Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ирләр дә елый...

Ирләр дә елый...
27.11.2018 / Дөнья бу...

Ирләр дә  елый...Гаиләсен саклап калган әнисен Светлана бүген дә зур хөрмәт белән искә ала.

Агымдагы ел республикада Гаилә елы дип игълан ителде. Шуңа да быел гаиләләр аеруча җитди игътибар үзәгендә. Без дә үз эшчәнлегебездә төрле гаиләләр белән аралаштык, аларның яшәү шартлары белән таныштык. Халыкта бик дөрес әйтем бар: “Һәркем бертөрле бәхетле, әмма һәркем үзенчә бәхетсез”. Чыннан да, гаиләләр язмышын барлаганда шушы әйтемнең никадәр дөрес булуын яхшы аңлыйсың.


Светлана – әти-әнисенең көтеп алынган бердәнбер баласы. Кыз кечкенәдән әти-әни назына күме­леп, балачакның барлык рәхәтен күреп үсә. Кызчыкның бөтен яклап та үсешенә әти-әнисе, чыннан да, зур көч сала: ул төрле түгәрәк­ләрдә шөгыльләнә, конкурсларда катнаша, уку алдынгысы була. Инде мәктәпне тәмамлагач, юрист белгечлегенә ия була ул. Укуын тәмамлап берничә ел эшләгәннән соң, үз эшен ачарга карар итә. Монда да әти-әнисе кулыннан килгәнчә ярдәм итә кызга.
– Минем балачагым бик бә­хетле үтте. Әти-әнием, чыннан да, минем өчен гомерләрен бирергә әзер иде. Безнең гаиләдә һәрвакыт тынычлык хөкем сөрде. Әтием әнине бик ярата иде, әни дә аны иң якын кешесе итеп күрде. Мин шундый мохиттә тәрбияләнгән кеше, – дип эчкерсез елмая Светлана.
Әйткәндәй, Светлананың холкы, эчке дөньясы гына бай түгел, ул үзе дә бик матур хатын. Зур кара күзле, кара чәчле. Нәкъ аның дөньяга шундый булып килүе әти-әнисенең тормышын үзгәртә дә инде. Чөнки урыс гаиләсендә туган бу сабый, чыннан да, башка милләттәшләреннән аерылып тора.
Мария ире Сергей белән яшьли яратышып өйләнешкән булган. Ул заманнарда яшь гаиләләргә өйләнешү белән аерым бүлмә, ә соңрак фатир да бирелгән. Зайцевлар гаиләсе дә, илдәге барлык яшь гаилә кебек үк, тормышларын шул кечкенә бүлмәдә башлый. Мария ачык зәңгәр күзле, сары чәчле, матур буй-сынлы хатын була. Сергей да урыс ир-егетләренә хас зур гәүдәле, ак тәнле ир. Мария хезмәт юлын урындагы заводта башласа, Сергейга еш кына командировкаларга китеп эшләргә туры килә. Шулай берничә ел вакыт үтеп китә. Яшь гаиләнең дуслары бер-бер артлы әти-әни булса, Сергей белән Мариянең өе бала тавышыннан мәхрүм кала. Ул вакытта медицина әлеге кебек үк көчле булмый. Мария тәүдә табибларга йөреп, моның сәбәбен ачыкларга тырышса да, аның сәламәтлегендә бернинди тайпылыш та табылмый. Болай да яралы җанга Сергейның әнисе дә тоз сала башлый. “Әйттем бит мин сиңа, ул сиңа пар түгел. Артык чибәргә өйләндең шул. Андыйларны күпләр ярата. Мария дә сиңа кияүгә чыкканчы башкаларны караткан булгандыр. Беренче йөклелекне төшерергә ярамый, шуңа балагыз юктыр”, – дип еш кына улына кабатлый. Сергей әнисенең бу сүзләренә ышанмый. Мариянең башкаларга күтәрелеп тә карамаганын яхшы белә ул. Хатынын да төрлечә тынычландырырга тырыша. Әмма бианай улы командировкаларга киткәч, килене янына килеп тә шушы ук сүзләрне әйтергә гадәтләнә. “Синең шундый булганың өчен оныклар сөя алмыйм, ә Сергей әти булудан мәх­рүм”, – дип еш кына яшь хатынны рәнҗетә. Әлбәттә, моның сәбәбе Сергейда да булу ихтималлыгы турында уйлап та карамый ул. Тәүдә Сергей хатынын әнисеннән төрлечә якласа, соңрак мондый гаугага игътибар итми башлый. Турыга әйтмәсә дә, әни­сенең сүз­ләрендә хаклык булырга мөмкин­леген хатынына сиздерә. Командировкаларга ешрак йөри башлый, Мариягә бераз суына төшә. Яшь хатынның һәр көне, күз яшьләренә чыланып үтә.
Әлбәттә, чибәр хатынга эш урынында да игътибар күп була. Гаиләдәге ыгы-зыгыдан арыган, тормышының ямен югалткан хатын бер көнне җитәкчесенең игътибарына җавап бирә.
Әлеге вакыйгадан соң күп тә үтми, Мария үзенең йөкле булуын аңлый. Бу хәбәргә Сергей да, бианасы да бик шатлана. Тугыз ай буена Сергей хатыны яныннан китми. Чит җирләргә китсә дә, тизрәк эшен бетереп, өйгә кайтырга ашыга ул. Хыялының тормышка ашуын түземсезләнеп көтә.
Бала туар алдыннан Сергейны янә командировкага җибәрәләр. Мария кызына исемне алдан ук сайлап куйган була. “Свет” – яктылыкны аңлата. Баланың гаиләгә элекке тынычлыкны, яктылык алып килеренә өметләнә ул.
Сергей эшеннән кайтканда Светлана белән Мария бала тудыру йортыннан чыккан була инде. Ул заманда әлеге кебек кесә телефоннары булмый. Иргә кызы тууы, Мариянең дә хәле әйбәт булуы турында гына җиткерәләр. Кулларына чәчәк гөлләмәләре тотып, шатлыгы эченә сыймаган ир ишек төбендә аны каршы алган хатынын кочаклап үбә дә, бала яткан урынга ашыга. Ә анда кап-кара күзле, карачкыл тәнле кызчык зур күзләре белән тирә-якны күзәтеп яткан була.
– Бәләкәй чакта ук үземнең әтигә бөтенләй охшамаганлыгымны сизә идем. Үсә төшкәч, әнинең ниндидер үзенчәлекләрен алуымны аңладым. Аннары әнинең нәсе­лендә башка милләт кешеләре бул­ганы турында да җиткерделәр. Бәлки шунлыктан карачкыл тән­лемендер, дип уйлый идем. Әнием үләр алдыннан гына миңа бу серне чиште. Әти ул вакытта бакыйлыкка күчкән иде инде. “Әтиеңне эзләмә, сине балалар бакчасына биргәч, мин башка урынга эшкә чыктым. Аның белән беркайчан да кызыксынмадым. Синең әтиең Сергей”, – диде.
Әни әйтүенчә, әти аны җәбер­ләп беркайчан да сүз әйтмәгән. Әлбәттә, мине күрү белән аның кызы түгел икәнлегемне аңлаган. Беренче күргәч тә тәүдә мине кулларына алган, аннары әнине кочаклап елаган ул. Миңа да беркайчан да аның минем әти түгеллеген белдер­мәде, – ди хатын.
Светлана бүген дә әти-әнисен еш исенә төшерә.
– Кем баланы тәрбияли, кем аны тормышка әзерли – шул аның әти-әнисе. Ә үз әтиемне эзләп тә карамадым. Сергей әтиемә, аның миңа булган мәхәббәтенә хыянәт итү булыр иде бу, – ди ул.

Гөлия Гәрәева.
(Исемнәр үзгәртеп алынды).






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»