Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Безнекеләр Габрово алдакчыларын да уздыра

Безнекеләр Габрово алдакчыларын да уздыра
11.12.2018 / Дөнья бу...

Безнекеләр Габрово алдакчыларын да уздыраБолгариядәге Габрово авылы үзенең алдакчылары белән бөтен дөньяга билгеле. Габровога килгән турист очраса, биредә яшәүче аңа шундый сорау бирә: “Син ашадыңмы?” Әгәр турист “Юк” дигән җавап бирсә, тегесе “Әгәр син ашаган булсаң, мин сине бик яхшы шәраб белән сыйлар идем”, ди, әгәр турист “Ашадым”, дисә, “Ашамаган булсаң, мин сине болгар ашы белән сыйлар идем”, — дип җаваплый. Әлбәттә, бу вакытта аның ашы да, шәрабы да булмаган...

Безнең Никифар авылында да шул Габрово авылы кеше­ләренә охшаган Галия әби яши иде. Җәен ул бала-чаганы бәрәңге бакчасы утарга чакыра. “Эш беткәч, мин сезне тәмле чәй белән сыйлармын”, — ди ул. Ахырда исә Галия әби, балалар янына чыгып: “Барыгыз инде, балалар, кайтыгыз, юньле кешенең балалары теләсә кемдә чәй эчеп йөрми ул”, — дип, балаларны кайтарып җибәрә икән.
Ә Айдагол авылында шундый алдакчы егетләр бар иде. Алар янәшәсендә Габрово алдакчылары чүп кенә. Шуларның берсе Гаптелхәй Солтанов. Ул егет булып җитешкәнче, авызыннан берәр чын сүз чыкты микән? Армиядән кайткач, Чиләбе шә­һәренә эшкә урнашты. Өй­ләнде. Ә бервакыт үзенең “Москвич” машинасы белән аңа кунакка авылдашы Наил килеп төшә. Кунакны ул яхшы каршылый. Хатыны өстәл әзерли, өстәлгә “ярты” да куя. Бер-ике рюмка “төшергәннән” соң Гаптелхәй Наилгә: “Синең машинаңның дүрт тәгәр­мәчен дә салдырганнар”, — ди. Тегесе ышана, чөнки Гаптелхәй әлеге сүзләрне бик җитди итеп әйтә. Шунда ук 9нчы каттан машина янына йөгереп төшәләр. Тәгәр­мәчләре урынында, машина да исән. Шулчак Гаптелхәй “Интересно, шушы вакыткача ничек тәгәрмәчләрне салдырмаганнар соң?” дип әйтеп сала...
Икенче алдакчы — Фәүзәр. Ул армиягә кит­кәнче Айдаголда яшәде. Еш кына Гаптелхәй белән аралаша иде. Армиядән кайткач, Ким авылына урнашты. Электрик һәм киномеханик булып эш­ләде. Бервакыт аңа “Правда” колхозы рәисе Ә. Зин­нәтуллин очрый. Рәис аңардан “Син, Фәүзәр, кайда эшлисең?” — дип сорый. Ә тегесе күзен дә йоммыйча “Мин Миякә районының балык үрчетү совхозында директор булып эшлим”, — дип җавап кайтара. Хуҗалык рәисе башта аптырабрак торса да, Фәүзәрнең сүзенә ышана. Ә Миякә районында андый сов­хозның бул-ганы да юк...
Ягъфәр олы яшьтә инде. Көн буе ат чаналары ясап арый, күрәсең. Кич­ләрен өендә сәкегә чалкан ятып хәл җыя икән бу. Шулвакыт аңа хәл белергә күршесе Сафа керә. Озак кына хәл-әхвәл, авыл хәбәрләрен сөйләшәләр. Сафаның гаиләсе бик ишле, 11 бала. Бераз сөйләшкәннән соң Ягъ­фәр: “Сафа, балаларың ничәү? – дип сорау бирә. Сафа: “Әллә, Ягъфәр абзый, үзем дә белмим, санаган саен почмактан берәү килеп чыга”, — дип җаваплый, ди.
Гайнулла бабайның гомере буе “Кытай” дигән кушаматы булды. Ул Никифарда туып-үсә, бик батыр була. Егет чагында Ташкент якларында да йөреп кайта. Ташкент белән Кытайның уртаклыгы булмаса да, аңа “Кытай батыры” дигән кушамат тагыла. Еллар үтү белән аның “батыры” төшеп кала. Берчак ул Аксенга базарга бара. Аннан кайткач, күргәннәрен яшь­тәшләренә сөйли: “Исең китәрлек хәл: Аксенда бәләкәй генә урыс балалары да урысча сөйләшә, хәйран бит!” — ди.
Менә шундый “мәзәк” абзыйлар, әбиләр, шук егетләр яши иде Айдагол һәм Никифар авылларында. Алдакчылары Габрово алдакчыларын да уздыра иде.

Фуат Мусин.
Әлшәй районы,
Никифар авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»