Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Муллаларның да төрлесе була...

Муллаларның да төрлесе була...
14.12.2018 / Дөнья бу...

Муллаларның да  төрлесе була...Исең-акылың китәрлек бу дөньяга. Нинди генә кешеләр юк бит җир шарында! Әйткәндәй, һәр кеше үзенчәлекле инде. Ләкин менә укытучы, табиб, журналист, алар белән беррәттән муллаларны без ифрат та итагатьле, этик нормаларга тугры буларак күзаллыйбыз. Соңгыларына килгәндә исә муллаларның да төрлесе була икән...

Студент чорларында бул­ган бер вакыйга бу. Ахи­рәтләрем бер-бер артлы гәзит оештырган матурлык бәйге­ләрендә катнаша башлады. Хәтта тулай торактагы бүлмә­ләре белән катнаштылар. Чөнки барысы да гүзәл, яшьлек дәрте белән ташып торган мөлаем кызлар. Бу бәйгенең шартлары буенча, гәзиттә яшь сылуларның фотолары янында исем-шә­рифләре, кайсы районнан, авылдан булулары, дөньяга карашлары, өмет-хыяллары языла, ә инде укучылар иң-иңнәрен сайлап алырга тиеш.
Менә аларның фото­сурәтләре атна саен гәзиттә басыла башлады. Һәм, ни гаҗәп, гәзиттә чыккан һәр кызның авылына бер үк кешедән бер үк эчтәлекле хатлар килә. Чынлап та гаҗәп хәл, бер-икесенә генә дә түгел, бишесенә дә бит әле! Теге хатны язучы төрле районнан бу кызларның тулай торакта бергә яшәвен каян белсен инде. “Өзелеп яратучы хат яза” дип матур шигырь юллары белән башлана ул хатлар. Аннары егет йөзен, төсен, күзен, буен тезеп китә. “Сезнең матурлыкка таң калдым”, дип, бик матур сүзләр белән тезелгән хатны беренче укыганда, чынлап та, көчле мәхәббәт кабынган бу егетнең йөрәгендә, дип уйлыйсың. Кайда яшәве дә, телефоннары да язылган. “Фәлән шәһәрдә шундый урамда торам, кунакка кил. Илһам җыеп китәрсең”, дип, кунакка чакырып тәмамлый мәхәббәт хатларын язучы.
Бу хатларны күптән онытып, башы белән укуга чумган иде инде кызлар. Ахи­рә­темнең апалары башкаладан ерак булмаган бер шәһәрдә төпләнеп, яңа өйләрендә Коръән укытырга ниятләгән. Ерак авылда яшәүче әниләре дә, шәһәрдән ахирәтем дә барган. Апалары күрше-тирәне җыйган, мәчеттән мулла чакырткан. Мулла килү белән шом туган ахирәтемнең күңелендә. Кемнедер хәтер­ләткән кебек тоелган аңа. Коръәнне укыган вакытта кемгә охшатканы исенә төшә ахирәтемнең. Теге хат язучы егет бит бу! Булмас, бу бит мулла кеше... дигән уйлар килгән аның башына. Аның бит телефоны язылган иде. Шул номерга шалтыратып караса, ни күрсен, кайнар мәхәббәт хатларын язган мулланың телефоны шалтырый башлый! “Мулла” кайтып киткәч, күршеләреннән аның нинди кеше булуын сораштырганнар. Гаиләсе бул­ган, сезнең яшьтә кызы бар, мәчеттәге указлы мулла, дип сөйләгән күршеләре.
Соңрак бу хәлне магистратурада укыган кызларга да “сак була күрегез”, дип сөй­ләдем. Баксаң, аларга да хат килгән икән! Бүген генә түгел, инде ничәмә еллар буе шул мәхәббәт хатларын язып ята икән бу “мулла”.
Менә сиңа мә! Аллаһ исемен теленә алып, исем кушкан, никах, Коръән укып йөргән әлеге кешенең ничек мәктәп балаларына, яшь кызларга яратам, мәхәббәтем көчле, кунакка кил, дип язарга кулы бара икән? Берәр юләррәге шуңа кунакка барган булса? “Кара йөзләр”дәге муллалар искә төшә. Мәктәпләр ябылып, авылларда мәчетләр генә калып бара. Әллә чынлап та шул гасырлардагы хәлләр кабаттан киләме? Нәрсә булды бу дөньяга? Әллә инде андый кешеләр гасырлар буе арабызда булган, без аны белмәгәнбез генәме?
Әлбәттә, әлеге “мулла” турында язып, башкаларына шик-шөбһә төшерәсем килми. Аларның бик яхшылары да, изге ниятлеләре дә, туры юлдан барырга тырышлык салучылары һәм өндәүчеләр дә бар. Без андыйларны күрә, аера белергә тиеш.

Гөлбикә Сабирова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»