Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Сәмәния булса да исән калсын!”

“Сәмәния булса да исән калсын!”
21.12.2018 / Дөнья бу...

“Сәмәния булса да исән калсын!”Бу гаиләнең тетрәндергеч тарихында ил тарихы чагыла.

Газиз патша армиясендә хезмәт итә. Хезмәтен тутырып, туган авылы Иске Нугайга кайткач, коточкыч күренешкә тап була ул. Әтисе белән әнисе мәрхүмнәр, ә йортлары янган. Ләкин элекке солдат озаклап кайгырып утырмый, авыл янында торф чыгару белән шөгыльләнгән артельгә эшкә урнаша. Тирә-яктагы сазлыклардан чыгарылган торфны тар юлдан Агыйдел елгасына илтәләр һәм баржаларга төйиләр.


Революциядән соң авылда һәр ихатага җир бүлеп бирәләр. Бик күп гаиләләр зур теләк һәм тырышлык белән җирдә эшли башлый һәм шактый уңышларга ирешә. Ләкин җирен сатучы гаиләләр дә була. Ә зур, ныклы гаиләләр аларны шатланып сатып ала. Шулай итеп, авылда янә ике капма-каршы торучы лагерь – ярлылар һәм байлар барлыкка килә.
Газизнең гаиләсе, әлбәттә, байлар лагеренда була. Ул җирне бик күп сатып ала. Авылда иң зур йорт салып керә, сепаратор, ашлык чистарту җайланмасы һәм авыл хуҗалыгында кирәкле башка җиһазларны юнәтә. Ике эш аты, берничә сыер, сарыклар, кәҗәләр һәм башка терлек тота. Умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Гаилә зур булганлыктан, батрак тотмыйлар. Олы хуҗалыктагы бөтен эшне дә үз көчләре белән башкаралар.
Авыл хуҗалыгын күмәк­ләш­терү башлана һәм Газиз Габдрахманов кебекләрнең баш очында болытлар куера башлый. Башта сепаратор һәм ашлык чистарту машиналарын колхоз ихтыяҗлары өчен сорап киләләр. Ләкин “юк” ди­гәнне ишеткәч, бу мәсьәләгә тагын кайтырга вәгъдә итәләр.
Берникадәр вакыттан соң төнлә белән Газизнең капкасын формалы кешеләр шакый һәм аны алып китәләр. Ул дүрт айдан кайта һәм Уфа төрмәсендә тотулары турында сөйли.
“Төнге кунаклар” берничә тапкыр килә. Көннәрнең бер­сендә район прокуроры ишек шакый.
– Монда сиңа яшәргә бир­мәсләр. Әйдә, без сине сөргенгә җибәрәбез, бәлки, шундый юл белән гаиләңне саклап кала алырбыз, – ди ул Газизгә һәм аны Пермь өлкәсенә урман кисәргә җибәрә.
Ләкин “активистлар” моның белән генә тынычланмый. Газизнең ныклы хуҗа­лыгы аларның төн йокысын качыра. Ай да үтми, аның бар булган мөлкәтен саталар. Йортын сүтеп, башка урынга күчерә­ләр. Газизнең гаиләсе сарайда яши башлый.
Бер айдан гаиләсенә дә чират җитә. Бу вакытта Фәх­рикамал 10 яшьлек улы Габделхак һәм өч яшьлек кызы Сәмәния белән яши. Аларны Николо-Березовкага алып киләләр. Ә анда алар кебек­ләрне элекке кирпеч заводы территориясенә җыялар. Халык бик күп була. Өч көннән соң аларны Буй елгасы буйлап җәяү алып китәләр һәм Әмҗәдә товар вагоннарына төйиләр.
Күпмедер баргач, поезд туктый. Вагон түбәсе астында кечкенә тәрәзә була. Кайда туктауларын белергә теләп, Фәхрикамал көч-хәл белән шунда башын тыга һәм күрше Актаныш авылыннан Нурлыгаянны күрә.
– Безне үлемгә алып баралар. Мә, Сәмәнияне ал һәм карап үстер, ул булса да исән калсын, – дип, Фәхрикамал өч яшьлек кызын тәрәзә аша төртеп чыгара.
Поезд Камбаркада туктаган булып чыга. Свердловск шәһәрен узгач, көнчыгышка таба алып баруларын аң­лыйлар.
Иркутскига килеп җиткәндә, кыш тулысынча үз хокукларына кергән була. Ә вагоннардан төшүчеләрнең күбесе – җәйге киемдә. Шуңа карамастан, барысын да тезеп бастыралар һәм конвойлар белән тайгага алып керәләр. Берничә көннән тәрәзәләр һәм ишекләрсез берничә казарма торган урынга туктыйлар. Революциягә кадәр биредә хәрби часть бул­ган, күрәсең.
Ачлыктан, салкыннан һәм өшеп чирләүдән кешеләр күпләп үлә башлагач, балалы хатыннарны якын-тирәдәге авылларга урнаштыралар. Мондый бәхет Фәхрикамалга да елмая.
Ләкин яз килү белән дә сөргендәгеләрнең тормышы җиңеләйми. Көн саен дүрт-биш кешене җирлиләр, алар­ның күбесе – балалар. Шулчак югарыда торган җитәкчелек хатыннарны балалары белән туган якларына кайтарып җибәрергә карар итә.
Фәхрикамал улы белән һәм Яңа Нугайдан дүрт балалы бер хатын бергә кайтырга булалар. Юлга акчаны бөтен дөнья белән җыялар. Кем күпме булдыра, шулай бирә. Башта Читага кадәр билет алалар, чөнки вокзалларда милиционерлар кизү тора һәм Читадан ары билет алучыларны, качучылар түгелме икән дип, кире озаталар.
Ә Читада Уфага кадәр билет алалар. Әмма юлга акчалары калмый. Уфага кайтып төшкәндә аякларында көчкә басып торалар. Ә бит әле авылга кайтасы бар. Лагерьдан киткәндә хатын-кызлар Фәхрикамалга бакыйлыкка күчкән балаларының киемнә­рен биргән була. Ул аларны Уфа елга портында сата һәм пароходка билет ала.
Ачлыктан хәлсезләнгән һәм күбенгән юлчыларны пароходтан носилкаларда чыгарып Актаныш районының Әҗәкүл пристаненда калдыралар. Бәхеткә, Фәхрикамалның бу авылда якын танышлары була. Алар ана белән улны кул арбасында алып кайтып, үлем тырнагыннан йолкып алалар.
Юл уңаеннан Фәхрикамал Актанышка Нурлыгаян янына керә һәм кызы Сәмәния белән очраша. Иске Нугайга алар өчәүләп кайтып төшәләр. Бәхеткә, сарайлары исән торган була, һәм алар шунда яши башлый.
Җәй буе Фәхрикамал колхозда эшли. Тик көзен кемдер элекке ялгызакның гаиләсе сөргеннән качкан, дип шикаять яза, һәм аларны янә ул чагында Иске Янъегеттә урнашкан авыл советына чакырталар. Шөкер, бу юлы барысы да җайлана, авыл советы рәисе Фәхрикамалны кайтарып җибәрә.
Газиз Габдрахмановка килгәндә, ул урман кисүдә намуслы эшли һәм хөрмәт казана. Берничә кеше, бер­ләшеп, үзләренә ныклы йортлар сала. 1932 елның көзендә ул авылга кайтып, гаиләсен үзе янына алып китә.
Тик шулай да, 64 яше тулгач, ул гаиләсе белән туган авылына кайта. Сыер сатып ала, шуны җигеп, урман ташый һәм яңа йорт сала. Башкалардан аерымрак яши. Балыкчылык һәм умартачылык белән шөгыльләнә. 1964 елда 86 яшендә вафат була һәм әйтеп калдырган сүзе буенча Бачкыйтау авылы зиратында күмелә.
Ә Сәмәния үсә, Иске Янъегет мәктәбендә укый. Бачкыйтау авылыннан Бөек Ватан сугышында катнашучы Камалетдин Минәҗевка кияүгә чыга. Минәҗевлар озын тату гомер кичерә, колхозда эшлиләр: Камалетдин бригадир була, Сәмәния төрле эшләргә йөри. Дүрт ул – Рәшит, Роберт, Габит һәм Фларитны үстерәләр.
Бүген Сәмәния дә, Камалетдин да юклар инде. Алар да Бачкыйтау авылы зиратында җирләнгән.
Бу тарихны миңа Роберт Минәҗев – Камалетдин белән Сәмәниянең икенче уллары сөйләде.
– Әти белән әни безне үзләре үрнәгендә эш сөючән һәм гадел итеп тәрбиялә­деләр, шуның өчен аларга мең рәхмәтлебез, – ди Роберт Камалетдин улы. – Шуңа да дүртебез дә тормышта үз урыныбызны таптык
Роберт Минәҗев үзе пенсиягә кадәр озак еллар Краснокама районы “Сельхозтехника” берләшмәсендә водитель булып эшли. Нефтекамада йорт сала, бабасы кебек, умартачылык белән шөгыльләнә.

Рим Әхмәтов.
Краснокама районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»