Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йолдыз булып балкыды да, йолдыз кебек атылды...

Йолдыз булып балкыды да, йолдыз кебек атылды...
29.11.2018 / Дөнья бу...

Йолдыз булып балкыды да, йолдыз кебек атылды...Вакытсыз арабыздан киткән күренекле якташыбыз Нурия Мөдәрисова ил, дөнья спортында якты эз калдырды.

Республиканың спорт җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде. Данлыклы шәхес, Русиянең халыкара дәрәҗәле спорт мастеры Нурия Мөдәрисова (Нуретдинова) каты авырудан соң, вафат булды. Шушы көннәрдә аңа 55 яшь тулган булыр иде.


Илеш районының Исәнбай авылында Галихан абзый белән Мәүҗидә апа гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Тату гаиләдә кечке­нәдән кул арасына кереп үскән тырыш кыз район спартакиадасында чаңгыда узышып, тәүге җиңүгә ирешә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Стәрлетамак физкультура тех­никумының чаңгы спорты бүлегенә укырга керә. “Киләчәгемнең спорттан аерылгысыз булуына ышанган идем. Чөнки спорт минем бөтен барлыгым – хис-тойгыларым, яшәешем”, — дип сөйләгән иде ул.
Техникумда укыганда тренер Миңнегали Мөдәрисов җитәкчеле­гендә хәрби-гамәли күптөрле бәйге белән җитди шөгыльләнә башлый. Тиздән үзенең бу дисциплинада башкалардан көчлерәк икәнлеген исбатлый. Аны Русия җыелма командасы составына алалар. СССР спорт мастеры нормативын үти. Хәрби-гамәли күптөрле бәйгене тора-бара җәйге биатлон алыштыра. Төрле дәрәҗә­дәге бәйгеләрдә, даими күнекмәләрдә чыныккан Нуриягә бу төр ярышларда да тиңнәр сирәк була. Чагыштырмача кыска вакыт эчендә дәрманлы милләт­тәшебез дүрт тапкыр — СССР, унике тапкыр — РСФСР һәм Русия, ике тапкыр Европа чемпионы, ике тапкыр РСФСР халыклары спартакиадасы җиңүчесе һәм шулай ук егерме тапкыр Европа, СССР, РСФСР, Русия кубокларына ия була. 1999 елда ул Башкортстанның атаклы спортчысы булып танылды.
Күптөрле ярышларда даими катнашса да, Нурия техникумнан соң Чиләбе физик культура институтын тәмамлап, югары белем алырга да вакыт тапты. Әйе, ул үзенең көчле рухлы, максатчан, чыдам булуы белән бик күпләрне шаккатырды. Нурия Мөдәрисова лаек булган медаль­ләргә карап, СССР, РСФСР, Европа­ның спорт тарихын өйрәнергә була. Үзенең җиңүләре белән ул туган җире — Илешне, Башкортстанны, илебезне данлап спорт галәмендә бихисап йолдызлар кабызды.
...Халкыбызга хас самимилек, гадилек һәм сөйкемлелек сирпелеп тора иде аңардан. Шул ук вакытта көчле характерлы икәнлеге сизелеп торды.
— Тормышымда остазлардан уңдым. Ходай һәрчак юньле кеше­ләргә юлыктырды. Әткәм-әнкәмә, язмышыма, очраган кешеләргә рәхмәт­лемен. Алар акыллы, тәҗрибәле булды, дөрес юл күрсәтте, — ди Нурия Мөдәрисова.
Аның дөньякүләм танылуында, бихисап җиңүләр яулавында, һич­сүзсез, тренеры — биатлончы, СССР­ның спорт мастеры, РСФСРның атказанган тренеры Миңнегали Мөдә­рисовның роле ифрат зур иде. Миңнегали Закир улы — Башкортстан спортын Европа киңлегенә чыгарган, утыз өч спорт мастерын тәрбияләгән данлыклы спортчы-тренер. Бер максатка эшләгән бу ике спортчы яратышып гаилә кордылар. Аларның берсеннән-берсе сылу ике кызлары туды. Гөлназ икътисадны үз итте, Диләрә исә спортны сайлады. Кызганычка каршы, Миңнегали Закир улы 2015 елда кинәт вафат булды...
Заманы шундый, даими стресс эчендә яшибез. Гомер иткәндә һәр­беребезнең тормышында, тирә-юнендә төрле вакыйгалар була. Югалтулар, үлем-китемнәр, хәвеф-хәтәрләр... Аларны “күрмичә”, аларга илтифат итмичә, берничек тә уздырып җибәрү мөмкин түгел. Нурия кебекләр уңышсызлыктан баш иеп, “менә барып чыкмады” дип, тормыштан зар­ланмый, күктән бәхет төшкәнне көтеп утырмый. Кем әйтмешли, язмыш җилләренә каршы тора беләләр. Тормыш авырлыкларын, киртәләрне дә йөгереп узарга омтылалар. Әмма аларның эчке кичерешләрен без белмибез. Зур спортның физиологик таушалуга китергәнен ишеткәнебез бар, өстәвенә, язмыш яраткан кешеңнән, терәгеңнән мәхрүм итсә... Атаклы спортчының яман авыруга таруына да, бәлки, шулар сәбәпче булгандыр, кем белә...
Нурия туган авылына сөекле әнкәсен – Мәүҗидә апаны, туганнарын сагынып кайта иде. Биредә балачакның куанычлы мизгелләре белән тулы матур хатирәләр көтеп тора иде аны.
Әнкәйләр өчен балаларының гомере вакытсыз өзелү — җир йөзен­дәге иң зур гаделсезлек. Ана кешегә баласын югалту хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юк, бу ачы кайгы ирен, әти-әнисен, якыннарын югалтуга караганда да зуррак, тирәнрәктер. Ничек кенә булмасын, ничә яшьтә булуына карамастан, әти-әни өчен бала – йөрәк парәсе. Аллаһка шөкер, балалары, туганнары һәм якыннары ярдәме белән Мәүҗидә апаның рухы сынмады, зиһене таркалмады. Ходай аңа түземлек һәм сабырлык бирде.
— Үзебез аяк өстендә йөреп торганда, якыннар сау-сәламәт чакта беребез дә үлем турында уйламыйбыз. Мәңгелеккә килгән кебек яшибез, — ди Нуриянең абыйсы Фәдис Галихан улы. — Тормыш туктамый, ул дә­вам итә, якыныңа куелган диагнозга да, газизләрдән-газиз кешеңнең күзләрен мәңгелеккә йомуына да карамыйча... Үзебезгә генә мондый авыр югалтуны кичерү авыр булыр иде. Илеш районы, Исәнбай авыл хакимиятләре, районның спорт комитеты, ДОСААФ бүлекчәсе, “Сугышчан бердәмлек” оешмасы һәм бик күпләр кайгыбызны уртаклашты, зур рәхмәт аларга.
— Туган яктан озакка аерылып торганым юк. Исәнбай һәрвакыт үзенә тартып тора, — дигән иде Нурия.
Инде менә туган авылына мәң­гелеккә кайтты, Җир-ана Нурияне үз куенына алды.

Идрис Сәетгалиев.
Илеш районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»