эшкәртә башларга мөмкин. Ләкин бусы безнең мөселманча түгел инде.
Кош-корт түшкәсен кайнар суга салып алып, я кайнар үтүк белән чүпрәк аша үтүкләп-парлап алсаң да мамыгы җиңел йолкына. Интернетта махсус корал сатыла-сатылуын. Тик аны кулланып караганнар бер дә мактамый.
Эш бетте, көлтә җыясы гына калды. Күпләр каз итен ашарга курка, майлы-холестеринлы, ди. Ә без яратабыз шул аны. Әнием, авылга кайтсак, кунак чакырып, симез сарык, каз итеннән аш пешерә торган иде. Аш өләш­кәндә майлы шулпаны тәлинкәгә мул итеп сала, өресен дә өстәп куя. Симез сарык, каз кал­җа­сының маен ашарга бер дә курыкмады. Шулай тукланган авыл әби-бабайлары уртача 80-90 яшькә кадәр яшәде.
Безнең дә Яңа ел табынына алма, карабодай тутырып пе­шерелгән каз түшкәсе кунаклый. Балачакта чоландагы каклаган казлар искә төшә. Их, үткән­нәрне генә кайтарып булмый. Сабый чактагы каз өмәләре, андагы кызык уеннар, җыр-биюләр, әти-әнинең җылы кочагы – алар башка кабатланмас өчен үтеп киткән.

Ләлә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Уфа районы,
Зубово авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сегодня, 15:39 :: Мәгариф
"Соңгы кыңгырау" 25 майда була
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Сегодня, 12:50 :: Сәламәтлек саклау
Баш табиб урынбасарлары ни өчен кыскартыла?
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Вчера, 21:36 :: Мәдәният һәм сәнгать
Ваһапов фестивален Башкортстан җырчылары баета
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача
Вчера, 19:32 :: Сәламәтлек саклау
Кырымдагы форум яңа мөмкинлекләр ача




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»