Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Син Германиядә балык тотып кара!

Син Германиядә балык тотып кара!
23.11.2018 / Дөнья бу...

Син Германиядә балык тотып кара!Анда бу шөгыль өчен “кармакка кабарга” да озак түгел.

Мин балыкчы түгел. Үз гомеремдә бары берничә тапкыр гына балык тотып карадым. Башкача бу шөгыльгә вакытым да, мөмкинлегем дә җитмәде. Шулай да балыкчыларга сокланып карыйм. Һичьюгы аларның үзара җыелып, шешә корытуларына булса да. Мин үзем, нечкә күңелле кеше буларак, кармакка эләккән балыкның күзгә карап кычкыра-кычкыра җан бирүен һич кенә дә күтәрә алмыйм. Балык кычкырмый, дисездер, кычкыра ул, аны ишетүчеләр генә сирәк. Табигатьтә балыклар гына түгел, чәчәкләр дә, үләннәр дә, барысы да җанлы...


Шулай да, балык тотарга яратмасам да, балык ашларын үлеп яратам. Әлбәттә, аларны кибеткә чыгып “тотам”. Ә балык тоту, иленә карап, үзе бер сәнгать икән. Миңа Гер­маниядә яшәүче бер танышым баш җитмәслек хәлләр турында сөйләде:
– Мин үзем, синнән аермалы буларак, Русиядә балык тоту белән хроник авырый идем. Балык тоту өчен бездә проблемалар юк иде. Германиядә яши башлагач, чәчләр үрә тормалы тәртипләр белән очраштым. Баксаң, моның өчен махсус курсларда укырга, таныклык алырга, салымнар һәм взнос тү­ләргә, башка күп кенә кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән.
Русия кешесе буларак, башта мин качып кына балык тотып карадым, ләкин тотылган очракта җавап­лылыкның каты икәнлеген исәпкә алып, канун буенча эш итәргә булдым. Мюнхенда берничә ай телне ныгытканнан соң, “Мюнхен балыкчысы” исемле оешмага бардым. Мине тер­кәп, махсус курсларга яздылар. Анда мин өч ай буе балык тоту серләрен өйрәндем. Әлбәттә, аның өчен акча түләргә туры килде. Ул сезнең акча белән ун мең сум тирәсе була. Өч ай укыганнан соң, имтихан тапшырдым. Бу Русиядәге Бердәм дәүләт имтиханыннан күпкә катлаулырак. Анда сулыкларда көн күрүчеләр, балык­ларның чире, су өстендәге һәм астындагы тереклек, юриспруденция буенча имтихан бирдем.
Шуннан соң махсус кием сатып алдым. Баштанаяк махсус киемгә төрендем. Шулай итеп, мин канунлы балыкчыга әйләндем. Кибеткә барып әллә күпме җайланмалар: батыргычлар, алдавыч җимнәр, фонарьлар, пычак-пәкеләр, кармаклар сатып алдым. Ул гына да түгел, махсус келәшчә һәм линейка да алырга туры килде. Линейка – 40 сантиметрдан кечерәк балыкны җибәрү, келәшчә андый вак балыкларның тәннәренә зыян китерми генә кармактан ычкындыру өчен кирәк. Сатып алган әйберләрем сезнеңчә алты мең сум тирәсе булды.
Балыкның рөхсәт ител­гәнен генә тотарга мөм­кин. Аның да 40 сантиметрдан озынрак булганын. Кечерәк балык эләк­сә, махсус келәшчә белән иренен ертмый гына ычкындырып суга җибәрәсең, тоткан балыкның зурлыгын һәм нинди төргә каравын, кайсы сулыктан тотуыңны махсус кенәгәгә язып куясың. Аларның кайсы төргә каравын ачыклау өчен махсус китап йөртә­сең. Анда балыкларның төсле рәсемнәре һәм белешмә бирелгән. Тоткан балыкны өйгә тере килеш алып кайтырга да ярамый. Аның өчен махсус чүкеч сатып аласың. Тере балыкны шул чүкеч белән башына сугып үтерергә кирәк.
Немец халкы юләр түгел. Дөньядагы “Порше”, “Бентли”, “Мерседес”, “БМВ”, “Ауди” кебек иң шәп машиналарны җитештерә алган ил мондый балык тоту кагыйдәләрен юкка уйлап чыгармаган. Балык­чыларның мәгълүматлары компьютерга кертелә. Аның буенча кайда нинди балык яшәве, аларның яше, зурлыгы, саны бил­геләнә. Шулар нигезендә сулыкларга вак балыклар җибәрелә. Алар безнең взнослардан сатып алына. Менә шулай итеп, немецлар бездәге кебек табигатьне корыту түгел, ә аны яклау, карау белән шө­гыльләнә.
Балыкчылар җәмгыяте елына берничә тапкыр өмәләр оештыра. Анда сулыкларның тирә-ягын чистартабыз. Балык шулпасы пешереп, мәзәкләр сөйләшеп, җырлашып күңел ачабыз. Ел ахырында балыкчылар җәмгыя­тенең утырышы уза. Анда ел буе җыелган доку­ментларыңны тапшы­расың, киләсе елга яңасын аласың. Утырышта балык тотуга, табигатьне саклауга кагылышлы яңа кануннар белән таныштыралар. Ел барышында иң зур балык тотучыны тәбрик­лиләр. Менә шулай, балык тоту Германиядә үзе бер сәнгать.
Русиядә тишек казнаны тутыру өчен халыкның кесәсен тазарту кануннары чыгып кына тора. Бердән­бер көнне бездә дә балык тоткан өчен штрафлар, зур салымнар кертелүе бик ихтимал. Тик аларның табигатькә ярдәм итәчәге генә шикле...

Мөнир МӘХМҮТОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»