Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Китек күңел

Китек күңел
06.12.2018 / Дөнья бу...

Китек күңелЗилә белән Илдар бүген йокыдан гадәттәгедән иртәрәк тордылар. Йорт эшләрен тәмамлагач, кызларын уятып, картәниләренә илтеп куйдылар да озын һәм билгесез юлга чыктылар. Сәфәрләре Башкортстанның төньяк районыннан көньягына чаклы. Барыр җирләрендә аларны ни көткәнен ир белән хатын белми иде.

...Резида мәктәп тә-мам­лауга Уфага юллана. Туган тиешле апаларына барып урнаша. Аның укырга әллә ни сәләте дә, теләге дә булмый. Шуңа күрә апасы янына төзе-лешкә эшкә керә. Авыл кызына бу һөнәргә өйрә-неп китергә әллә ни авыр да булмый.
Сылу, дәрте ташып торган яшь кызга күпләр күз ата. Шулар арасында ташчылар бригадиры Фәнил дә бар. Чем-кара чәчле, шомырт күзле, таза, нык гәүдәле башкорт егетен Резида да үз итә. Язмышын да озак сынарга теләми. Ата-аналары фатыйхасы белан туй ясыйлар. Баштагы мәлдә Резиданың апасында көн күрәләр. Тик, туганының үз гаиләсе дә зур булгач, аннан чыгып китәргә мәҗ-бүр булалар. Аннан соң иренең тулай торагында кача-поса төн чыгулар ялкыткач, Резида авырга да калгач, Фәнилнең туган якларына юл ала яшь гаилә.
Өлкән улының ата йортына кайтып керүенә кайнана артык шатланмый. Шуңа күрә Резидага яңа тормышка өйрәнеп китәр-гә җиңелдән булмый. Тиздән уллары Илдар туа. Тик яшьләр арасында аңлаша алмаулар, үпкә-ләшүләр, үзара гаугалар ешая. Шундый низаглар­ның берсеннән соң Резида яше дә тулмаган улы белән үз якларына кайтып китә.
“Яратса — килер. Кая китсен ул?” — дип уйлый яшь хатын. Тик Фәнил дә ялынып йөрмәскә була. “Яратса — кайтыр. Бала белән кемгә кирәк ул?” — дип фикер йөртә. Резида ирен күпме генә көтсә дә, ул килми. Ике өлкән кеше­нең тәкәббер холкы аркасында кечкенә Илдар ятимлеккә дучар була. Яшь ана, улын әтисе-әнисе янында калдырып, район үзәгенә эшкә урнаша. Илдарның теле карт-әнисе белән картәтисенә “әнкәй-әткәй” дип ачыла. Аларның җылы кочагында иркә генә үсеп буй җитке-рә. Резида, “мама” булып, улының үскәнен читтән генә күзәтә.
Вакыт дәрьясы беркемне дә аямый ага. Илдар мәктәп тәмамлагач СПТУда укый, армия сафларына алына. Туган иле алдында үз бурычын исән-имин үтәп кайткач, район үзәгенә эшкә урнаша.
Әтисенә охшап, бик чибәр булып буй җиткер-гән егет узаманы уңган-булган бик итагатьле, сабыр холыклы Зилә белән таныша. Алар арасында зур мәхәббәт уты кабынып, яшьләр өйләнешә, матур тормыш кора.
Зилә иренең ни сәбәп-ле әтисез үскәнен белә. “Аның туып үскән районы, авылы да билгеле. Барып карыйк. Бәлки, әтиең бүген дә шул ук авылда яшидер. Һичьюгы туганнары белән танышыр-сың”, — дип ничәмә тапкырлар әйтеп тә, үгетләп тә карый. Илдар бу турыда үзе “әткәй” дип йөрткән кешесенең картәтисе бул­ганын белгән көннән алып уйласа да, әтисен эзләп табып, күрешергә батырчылык итми.
Еллар үтә. Илдарга утыз биш яшь тула. Шул көнне Зилә, тагы иренең кылын тартып карарга булып, әтисе турында сүз башлый. Ниһаять, Илдар әтисен эзләп карарга хатынына сүз бирә.
Җәйге иртәләрнең берсендә алар юлга чыга. Җиңел машиналарына урнаштырылган навигатор ялгыштырмый гына тиешле авылга юл күр-сәтә. Авыл урамына кер-гәч тә, беренче очраган кешедән әтисенең исем-шәрифен әйтеп, аның турында сорашып, кайда яшәвен беләләр. Тиешле йортны табып, ихатага керүгә каршыларына алтмыш яшьләр тирәсендәге ир чыга. Кем булуларын әйткәч, Фәнил бераз каушаса да, югалып калмый. “Улым” дип, калтыранган куллары белән Илдарны кочагына ала. Хатыны да өйдән чыгып, бу күрешүне күзәтеп торган икән. Ул да, шат елмаеп, көтел­мәгән кунакларны өйгә чакыра. Бу кичне Фәнил-ләргә барлык туганнары җыела. Барысы да Илдарны күрүләренә шат була. Шатлыклы да, үкенечле дә очрашуда күз яшьлә-ренә чыланган сөйлә-шүләр таң атканчы сузыла. Илдарның якты дөнъя-да булуына аның хатыны да, аңардан туган балалар да хәбәрдар була. Шулай да, ниндидер сә-бәпләр белән, алар аны эзләп карарга батырчылык итмәгән. Утыз биш ел буена улының язмышы, тормышы белән бер генә тапкыр да кызыксынмаган өчен Фәнил гафу үтенә. Инде табышкач, араларны өзмәскә, аралашып яшәргә сүз бирешеп аерылышалар.
Илдарның ятим күңеленең китек бер җире бу очрашудан соң иң татлы хис — әтиле булу хисе белән тула. Ул шуның белән яңача яши башлый. Озак та көттермичә, Фә-нил хатыны, балалары белән өлкән улына күчтә­нәч-бүләкләр белән килеп, кунак булып китәләр. Алдагы көннәрдә телефоннан бер-берсенең хәллә-рен белешеп торалар.
“Иртә уңмаган — кич уңмас, кич уңмаган — һич уңмас” дигән мәкаль бар. Юкка гына тумагандыр инде бу әйтем. Әй-терсең лә шушы сүзләр Ил­дар турында язылган. Чын мәгънәсендә әтиле булып төгәл бер ел яшә-гәч, аңа әтисенең йөрәк өянәгеннән вафат булуын хәбәр итәләр. Илдар тагы ятим кала. Якын кешеңне югалту һәркемгә дә авыр бирелә. Тик көчлеләр сынмый, сыгылмый. Илдар — нәкъ шундыйлардан. Ул инде дөньяга башка карашта: кешеләрне киче-рергә, гафу итәргә, сынауларны сабырлык канатын сындырмыйча үтәр­гә өйрәнгән. Әтисе исән чагында аны эзләп табып, шушы кыска гына — бары тик бер ел эчен-дә аралаша алганына ул Ходай Тәгаләгә рәхмәтле.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»