Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Язмыш көчлеләрне сыный

Язмыш көчлеләрне сыный
20.12.2018 / Дөнья бу...

Язмыш көчлеләрне сыныйКүрәзәчегә барма дисәләр дә, аларның юраганы да еш кына юш килә икән.

Агыйдел шәһәрендә яшәүче 84 яшьлек Фәүзия әби — сугыш елларыннан алып илебездә барган үзгәрешләрне үз җилкәсендә татыган миллионнарча хатын-кызларның берсе. Тик, күпләрдән аермалы буларак, гомере буе аңа кайбер ир-егетләрнең дә көче җитмәстәй авыр хезмәт башкарырга, катлаулы тормыш сукмагыннан ялгызы гына атларга һәм яшьлек нурлары сүнеп барган мәлдә генә, түбәнсетүләрдән өстен булып, кулына газиз сабыен алырга туры килә...


Дүртөйле якларында туып-үскән Фәүзия әби туган авылыннан 15 яшендә үк чыгып китәргә мәҗбүр була. Яшь-җилкенчәкне җыярга килгән кешеләр, эшкә китүчеләрнең санын тутыру өчен, берничә үсмер белән бергә Фәүзиянең дә яшен зурайтып язалар. Бала чагыннан ихатадагы барлык эшне җимертеп эшләгән кызның күңеле белән әле курчактан аерылмаган сабый гына булуы ул вакытта беркемне дә борчымый...
Фәүзия эләккән эшчеләр төркемен Уфа читендәге Александровка авылы янында урнашкан шыр ялангач баракларга урнаштыралар. Республиканың төрле авылларыннан җыелган кызлар үзләренең зур төзелештә катнашачакларын эшкә тотынгач кына белә. Фәү­зиягә, үзеннән берничә яшькә өлкәнрәк­ләр белән беррәттән, ташчылар өчен измә ясап торырга кушалар. Тырыш кыз бераз гына вакыты калса, ташчыларның кирпеч салганын карарга йөгерә. Шулай итеп, 15 яшьлек үсмер кыз ташчы һөнә­ренә өйрәнә башлый. Көненә бер сум эш хакы алган яшьләрнең өсләренә кием алу түгел, тамакларын туйдырырга да хәлләре җитми.
— Үлчәп кенә сатылган кара икмәкнең хакы ул чакта биш сум тора иде. Махсус эш киеме дә бирмәделәр, — дип ул вакытларны исенә төшерә Фәүзия әби.
Ачлыкка да, салкыннарга да, көч җитмәслек авыр эшкә дә түзә алар. Эштән арып кайткан бер көнне кызлар яшәгән баракка якындагы авылларның берсеннән сәер генә бер карчык килә. Чыр-чу килеп чиратка тезелгән кыз­ларның кулларын учына алып, алдагы язмышлары турында сөйләгән карчык янына кызыксынып, Фәүзия дә барып баса. Күрәзәче аның учын кулына ала да, болай ди: “Кызым, яшьтән үк бик күп авырлыклар кичерергә туры килер сиңа. Барысын да үз көчең белән табарсың, ярдәмчең дә булмас. Тормыш юлыңда берничә кеше очрар, ләкин язмыш аларны синнән аерып торыр. Кулыңа сабыең-ны бик соң алырсың, шулай язган сиңа”.
Әлбәттә, сәер карчыкның сүзләре гомерлеккә исендә калса да, яшь кыз ул вакытта аңа игътибар да итми. Бер ел дигәндә шомлы бараклардан, көч җитмәслек авыр эштән котылып, авылларына кайтып егыла кызлар. Аннан соңгы елларда да авылда иркәләнеп яту мөмкинлеге тими Фәүзиягә.
Кайсы якларга гына алып китми дә, нинди генә һөнәр­ләргә өйрәтми аны язмыш сынаулары?! Салаватта, Сибайда, Карагандада төрле төзелешләрдә катнашып, бу һөнәрнең барлык нечкәлек­ләренә төшенә ул. 1954 елда Салаваттагы төзелештә эшлә­гәндә плиткадан идән җәяргә туры килә аңа.
— Кулларыбызга кияргә юк, яланкул эшләгәч, бармаклар чиләнеп канап чыга, икенче көнне плиткаларны кулга да тотып булмый иде, — дип әрнеп искә ала Фәүзия әби.
Нурлы йөзле, калын озын толымлы, сылу гәүдәле 20 яшьлек Фәүзиягә Кыйгы районыннан эшкә килгән егет үлеп гашыйк була. Матур итеп сайрап та, бүләкләр биреп тә түгел, мәхәббәтен ирләр эшендә җәфаланучы яшь кызга ярдәм күрсәтеп исбатларга уйлый ул. Һәрнәрсәне үзе җиңеп чыгарга өйрәнгән үзсүзле Фәүзия егетнең ярдә­мен кимсетү кебегрәк кабул итә. Янына килгән саен куып җибәрә. Егет түзми, бер көнне Фәүзиянең алдына тезләнә дә үзенә кияүгә чыгуын үтенеп сорый. Горур кызлар тезлән­гән егетләрне санга сугамы соң?! “Үкенерсең, Фәүзия, сине минем кебек яратучы булмас бит...” — дип, күзенә яшьләре тулганчы ялына ул. Кызганычка каршы, кызның яшь йөрәге үкенү турында уйлый белми шул...
Алтмышынчы елларда Фәүзия Николо-Березовкага нефтьчеләр төркеменә килеп кушыла. Әле Нефтекама шәһәренә нигез генә салына башланган чор була бу. Гади эшчеләр тормышында уңай үзгәрешләр сизелә башлаган вакыт. Бригадага төзелештәге барлык эшләрне белүче кеше­ләрне генә җыялар. Ә Фәүзия нәкъ шундый эшчеләрнең берсе була. Тик ул белгәннәре белән генә тукталып кала торганнардан булмый. Карман ГРЭСында барган төзелеш өчен яңа белгечләр әзерләү турында ишетү белән шунда ашыга. Әлбәттә, төзелеш­тәге барлык һөнәрләрне диярлек яхшы үзләш­тергән эшчене бирегә кушкуллап кабул итәләр һәм укырга да җибә­рәләр. Тормыш юлында очраган икенче якын кешесен шунда очрата ул.
Кыз белән егет арасында ялкынлы мәхәббәт утлары кабына. Күңеле белән күптән көткән кешесе нәкъ менә шул егет булуын аңлый Фәүзия. Ир-егетләргә моңа кадәр бул­ган дорфалыгын, кырыслыгын юып алгандай була. Кызның йөзеннән бәхетле елмаю китми, йөрәге дә бөтенләй башкача типкәндәй тоела үзенә. Егет өйләнешү турында сүз алып бара. “Авылга ялга кайтып кына киләм дә, бергә булабыз, мин сине беркемгә дә бирмим”, — ди, Фәүзиясенең шатлыктан балкыган йөзенә карап.
Сөйгән ярын көннәрне, сәгатьләрне, минутларны санап көтә кыз. Тик көткән көнгә егет әйләнеп килми. Соңын­нан ачыклануынча, авылда дус егете белән артыгын эчеп, иртән ул аның үзен электән үк ошатып йөргән сеңлесе янында уянып китә. Усал язмыш ике яшь йөрәкне ике якка алып кына ташлый. Берсе — яратмаган яр белән, икенчесе ялгызы гына яшәргә мәҗбүр була...
Бәхетсезлекнең башы шулдыр, күрәсең, дип шомлана рәнҗетелгән йөрәк. Ә иртән, берни булмагандай, ба­шын горур тотып, эшкә ашыга ул. Көн буе салкын, үтәли җил уйнаган урыннарда эшләү эзсез үтми, хәлсез­ләнеп кайтып егылулар ешая башлый. Бергә эшләүче кызлар Борай районында яшәүче күрәзәчегә барырга уйлагач, Фәүзия дә аларга иярә. Күрәзәче әбекәй Фәүзиягә карап тора да: “Синең авыруың дөньяга сабыең тугач та кул белән сыпырып төшергәндәй үтәчәк. Кызым, бер кеше сүзенә карамыйча бәби тап”, — ди.
Борайдагы күрәзәченең юраганнары озак көттерми. Фәүзия сәламәтлеген ныгытырга ял йортына юллана. Туачак сабыеның әтисе белән шунда таныша ул. Күңеленә ошаган кешенең гаиләсе, балалары барлыгын соңрак белә. Тик язмышы аны бу кеше белән очраштырганга һич кенә дә үкенми. Кыска гомерле булган мәхәббәт ялгыз җанга яшәү дәрте кабызган сабыен бүләк итә. Кырын караганнарның төртмәле сүзләренә, түбәнсетүләренә дә карамыйча, 40 яшендә үзенә иптәшкә кыз бала таба. Әллә күрәзәченең юраганы юш килә, әллә табигать кануннары үзенекен итә — Фәүзия баладан соң көннән-көн сәла-мәтләнә, яшәрә генә бара. Барлык вакытын, назын янындагы сабыена бирә ана. Тик әти тиешле кеше генә алмадай кызы үсүен белми кала...
Пенсия ялына туктаганнан бирле, әллә ямьле җәйләрне бакчасында җиләк-җимеш үстереп сөенгәнгә, әллә кышларын бәйләм бәй­ләп, тегү тегеп, бакча үстерү турында гәзит-журналлардан киңәшләр укып, күңеленә хуш килгән мәшәкатьләр белән үткәргән­гә, Фәүзия әбигә бүген һич тә үз яшен бирмәссең. Тормыш авырлыклары төр­лечә сынаса да, ул бирешмәгән. Ә менә күрәзә­че-ләрнең юравы аның язмышына туры ки­лүенә, чыннан да, таң калырлык...

Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»