Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Могҗиза бар ул!

Могҗиза бар ул!
28.12.2018 / Дөнья бу...

Могҗиза бар ул!Сихри кичтә аңа балалар гына түгел, өлкәннәр дә ышана.

Кызлар бу юлы Яңа елны тулай торакта каршыларга булды. Соңгы курс, киләсе елга кайсы кайда булыр һәм кайда очрашырлар әле... Филология факультетында укучы кызларның төркемендә бер генә егет, ул да бәйрәмдә туган якларына юл алды. Төркемнәрендә кияүгә чыкканнар да бар инде, чыгарга тору алдындагылар да. Ә менә әлеге кызларның ничектер бу Яңа елны каршылаганда егетләре юк. Кайсыдыр йөргән егете белән араларын өзгән, кайсыдыр әле сөйгәнен очратмаган... Шуңа бәйрәм өстәле янында җыелышкан кызларның күзләрендә бераз сагыш чаткылары да чагылып китә. Шулай да бу яхшы укучы, тырыш, уңган кызлар сер бирми, елмаеп көлеп, шаярышып Яңа елны көткән була. Каршылагач, бергәләп урамда йөреп керергә дә исәпләре бар әле.


— Кызлар, әйдәгез, маҗара­лар турында сөйләшәбез! Яңа елда кем белән нинди тылсымлы вакыйгалар булды? — диде Зә­рия.
— Син һаман тылсымга ыша-на­сыңмы әле? — дип көлемсе­рәде Сания. — Чыршы төбеннән бүләк тә көтәсеңдер әле...
— Ышанам да шул! Ә сез ышанмасагыз, тыңлагыз: бу хәл беренче курсны тәмамлагач булды. Беләсез, Галиянең апалары Уфада тора. Ул вакытта Галия кияү­гә чыкмаган иде әле, апалары аңа фатир ачкычын калдырып, икенче шәһәргә кунакка киткәннәр. Без, шатланышып, Яңа елны аулакта каршыларга булдык. Билгеләнгән вакытка шунда очрашырга сөйләштек. Мин 31 декабрьдә төш үткәч, киендем, ясандым, бүләкләремне алдым да шунда юнәлдем. Бәй­рәм алды, ярыйсы гына бөке-ләрдә утырырга туры килде. Мин килеп җиткәндә Яңа елга инде берничә сәгать кенә калган иде. Ашыгып менеп, фатир төймәсенә басам. Ачучы юк. Шулай бераз басып торгач, Галиягә шалтыратам. Баксаң, алар егете белән бөкедә утыра икән. Ерактагы сәүдә үзәгенә барган булганнар. Бирегә килергә тиешле башкаларга да шалтыраттым, алар белән дә шул ук хәл. Шәһәр, әйтерсең, Яңа ел алдыннан тоташ бөкегә әйләнгән... Ярый әле тышта артык суык түгел. Көтәм. Утырыр урын юк. Ярты сәгатьләп вакыт үтте. Миңа инде барыбер, кар өеме өстенә утырдым. Кер­фекләр дә дымлана башлады. Борынны тарткалыйм. Башка фатирларда җем-җем иткән утларга карыйм. Кешеләр өстәлгә салатлар тезәдер, җылыдыр аларга, рәхәттер... Шунда Кыш бабай киемендә янымнан үтеп баручы берәү: “Нәрсә, чибәркәй, боек-тың? Менә, мандарин аша, ләкин ул гади түгел, тылсымлы! Теләк телә...” дип көлеп, миңа җимеш бирде дә китеп барды. Мандаринны чистартырга тотындым. “Тизрәк килеп җитсеннәр иде инде дусларым”, — дип манда­рин бүлемнәрен кабам. Кинәт миңа исем белән эндәшүгә сискә-неп китеп, башымны күтәрдем. Дусларым басып тора! Ничектер бөке­ләр тиз генә таралган да алар барысы берьюлы бирегә килеп җиткән. Шаккаттым! Кыш бабай бит чын булган! Их, шундый мөмкинлек булганда теләкне нәрсәгә әрәм иттем, дип уйлап та куйдым.
Зәрияне тыңлаган кызлар көлеп җибәрде.
— Ярый инде, мин дә бер бул­ган хәл турында сөйлим, — диде Ками­лә. — Беренче сыйныфта укыганда миңа бер малай Кыш бабайның юклыгы хакында шулкадәр ышандырып сөйләде, мәктәптән мин елап кайттым. Бердәнбер кызларын әти-әнием шулкадәр кызганды, мине кире ышандырырга теләп, үзләре дә минем белән бергәләп Кыш бабайга хат язарга утырды. Шуннан бер-беребезгә ниләр сораганны әйтештек. Мин, әлбәттә, зур курчак, әни — кер юа торган автомат-машина, әти икенче бәби сораган булып чыкты. Әти белән әни өлкәннәрнең теләген Кыш бабай Яңа ел кичен­дә үк түгел, ә ел дәвамында үти, дип кисәтеп куйды. Әлбәттә, мин чыршы төбендә үзем теләгән курчакны таптым. Менә әниләр-нең теләге үтәлгәнен көтә башладым. Язлар үтте, җәйгә кердек... Көзгә әнинең бәби көтүе ачыкланмасынмы! Аның декрет акчаларына өр-яңа заманча кер юу машинасы алдылар. Мин үскәчрәк, әни сөйләде: “Без сине кызганып, аптыраудан гына язган идек ул хатларны. Бәйрәм үткәч, безнең ни теләгәнне онытырсың, дип уйладык. Чөнки кер юу машиналары чыккан гына вакыт, алар бик кыйммәт һәм безнең аны алырга мөмкинлек юк иде. Сәламәтле­гемдә тайпылышлар булу сә-бәпле, башкача балам да булмаска тиеш иде. Авырга калуым чынлап та могҗиза булды! Хәтта әтиең дә Кыш бабай барлыгына ышанып куйды!”
— Мда... — дип сузды Сания. — Ә мин әни белән генә үстем. Бер елны без әни белән Яңа ел каршылар алдыннан урамда йөреп керергә булдык. Саф һава сулап кергәч, шаккаттык: минем бүлмә­дәге тәрәзә шар ачык, ә тәрәзә төбендә бер янчык ята. Ачып карасак, анда мин теләгән уенчык! Әни дә чынлап гаҗәп­ләнгән кыяфәт чыгарды, йөзе дә агарып китте хәтта. Үскәч тә әллә күпме сорадым, барыбер үз сүзендә торды, бүләкне миңа ул алганын әйтмәде. Ә хәзер... Сезнең сөйлә­гәннәрне ишеткәч, уйлап куям... Бәлки чынлап та Кыш бабай бардыр?
— Бардыр, бардыр! — диеште кызлар, шатланышып. Һәммәсе­нең кәефе күтәрелеп китте.
Шунда берсе сәгать уникене сукканда теләк теләп язу язарга һәм сәгать сугып беткәнче аны яндырырга тәкъдим итте. Кызлар эшкә кереште. Бу минутта аларның һәрберсе могҗизага ышана иде...

Ләйсән Якупова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»