Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хаҗия Сәвия

Хаҗия Сәвия
18.12.2018 / Дөнья бу...

Хаҗия СәвияУл һәрвакыт балаларына, оныкларына хәер-догада.

Әле Сәвия Уфаның Аврора урамындагы йортларның берсендә ялгызы гына гомер кичерә. Балалары да үз тормышлары белән башкалада яши, килеп әниләренең хәлен белеп китәләр. Берүзе генә яшәү Сәвиягә кыен, әлбәттә. Кышкы озын төннәрне, җәйге озын көннәрне үткәрү аеруча ямансу ялгыз кешегә! Ә бит тормышының гөрләп торган чаклары бар иде Сәвиянең...


Ул 1942 елда Айдагол авылында дөньяга килгән. Әтисе Габит бу вакытта немец илбасарларына каршы сугышта була. Тула шәһәрен азат иткәннән соң, кече лейтенант Габит, бик кыска гына ялга кайтып, Сәвияне күреп китә. Шул кайтуы соңгысы була. Воронеж өлкәсендә барган каты бәрелеш­ләрдә һәлак була ул. Ә әнисе Гөлчирә бу вакытта әтисе Шакир бабайның өендә бала үстерә. Көн­дезләрен барлык авыл хатыннары белән колхоз эшенә йөри. Ә кичләрен керосин лампасы яктысында апа-сеңелләре бе­лән кул эшләре башкаралар: челтәр, оекбаш, оек бәйлиләр, палас, тула сугалар.
Озын көннәре, төннәре белән ел артыннан еллар уза. Сугыш тәмамлана. Авылга исән калган ир-егетләр кайта башлый. Түбән оч Мәрфуга әбинең дә Тәүхетдин исемле улы сугышны ерак Көнчыгышта тәмамлап, авылга исән-имин кайтып төшә. Кайткач та ул өйдә ятарга теләми, колхозга эшкә чыга. Шулай бер көнне эштән кайтышлый юлында Гөлчирә очрый. Озын буйлы, чибәр хатынга Тәүхетдиннең күзе төшә, әлбәттә. Күп тә үтми Тәүхетдин Гөл­чирәгә тәкъдим ясый. Ире Га­битнең һәлак булганын белгән Гөлчирә риза була. Тик кайда торырга? Мәр­фуга әбинең өендә болай да балалары күмәк, Тәү­хетдин Шакир бабайларга килеп яшәргә теләми. Ан­да да балалар күмәк була, әлбәттә. Шулай да Шакир бабай рәтен таба. Үзенең алты почмаклы өенең алдын сүтеп, Тәү­хетдин бе­лән Гөлчирәгә Солтанморат чишмәсе ярына өй салып бирә. Шулай итеп, яшь гаилә үзаллы яши башлый.
Күп тә үтми Гөлчирә ки­беткә эшкә керә. Ә Тәү­хет­­­дин колхозда төрле эш­ләрдә йөри. Сабан сөрә, ашлык чәчә, уру, сугу эш­ләрендә катнаша. Ә Сәвия үсә. Баштарак Тәүхетдин абзый дип дәшсә, соңрак “әти” дип өйрәнә. Тормышлары җай­лана. Айдагол­ның бу очында аралашыр, дуслашырдай кызлар бар да соң, ләкин Гүзәл исемлесе өйләрендә тормый, әтисе тегермәнче булгач, гел тегермән өендә яши. Ә тегермән авылдан бер чакрым ерак, су буенда урнашкан. Ә Гайшә исемлесе бик кырыс табигатьле, кеше белән аралашырга яратмый. Шуның өчен Сәвия уйнарга гел безгә керә иде. Бездә аңа уйнар өчен эштән бушаган чагында апам Рәзифә бар. 1948 елда беренче сыйныфка бара Сәвия. Сугыш вакытында мәктәп эшләмәү сәбәпле, безнең белән 1938 елгылардан алып, 1942 елгыларга кадәр бергә укый идек. Без көз, кар яуганчы укырга яланаяк килсәк, Сәвия һәр­вакыт яхшы киенеп йөри иде.
Еллар шулай үтә торды. Сәвия дә 7нче сыйныфка укырга төште. Барлык яшьтәш­лә­ребезне узып, без икәү генә килдек 7нче сыйныфка. Тик Сәвия ноябрь аена кадәр генә йөрде дә, соңыннан Раевкага тегүчеләр әзер­ләү курсына укырга китте. Анда бер ел укыгач, үзенең әтисе яклап нәсел булган абыйларына, Ташкент шәһәренә китеп барды. Өч елдан соң гына кайтты ул аннан. Уфага РТИ заводына эшкә керде. Ике ел үтүгә кияүгә чыкты. Кияве Равил бик акыллы, матур егет иде. Башлыча алар Уфаның Дәүләт циркы тирәсендә яшәделәр. Башта – малайлары, ике елдан кызлары да туды. Тормыш җай­ланды гына дигәндә, Равил фаҗигале рәвештә дөньядан китеп барды. Ике бала белән калган Сәвия бу югалтуны бик авыр кичерде. Башта Равилнең әти-әнисе үз торакларын бүлеп, Крупская урамыннан фатир алып, Сә­вияне башка чыгардылар. Берүзенә авыр булса да, тырышты Сәвия. Авылдагы әти-әниләре дә күп ярдәм итте аңа. Балалар үсеп, мәктәп яше­нә җит­те. Шул елларда Сә­вия Рәзит исемле ир белән танышып, аңа кияү­гә чыкты. Яхшы гына ир Рәзит. Әмма көнләшә торган гадәте бар. Алай да түзде Сәвия. Тормышлары җай­ланды. Балалар да үсеп, үзаллы тормыш көтә башлады. Хаклы ялга чыгарга да күп калмады. Тик Рәзит кенә ул көннәрне күрә алмады, каты авырудан соң фани дөньяны ташлап китте. Сәвия янә ялгызы калды.
Ялгызлыкның никадәр авыр икәнен ялгыз калмаган кеше аңламый, әл­бәттә. Сәвиягә дә тәүдә бик читен булды. Баштарак югалып калса да, соңрак мәчеткә йөри башлады, намазга басты. Ә инде бераз вакыт үткәннән соң ике тапкыр хаҗга да барып кайтты. Хәзер дә Сәвия вакытын бушка сарыф итми. Үзлегеннән гарәп телен өйрәнеп, Коръән укый, балаларына, оныкларына бәхет, озын гомер теләп, догалар кыла. Шулай ук әти-әнисенең һәм картәти-картәниләренең дә дусларын онытмый, ел саен Коръән мәҗлесләре оештырып, аларга догалар юллый.
Менә шулай яши бү­генге көндә минем күрше кызы хаҗия Сәвия. Аңа киләсе тормышында уңыш­­­­­лар, тазалык, иман байлыгы һәм балалар шатлыгы юлдаш булсын.

Фуат Мусин.
Әлшәй районы,
Никифар авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»