Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Югалту... кавыштырды

Югалту... кавыштырды
30.11.2018 / Дөнья бу...

Югалту...  кавыштырдыАларның язмышлары турында фильм төшерергә дә булыр иде.

Кызганыч та, тетрәндергеч тә, шул ук вакытта сокландыргыч та фильм булыр иде ул. Кинокадрлар тезмәсендә — ике гаилә. Аларның һәркайсы матур тормыш корып, балалар үстереп, күрше-тирәне сокландырып яши, җимертеп дөнья көтә. Бер мәлдә шушы сихри тынычлыкны бозып, өермә куба. Аяусыз җилләр барысын да җимерә, өзгәли... Ә гарасаттан соң, ике ояда да берсеннән-берсе бәләкәй сабыйларын кочып, канатлары каерылган ике бәхетсез җан кала...


Миякә районының Сатай-Бөрҗән авылында гомер кичерүче Фәүзия апа белән Галимҗан абыйның гаиләсе күпләргә үрнәк булырлык. Икесе дә эшчән, тырыш Хәсәновлар җиденче дистәне куганда да чәмләнеп дөнья көтә, абзар тутырып мал-туар асрый, кош-корт, бакча үстерә. Булдыклы гаилә башлыгы хәләл көч белән барысын да җиткерә, таба, ә уңган хуҗабикә бөртекләп саклый белә. Җиде вакыт намазын калдырмаучы Галимҗан Рәхимҗан улы авылның старостасы да әле, һәр игелекле эшнең башында тора. Әйтик, авылга иман нуры биреп торучы мәчетне төзетү, зиратны киртәләп алып, тәртиптә тоту — барысы да тынгысыз, киңкүңелле Галимҗан абыйның тырышлыгы нәтиҗәсе. Туган авылының тәртип сагында торучы аксакалга яше-карты киңәш сорап килә.
Әлбәттә, аларның иң зур байлыгы, куанычы — балалары. Хәзер инде һәркайсы диярлек үз гаиләләре белән яшәүче ике кызлары һәм биш уллары, оныклары өчен өзелеп тора алар. “Балалар кайткан көн — безнең өчен бәйрәм. Барыбыз бергә җыелсак, олы бер табын булабыз”, — ди сөенеп, Галимҗан абый. Бердәмлек һәм татулык үрнәге булган бу гаиләгә карап, ике оя балаларны берләштереп үстергәннәр дип әйтү мөмкин дә түгел.
Аларның икесен дә югалту кавыштырган. Галимҗан абыйның яшьлек мәхәббәте, дүрт сабыйга гомер биргән Фәридәсе 35 яшендә кинәт авыруга тарый, аякларына баса алмый башлый. Табибларга, ырымчы әбиләргә йөртүләр, айлар буена дәваханәдә ятулар да ярдәм итми, яшь хатын көннән көн сула, кибә бара. Әтиләре — колхоз эшендә, ә йорттагы бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр, 3 яшьлек Рушанны, әле бишектә генә яткан энеләре Фиданны карау башта өлкән кызлары Зөлфиянең иңнәренә төшә. Ул мәктәпне тәмамлап, туган низездән чыгып китүгә, бөтен авырлык уртанчылары Гөлназга кала. Иртә таңнан ике сыерны савып, көтүгә озату, икмәк салу, күрше авылдагы мәктәпкә дүрт чакрым җәяү укырга йөрү, бер­сеннән-берсе бәләкәй энекәшләренә күз-колак булу — үзе дә сабыйлыктан чыгып өлгермәгән кыз баланы язмыш бик иртә камчылый. Ярый әле якында гына картәниләре яши, алар һәрвакыт ярдәмгә килә.
— Тормыш мәшәкатьләреннән, физик эштән бигрәк, әнинең чирләве, сихәт­ләнүенә бернинди дә өмет булмау бик авыр иде. Ул җиде ел урын өстендә авырып ятты... — дип хәтерли Гөлназ балачак елларын.
Дәваханәдә гомеренең соңгы сәгать­ләре икәнлеген сизенгән ана Гөлназына бер теләген әйтә:
— Әтиегез өйләнергә уйласа, Фәүзия җиңгәгезгә генә риза булыгыз. Ул сезне бервакытта да рәнҗетмәс...
Фәүзия җиңги... Әтиләренең бертуган энесе Мәүлет абыйларының хатыны ул. Алар гаиләсендә дүрт малай — Рифат, Рим, Азамат, Илфат үсә. Ачы кайгы аларның йортын да урап узмый. Яман чир бу гаилә башлыгын аяктан ега.
Балалар хакына кавыша алар. Дөрес, Фәүзия Комсомольский авылыннан Галимҗаннарга күченү кебек җитди карарны тиз генә кабул итә алмый. “Рифатыма хәрби хезмәтен тутырырга ике-өч ай вакыт калды, ул исән-имин генә әйләнеп кайтсын да...” — ди. Тик аның газиз улына Чечнядагы канлы сугыштан исән килеш әйләнеп кайту насыйп булмый.
...Өйгә яңа пешкән икмәк, өреле аш исе таралган. Кояш нурлары яңа юып эленгән ап-ак челтәрнең бизәкләре аша битне иркәли.
— Балакайлар, торыгыз, аш өлгерде. Хәзер әтиегез дә кайтып җитәр... — Яулыгын артка чөеп бәйләгән Фәүзия җиңгиләре күңел җылысын салып, табын әзерли. Уңган хатын ничек барысына өлгерәдер?! Өйне пөхтә итеп җыештыр­ган, ашын да, чәйгә төрлесеннән тәмле­кәчләрен дә өлгерткән. Фәүзия апала­рының да, әтиләренең дә йөрәкләре сык­рап янса да, балаларга сиздермиләр. Ә сабыйлар әле күп нәрсәне аңлап бетерми шул. Үзара үпкәләшеп тә алалар. Фәүзия апаның төпчеге Илфат: “Әни, үзебезгә кайтыйк әле, өйне сагындым...”, — дип, әледән-әле газиз кешесенең йөрәк яраларын кузгата.
Әнә шулай Галимҗан белән Фәүзия бер-берсенә терәк булып, икетуган җиде баланы канат астына җыя. Өр-яңадан йорт төзеп керәләр. Гаилә башлыгы малайларга чын ирләрчә, әти тәрбиясе бирергә тырышса, Фәүзия кызлар өчен чын хуҗабикә, кайгыртучан әни үрнәге була.
— Әти үзе хезмәт сөючән кеше бул­ганга, безне дә кечкенәдән тырыш, эшчән булырга өйрәтеп үстерде. Ялкаулану, иренү дигәнне бөтенләй өнәми. Әти кычкырмый да, әрләми дә, ләкин бер генә әйтә, аның сүзе барыбыз өчен дә закон. Бу хәзер дә шулай. Ә Фәүзия апага без беренче көннән үк “әни” дип эндәштек. Бик сабыр, пөхтә, уңган хатын ул. Әнием­нең йөрәге дөрес сизенгән, Фәүзия җиңги безне тигез күреп, яратып, күңел җылысы биреп үстерде, — ди Гөлназ.
Хәзер инде балаларның алтысы башлы күзле-булып, үз тормышлары белән яши. Кайсысы гына кайтса да, кунак итеп, тәмле авыл ризыкларын мулдан куеп, изге теләкләр белән озатып калалар.
— Төпчегебез Илфатны да туйлап өйләндерсәк, ата-ана бурычыбыз үтәлә. Оныкларыбыз да үсеп бара. Зөлфия­безнең кызы Әлфияне кияүгә бирдек. Ходай исәнлектән генә аермасын, башка оныкларыбызның да бәхетле көннәрен күрергә язсын, — ди гаилә башлыгы.
Бервакыт Гөлназ белән Илфат туган нигез күтәрмәсендә сөйләшеп утыра.
— Гөлназ апа, мин еш кына уйланам: ярый әле безгә Галимҗан әти кебек кеше туры килде!
— Чынлапмы, туганым?..
— Әйе. Ул булмаса, әни ялгызы гына ир балаларны ничек аякка бастырыр иде. Әтигә рәхмәт, бездә тормышта бик кирәкле сыйфатлар тәрбияләде...
— Мин дә бит, әнине югалткач, безгә олы йөрәкле Фәүзия җиңгине җибәргәне өчен Ходаема эчтән генә рәхмәт укыйм...

Юлия ТӨХБӘТУЛЛИНА.
Миякә районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»