Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шагыйрь язмышы җиңел булмый

Шагыйрь язмышы җиңел булмый
25.12.2018 / Дөнья бу...

Шагыйрь язмышы җиңел булмыйОлы талант иясе Якуп Колмыйга да танылу авыр сынаулар аша килә.

Кышкы иртә. Өйдә җылы, тыныч. Мичтә каен утынының чарт-чорт килеп януы тынлыкны боза да мичнең ярымачык капкачы аша ялкын яктысы стенага төшә. Әни, плитә өстенә иелеп, иртәнгелеккә ашарга әзерли. Репродукторлардан акрын гына таныш җыр агыла. Аның сүзләре һәм көе йөрәккә үтеп керә. Алай гына да түгел, ул, сине кочаклап, үзенә тартып ала да күз күреме җитмәс еракларга алып китә. Сулыш алу акрыная, син үзеңне биек кыя башында кебек хис итәсең.


Язын кошлар кайта,
Гөлләр чәчәк ата,
Син балкыйсың,
Бәхет йолдызым.
Сине көн дә көтәм,
Килерсең бит, иркәм?
Бик сагындым
Сине, былбылым!

“Былбылым” җыры текстының авторы Якуп Колмыйны күп еллардан соң Матбугат йортында күрү бәхетенә ирештем. Үткән гасырның ахырына таба биредә искиткеч талантлы кешеләр эшли иде. Мөгаен, алар да, башка күп меңнәрчә кешеләр кебек, катлаулы булмаган, гади генә тормыш кичерә алган булыр иде. Әмма аларга Аллаһы Тәгалә билгеләгән юлдан тайпылырга нәрсә­дер комачаулагандыр.
Якуп Колмый (Якуп Хәйрулла улы Колмөхәм­мәтов) хәзерге Ишембай районының Канакай авылында 1918 елның 7 сентябрендә туган. Бу гүзәл табигать почмагы һәртөрле риваятьләргә, легендаларга да бай. Әти кеше кечкенә улына аларны мавыктыргыч итеп сөйли. Хәйрулла аганың оста сунарчы булуын авылларыннан еракларда да беләләр. Ләкин малайга әти мәхәббәте генә җитми шул. Дөньядан бик иртә киткән әнисен юксынуын шагыйрь соңрак “ятим бала чагымда миңа наз бик сирәк эләкте, барлык яктан искән җилләр дә миңа килеп кагыла торган булды”, дип язды. Мәрхүмә ана, кояш кебек, улының бөтен тормыш юлын яктырта, аны рухландыра, авыр минутларда ярдәмгә килә, соңгы сулышына кадәр аны озатып бара. Анага мәхәббәт темасы шагыйрьнең барлык иҗа­тын­да кызыл юл булып сузыла.
Үз авылларында башлангыч мәктәп тәмамлагач, Якуп Уфага белем алуын дәвам итәргә омтыла. Ул инде шигърият белән мавыга, берничә шигырь язган, башкорт шагыйрь­ләрен укып белә, алар белән очрашырга хыяллана. Яшьлек хыяллары аны башкалага дәшә.
“Калын такталар түшәл­гән агач күпердән сак кына атлап чыктым да, кая юл тотарга белмичә, текә яр башында тукталып калдым. Аста Агыйдел ургылып ага, безнең Сәләвек кебек тыныч түгел. Үзе киң дә икән, хәтта аргы ягы күренми сыман. Ә тау битенә тезелеп киткән купшы йортлар күзне чагылдыра, арырак мәчет манаралары ялтырый. Шулчак биек тау аша күкне иңләп, кыр казлары тезелешеп очканын шәйләп алдым. Әйтерсең лә алар авылым ягына юл тоткан сыман. Хыялый күңелем моңсула­нып китте, үзем эчтән генә кесәмдәге шигырь юлларын мыгырдыйм: “Сау булыгыз, кошлар!”
Берчак чайкалып кит­кән­дәй булдым, дерелдә­гән кулларым кесәгә тыгыла: анда башлангыч мәктәп тәмамлауны раслаучы таныклык ятамы? Табибтан алган язуны да, абыемның адресын да ашыгып учыма алып карыйм. “Хисмәт абыем комвузда укый бит, бәлки, берәр ФЗУ мәктә­бенә урнаштырыр... Өч көн буе җәяү килгәнгә күрә, буш кайтарып җибәрмәс әле”, дигән уйлар баштан чыкмый. Язучыларга да эчтән генә өмет баглыйм. “Әгәр берәр язучы агай очраса, кем булса да ярый — Даут Юлтый агаймы яисә Батыр Вәлид агаймы — шигырь дәфтәремне укыса, эх, шатланыр идем...”
Шулай дип язды шагыйрь күп еллардан соң үзенең истәлекләрендә.
Язучылар берлеге рәи­се Афзал Таһиров ярдәме белән Якуп Стәрлетамак педтехникумына укырга урнаштырыла. Шундагы әдәбият түгәрәгендә ул елларда ук күренекле шагыйрь булып киткән Кадыйр Даян белән таныша. Тиз үк дуслашып алалар. Аларның шигырьләренә башкорт композиторлары бик күп яхшы җырлар яза. Аз билгеле яшь ша­гыйрьнең республика матбугатында тәүге шигырь­ләре Кадыйр Даян фатыйхасы белән дөнья күрә.
Якуп Колмыйның “Адым” дигән тәүге ши­гырь­ләр җыентыгы Бөек Ватан сугышы алдыннан чыга. Автор бу вакытта Кызыл Армия сафында була. Сугыш башлана. Якуп Көнбатыш фронтта генерал Доватор корпусы составында сугыша. Фашистлар Мәскәүгә якынлаша. Кавалерия часте, дошманның оборона сызыгын өзеп, аның Мәс­кәүгә һөҗүмен тоткарларга тиеш була. Руза шәһәре янындагы алышта генерал­ның гомере өзелә, Якуп каты яралана. Госпиталь­дән соң аны полк замполиты итеп җибәрәләр.
Сугыш, коралдаш дуслар турында шагыйрь 1942 елда дөнья күргән “Фронтовик уйлары” дигән шигъри җыентыкта яза. “Генерал Доватор һәйкәле янында”, “Каен”, “Атака”, “Таныш булмаган кызга хат” ши­гырьләрендә сугышның үлемечле сулышы аерым-ачык сизелә, снарядлар ярылганы ишетелгәндәй була, башкорт авылыннан чыккан солдатның атка атланып, кулына кылыч тотып дошманга каршы ташланганын кинотасмадан күргәндәй буласың.
1944 елда Якуп Кол­мыйның “Миңа Сталин кушты” дигән өченче китабы чыга һәм аны СССР Язучылар берлегенә кабул итә­ләр.
Мәскәү янындагы каты алышлардагы батырлыгы өчен генерал аны истә­лекле корал — кылыч белән бүләкли. Аның күк­рәгендә, шулай ук, икенче дәрәҗә “Ватан сугышы” ордены, “Батырлык өчен” һәм башка медальләр балкый.
Сугыш тәмамлана, тыныч тормыш башлана, ярат­кан эшең белән шө­гыль­ләнү мөмкинлеге туа. Якуп Колмыйны 1946 елда комсомол өлкә комитеты Мәскәүгә ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы ике еллык Үзәк комсомол мәк­тәбенең матбугат бүлегенә укырга җибәрә. Аны тәмам­лап кайтканнан соң “Совет Башкортостаны” гәзитендә эшен дәвам итә, әледән-әле очерклары, лирик шигырьләре белән чыгыш ясый.
Әмма тормышта барысы да син теләгәнчә генә бармый шул. Яңа 1949 ел шагыйрьгә яңа авыр сынаулар китерә. Хисмәт абыйсын, “халык дошманы” дип, кулга алалар. Энесенә дә аңардан баш тартырга кушалар. Якуп бирешми, сынмый, якын кешесенә хыянәт итми. Аның өчен янә авыр еллар башлана. Эшкә алмыйлар, язганнарын беркайда басмыйлар. Читкә тибәрелгән кешегә әверелә.
Өч баланы ничек тә ашатырга, киендерергә кирәк бит. Хәләл җефете Фатыйма белән алар юк кына хезмәт хакына почтамтта көне-төне адреслар, бланклар тутыралар, теләсә нинди, хәтта иң авыр эшләргә дә ризалашалар.
Табигатьнең беркемгә дә буйсынмый да, аң­лашылмый да торган үз кануннары: һәркөн кояш чыга да байый. Шагыйрь­нең дә тормышы үз көенә тәгәри. Янында — тугры хатыны, балалар үсеп килә. Ул әледән-әле республика китап­ханәсенә барып утыра, анда укый, яза. Әдәби кичәләргә керсә, күзгә-башка чалынмаска тырышып, иң артта утыра. Ә беркөнне аңа игътибар итеп, шигырь укуын сорыйлар. Кичәне алып баручы, нәрсә эш­ләргә белмичә, югалып кала. Баязит Бикбай хәлдән чыгу әмәлен таба — бер­нәрсә дә булмагандай, каләм­дәшен трибунага шигырь укырга чакыра.
Шундый мизгелләр шагыйрь күңелендә киләчәккә өмет уята, төшенкелеккә бирелүдән саклый.
1953 елның 12 фев­ралендә Якуп Колмый “Кызыл таң” гәзитенең авыл хуҗалыгы бүлегенә әдәби хезмәткәр итеп эшкә алына. Бу коллективта биш ел ярым намус белән эшли, бу чорда бихисап очерклары, шигырьләре иҗат ителә. “Кызыл таң” архивында Якуп Колмыйның кулъязмалары да сакланган, башкортча укыган саф башкорт кешесенең татарча бернинди хатасыз язуы татарча укыган бүгенге татар егетләренә-кызларына да үрнәк булырлык.
Күренекле шагыйрь 1958 елның 12 июнендә Башкортстан радиоко­митетының әдәби тапшырулар редакциясенә күче­релә һәм анда ике дистә елдан артык эшли.
Аның шигырьләре башкорт һәм урыс телләрендә барлыгы 22 китапка тупланып чыккан. “Җырлап торган” дигәндәй бик күп әсәрләренә Заһир Исмә­гыйлев, Хөсәен Әхмәтов, Камил Рәхимов, Рәүф Мортазин, Шамил Ибра­һимов, Халик Заимов, Абрар Габдрахманов кебек күренекле композиторлар көй язды. Ул җырлар башкорт сәнгате хәзинәсен тулыландырды.
Мәкаләнең башында телгә алынган “Былбылым” җырының ничек һәм нинди шартларда иҗат ителгән­леге турында Якуп Хәйрул­ла улы истәлекләрендә болай дип язды:
“Берчак мине Заһир Исмәгыйлев Композиторлар берлеге коридорында очратты да, җитәкләп дигәндәй, үзенең кабинетына алып керде:
— Беләсеңме, кустым, — диде ул, күңелендәге җилкенгән тойгысын җиңә алмагандай. — Безгә саф мәхәббәт хисен чагылдырган, мәңгелеккә калырлык җыр язарга кирәк. Анда гомернең узуы да, сөй­гәнеңне юксыну да, тугрылык та чагылсын. Яшь чакта һәркем сөя, сөелә. Менә шул мәхәббәт ялкыны һич сүнми күңелне җылыта. Гомер буе сине озатып килә. Ә бу турыда кешене уйландырырлык җыр юк әлегә. Әйдә, язып карыйк...
Ике-өч көн буе берничә вариантта “Былбылым” дигән җырга охшаш шигырь яздым, барысын да Заһир Гариф улына күр­сәтергә батырчылык иттем. “Былбыл” сүзен укыгач та ул:
— Бездә бу сүз бармы соң? — дип сорады, шик­ләнгәндәй.
— Сандугачның икенче атамасы былбыл инде, — дидем мин. — Татар халкының да “Ай былбылым, вай былбылым” дигән сүзе бар бит.
— Анысын беләм, — дип, сайлап алган шигырен тагын бер тапкыр укып чыкты. — Менә монысы миңа ошый, мин әйткәнчә булган.
Җырның халык күңелен тибрәтерлек җылы тойгыга, моңга бай булуы күп­ләрне сөендерде. Һәм “Былбылым” җыры әле дә халык күңелен юата”.
“Җирдә эзең калсын җыр сыман” дип яза Якуп Колмый бер шигырендә. “Гомер кыска, син аны бизәп өлгерергә тиешсең” дип тә мөрәҗәгать итә килер буыннарга.
1994 елның 11 октяб­рендә вафат булган яугир шагыйрь һәм журналист­ның аккош җыры булып “Китап” нәшриятында 1996 елда “Хәтер хәзинәсе” җы­ентыгы басылып чыкты. Аннан соңгы елларда шунда ук “Син генәсең, бер генәсең”, “Җырларымда — туган як”, “Әдипләр хакында хатирәләр”, “Шагыйрь көн­дәлекләре” дөнья күр­де.
Әтиләре васыятенә тугры калып, уллары Марат белән Булат, кызлары Зәйтүнә аның исеменә тап төшермәделәр һәм төшер­миләр. Әтисенең җыр-моңга булган мәхәббәтен дәвам итеп, Зәйтүнә ханым балаларны фортепианода уйнау серләренә өйрәтә. Шагыйрьнең оныклары Айгөл белән Айсылуның да музыкаль сәләте турында республика гәзитләре даими язып тора.

Рәзилә Акбулатова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»