Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кан елга булып аккан

Кан елга булып аккан
13.12.2018 / Дөнья бу...

Кан елга булып акканАта-улны, инә кызны белмәгән вакытлар...

Элек волость үзәге бул­ган Чокадытамак авылы хозур табигать кочагында урнашкан. Халык эшчән: игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, кош-корт асрый. Электән аучылыкны үз иткәннәр: урманнарда төлке, кырда куян күп үрчегән.


Авылның “шөшле” ди­гән кушаматы бар. Шөшле — аяк киеме, чабата ясый торган корал. Элек биредә халык шушы шөгыльне күңел биреп башкарган. Бәйрәмнәрдә ак тула оек, сыйфатлы, модалы чабата киеп йөргәннәр. Кызлар шулай кияүгә чыккан. Тирә-яктагы базарларга капчык-капчык чабата алып барып сатканнар. Соңыннан, әй­тик, Совет властеның 50 еллыгына багышланган чарада, бәйрәмнәрдә чабата киеп чыгыш ясыйлар иде...
Буталчык елларда, аклар-кызыллар чуалышларында урындагы халык куркыныч хәлләрнең ша­һиты булган. Авылга аклар килсә, алар өсләренә ак кием киеп чыккан, кызыллар килсә, койма ярыгыннан урамны күзәтеп торган.
Әйе, безнең төбәктә кызылларны яратып бетер­мәү электән сизелә. Мин үзем Тукай авылында туып-үстем, алты авылның яшьләре белән эшләгән чорда бер язучы белән шаһитлардан ул еллардагы хәлләрне сорашып йөргән идек. Ул вакыт ап-ак чәчле әби-бабайларга әйләнгән якташларым без­гә 67 кызылармияче кабе­рен күрсәтте. Анда күмел­гән кешеләрнең күпчелеге — Бәләбәй, Ярмәкәй районнары, 12се үзебезнең районның Түбән Троицкий авылы егетләре булган.
Кызылармиячеләр землянкасы Бәләбәй районы­ның Ирек авылы янында Аделькино авылына киткән юлда була. Бервакыт землянкага коралларын яшереп куеп, ир-егетләр өй­ләренә ялга таралыша. Командирлары — Бәләбәй кешесе — өч көн үткәч, бер кызылармиячене солдатлар җыярга Түбән Троицкийга җибәрә. Анысы юлда очраган һәр кешене кызыл армия сафларына керергә өнди. Риза булучылар иртәгә Аделькино авылы янына җыела, дип хәбәр итә.
Бу хакта акгвардия­челәр ишетеп кала. Алар, землянканы табып, коралларын алып, яшере­нәләр. Кызыллар җыелуга аларны уратып алалар. Командирны атып үтерәләр. Калганнарын чишендереп, кулларын артка каерып бәйли­ләр, аякларын тышаулыйлар. Каршы килүчеләрне шунда ук аталар.
Бу 1919 елның көзе була. Акрын гына агач яфраклары коелган юлдан әсирләрне Карамалы-Гобәй аша Чокадытамакка алып киләләр. Анда таш абзарга тутыралар. Бичараларга басып торырга да мөмкинчелек булмый, мылтык прикладлар белән төеп кенә торалар.
Бер акгвардияче Васи­лийның туганы кызыллар ягында була, ул да әсир төшә. Василий командирына: “Монда кызыллар ягында минем туганым бар. Аның белән берәр урында сөйләшеп төн үткәрик әле”, — дип рөхсәт сорый. Рөхсәт бирелә. Ташландык абзарга икесен ике стенага бәйләп куялар, алар шул рәвешле төне буе сөйләшеп чыга.
Иртән кырпак кар төшеп китә. Әсирләрне тезеп бас­тыралар. Туганын алга чыгаралар да Василийның үзенә: “Командир синең гозереңне үтәде. Син туганың, сәяси дошманыбыз белән төн чыктың. Хәзер үзеңнең чын акгвардияче икәнеңне күрсәт инде, мә аны туракла”, — дип кулына кылыч тоттыралар.
Туганнарның күзләрен­нән яшь ага. Василий дәш­ми тик тора. “Аһ кабахәт! Син аны кызганасыңмы әле?!” — дип кылычны атып бәреп, винтовка ыргыталар. Чарасызлыктан нишләргә белмәгән Василий туганына атып җибәрә дә, шундук офицерга төбәп чәкетә, ләкин, кызганычка каршы, винтовкада бер генә ядрә булып чыга. Василийны да аталар. Үлемечле яра алган ике туган бер-берсенә кулларын сузып, җиргә ава...
Калган кызылар­мия­челәрне көнбатышка таба куалар. Һәркайсын я атып, я кылыч белән чабып баралар. Таудан түбән таба сукмактан елга булып кан ага. Аклар, эшләрен бе­тергәч, Чокадыбаш юлына таба кача. Авыл халкы төнен мәетләрне җыеп җирли.
Кайбер чолганышларда кызыллар, акларны уратып алып, кыйрата. Авыл халкы аларны да җыйнап җир куенына сала.
Бу төбәк халкының күп­челеге бу хакта беркайчан да сөйләмәде. Сөйләүче­ләре дә әлеге күренеш­ләрне авырлык белән искә алды. Аларның теләге бер булды: сугыш кына чыга күрмәсен дә, балаларыбыз мондый вәхшилекне күрмәсен берүк.

Рәшит ВӘЛИЕВ.
Туймазы районы,
Тукай авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»