Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ә тормыш дәвам итә!

Ә тормыш дәвам итә!
07.12.2018 / Дөнья бу...

Ә тормыш дәвам итә!Яугир картәтиемнең исеме туган җиребезгә 72 елдан соң кайтты.

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 73 ел үткәннән соң да җирләнмәгән солдатлар бар. Ә күпме каһарман яугир, туганнар каберлекләренә күмелеп, хәбәрсез югал­ганнар исәбендә балалары, якыннары тарафыннан үзенең танылуын өмет итеп ята...


Минем картәтием Әүхәди Исхак улы Галләмов 1904 елда Татар­станның Арча районы Ташчишмә авылында дөньяга килгән. Бөек Ватан сугышы башлану белән хәрби хез­мәткә чакырыла, 1943 елның фев­ралендә Төньяк-Көнбатыш юнә­ле­шендә барган канлы бәрелешләрдә хәбәрсез югала.
…Әүхәди Галләмов егет чакта махсус чакырылыш буенча Донбасс шахталарында ташкүмер кискән, сугыш башланыр алдыннан колхозда, аннары Казан предприятиеләрендә көч салган.
Сугыш алды елларында бер-бер артлы хатыны Газизә hәм биш яшьлек кызы Гөлнур чирдән терелә алмый гүр иясе булганнар. Тома ятим калган 11 яшьлек Зиннурны (минем булачак әтиемне) Казан балалар йортына урнаштырганнар.
Бәләкәй генә буйлы, хискә бирелүчән, уйчан малай төрле юлларын табып, әтисен, туганнарын эзләп, бердәнбер якын дусты – гармунын кочаклап, качып китә торган булган. Аны эзләп тапканнар, ә ул тагын китеп югалган. Урам буенда тальянында уйнап тамагын туйдырган, шулай үзенә тынычлык тапкан. Заманында сөекле әнисе, әнисенең абыйлары да тирә-якта оста гармунчы булып танылган.
Гомеренең азагынача әтием, картәтинең якты образын күңелендә саклап, дөньяда кеше хәбәрсез югалырга тиеш түгел, исән булса, язмышым икенче юнәлеш алган булыр иде, дип яшәде. Без картәти турында сорап төрле инстанцияләргә мөрә­җәгать итеп карадык, тик омтылышларыбыз нәтиҗәсез кала бирде.
2015 елның апрель азакларында Дүртөйле эзтабарлары җитәкчесе Зирәк Котышев “Хәтер китабы” сайтында безне кызыксындырган мәгъ­лүматка тап була. Һәм мин карт­әтинең соңгы алышта булган көннәрен җентекләп тикшереп материал тупладым.
…1942 елның гыйнварыннан 1943 елның февраленә кадәр Төньяк-Көнбатыш фронтында дошманга каршы советлар гаскәрләренең “Поляр йолдыз” дип исемләнгән берничә операциясе үткәрелә. Ильмен hәм Селигер күлләре арасында урнашкан Демьянск поселогы тирәсендә шул ук исем астында безнең гаскәрләргә hөҗүм башларга боерык бирелә (хәзер ул Новгород өлкәсенең Старорусский районы). Биредә совет солдатлары күмәкләп искиткеч батырлык күрсәтә. 1942 елның апрель аенда Демьянск күгендә очучы Алексей Маресьев бәреп төшерелә, шунда ук Михаил Фрунзеның улы Тимур батырларча һәлак була.
1942 елның 20 февралендә безнең гаскәрләр кискен hөҗүмгә күчеп, Залучье тирәли дошманның 16нчы армиясе составындагы җиде дивизиясен hәм ССның моторлаштырылган дивизиясен чолганышта калдырып, якынча 100 мең кешедән торган боҗра хасыйл итә. Барлыкка килгән “Демьянск казаны” башта совет командованиесе планында каралмаган була. Ул Бөек Ватан сугышы барышында немецларның тәүге зур чолганышы булып санала. Хәтта биредәге канлы бәрелешләрне тарих битләрендә “ит турагычы” дип тер­киләр.
Безнең командирларда тәҗрибә юклыгы, ныклап уйламый эш итү, хаталы разведка мәгълүматлары, гаскәрнең барлы-юклы гына кораллануы hәм hава торышының кискен үзгәрүе фаҗигагә китерә. Ә берөз­лексез яңгырлар тирә-якны үтәл­мәслек сазлыкка әверелдерә. Һич­шиксез, килеп туган катлаулы шартларга карамастан, күп офицер hәм гади солдатлар дошманга каршы батырларча сугыша. Кызылармия­челәрнең кыюлыгы, каhарманнарча каршы торуы немецларны таң калдыра.
Демьянск тирәсендә барган бәре­лешләрдә генә дә Кызыл Армия 33 663 кешесен югалта. Әмма фронтта килеп туган вакыйгалар чолганышта калган Ленинградны саклап калуда мөhим роль уйный hәм
1941-44 елларда немецларның Мәскәү юнәлешендәге теоретик hөҗүмен юкка чыгара...
Оборона министрлыгының Үзәк архив мәгълүматлары буенча, 1943 елның 17 апрелендә теркәлгән 474нче хәбәр итү кәгазендә түбәндәге юллар сакланган: “…1943 елның 25 февралендә 380нче укчы дивизиянең 1260нчы укчы полк кызылармиячесе Галләмов Әүхәди, Ленинград өлкә­сенең Залучский районы Великое село авылы өчен барган сугышта, хәрби антына тугры калып, Ватанны саклап батырларча hәлак булды. Пус­тошка авылы янында көньяк-көнчыгыш яклап 300 метр ераклыкта җирләнде…”
Ә гомум hәлак булганнар исем-легендә – 26сында, өченче бер документта февральнең 27сендә hәлак булды дип теркәлгән. Картәтинең hәлак булган көне ачык кына билгеле булмагач, без тарихи материалларны җентекләп тикшерергә булдык.
1260нчы укчы полк журналындагы язмаларда мин түбәндәгеләргә игътибар иттем. Февральнең 25ендә картәти сугышкан төркем хәрби боерык буенча артка чигенеп, пози­цияләрен вакытлыча дошманга калдыра. Шулай ук 26сында полк атакага күтәрелми, ә иртәгәсе көнне таң белән башланачак hөҗүмгә әзерлек үткәрә: солдатлар өс-киемен хәстәр­ли, корал чистарта, төрле тактик күнекмәләр үткәрә, туганнарына хәрби сәлам юллый. Бу көнне 1нче батальонны тылдан килгән 156 укчы белән тулыландыралар. Шулар арасыннан 50 тәҗрибәле hәм ныклы әзерлек үткән яугир сайлап алынып, тирән разведка үткәрү өчен дошман тылына җибәрелә. Разведчиклар хәрби бурычны уңышлы үтәп, югалтуларсыз әйләнеп кайта. Безнекеләр чигенү сәбәпле, немецлар шатланып булса кирәк, уяулыкларын югалта hәм совет солдатларының бу хәрби тактик алымына артык игътибар итми. Нәтиҗәдә Пустошка hәм Залучье авыллары безнекеләр кулына күчә. Аннары, 1нче батальон утлы оборона сызыгын өзә, дошманның киртәләү төркемен тар-мар итеп, алгы пози­цияләрен ныгыта. Булып үткән канкойгыч вакыйгалар турында тарихи материаллар, штаб начальнигы урынбасары майор Попов язмалары шуны тасвирлый – Әүхәди Галлә­мовның гомере 1нче ротаның 2нче яки 3нче взводы составында Великое село авылы тирәсендә 27 февральдә барган алышта өзелгән.
Шушы авыл өчен алыш иртәнге тугыздан кичке сәгать җидегә кадәр бертуктаусыз дәвам итә.
Безнең яугирләрнең каты hөҗү­менә каршы тора алмыйча, дошман артка чигенеп, икенче рәт оборонасына күчәргә мәҗбүр була. Көн азагында 2нче hәм 3нче взводлар дошманның сул як флангысын тар-мар итеп, Великое село авылына бәреп керә hәм Залучский районы территориясен тулысынча азат итә. Бу аяусыз алышта безне­келәр ягыннан 100 солдат батырларча hәлак була, 112 кеше каты яралана. Тик берничә көн үткәч кенә hәлак булган солдатларны Пустошка авылы янында туганнар каберлегенә җирлиләр.
Нәтиҗә ясап, шуны фаразлыйсы килә, аяусыз каты бәрелеш барган көннәрдә югалтуларны исәпләү төгәл алып барылмаган, шул ук вакытта ялгыш теркәү дә күзәтелгән. Исем-фамилиясен хаталы язу, совет гаскәрләренең Төньяк-Көнбатыш юнәлешендәге уңышсыз операциясе тирән сер астында саклану сәбәпле, картәтине хәбәрсез югалганнар рәтендә санап, без – балалары, оныклары 72 ел буе аның табылуын өмет итеп яшәдек. Картәти турындагы тагын да бер мәгълүматны без 1994 елда Татарстанда нәшер ителгән “Хәтер китабы”ның 5нче томында (Арча, Әтнә районнары) табып укыдык.
1960 елда Пустошка hәм тагын берничә авыл тирәсендәге туганнар каберлегендәге солдатларның җәсә­ден Залучье авылына күчереп җирлиләр.
Бүгенге көндә биредәге туганнар каберлегендә “Демьянск казаны”нда батырларча hәлак булган 3210 совет солдаты hәм офицеры җирләнеп, шуларның 2126сының исем-шәриф­ләре язылган (443 исемсез исәпләнә).
Картәтинең аянычлы язмышының соңгы көннәрен тулысынча ачыклагач, Старорусский районы Залучский авыл хакимияте башлыгы Виктор Кондратьев белән элемтәгә кердек. Ил азатлыгы өчен көрәшеп һәлак бул­ган Әүхәди Галләмовның рухы алдында бу җирләрдә яшәүчеләрнең рәхмәт әйтеп баш июләре турында ишетеп тагын да дулкынландыргыч мизгелләр кичердек. Көчле патриотизм, Ватаныбызның үткәне, киләчәге турында уртак хис-тойгылар безне туганнарча берләштерә дип, хакимият башлыгы очрашуга чакырды.
Залучье район үзәгендәге туганнар каберлегендә совет солдатына куелган hәйкәлдә ташка уеп түбәндәге сүзләр язылган: “Ватаныбыз азатлыгы өчен башын салган яугирләргә мәңгелек дан!”
Туган якларына әйләнеп кайта алмаган меңәрләгән совет солда­тының фаҗигале язмышында тоташ ил тарихы чагыла, хәбәрсез югалган һәр сугышчы табылырга, җирләнергә тиеш.
Шунысы кызганыч, әтием карт­әтинең исеме туган якларга әйләнеп кайтуын күрә алмады... Ә сөенечлесе шул: батыр Әүхәди нәселе, без – җиде малай, бер кызда hәм 20 онык, оныкачларда дәвам итә. Ходай биргән, әтиемнән күчкән сәләтем – гармунда уйнавыма да шатмын. Тальян моңнарына уралып тормыш дәвам итә!

Фәнис ГАЛЛӘМОВ.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»