Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Бию — минем язмышым”

“Бию — минем язмышым”
08.01.2019 / Дөнья бу...

“Бию — минем язмышым”Октябрьский шәһәрендә өченче буын халык университетында күнегүләр алып баручы Земфира Нигъмәтуллина шулай ди.

Мөгаллимә укучыларына бию дәресе бирә. Хикмәт шунда ки, шәкертләребез мәктәп яшендә түгел. Шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяның ачысын-төчесен татыган, хаклы ялдагы хатын-кызлар. Җитез, тигез хәрәкәтләренә күз иярми, елмаюдан нур сирпелгән йөзләре, шаян очкыннар “биешкән” күз карашлары ирексездән соклану уята. Бәлки, илаһи бию үзе үк яшәртәдер аларны. Белгечләр фикеренчә, әлеге сәнгать төре аша адәм баласы һәрьяклап үсеш ала, камилләшә бара. Тышкы кыяфәткә генә түгел, эчке халәткә дә кагыла бу.


Икътисад колледжы каршында эшләп килүче өченче буын халык университетының бию төркемендә шөгыльләнүчеләр моның белән тулысынча килешә. “Яңадан тугандай буласың. Бөтен хәсрәтле уйлар, четерекле проблемалар әллә кай тарафларга “оча”. Яшерен-батырын түгел, тәүге мәлләр­дә бер-беребездән кыенсына, ояла идек. Инде хәзер якын ахирәт­ләргә әверелдек. Җитәкчебезгә мең рәхмәтлебез!” — ди алар.
Бию дәресләрен алып баручы белән якыннанрак танышыйк. Земфира Нигъмәтуллина чыгышы белән Туймазы районының Чокадытамак авылыннан. Әти-әнисе – укытучылар. Тәлига апа инде мәрхүмә.
“Әтием исән, 92 яшендә. Бөек Ватан сугышында, Берлинны штурмлауда катнашкан яугир. Әле дә сер бирми, — дип елмая Земфира. — Кечкенәдән җыр-биюгә әвәс идем. Роза апама да ияргән­мендер. Гомумән, гаиләбез белән җыр-моңга гашыйкбыз. Район күләмендә бәйгеләрдә катнашып, алдынгы урыннар яулый идек”.
Укуын тәмамлагач, язмышын сәхнә белән бәйләргә бик тә тели кыз. Тик тормышның үз кануннары. Пешекче-кондитер һөнәренә ия булып, Октябрьскийдагы “Башкирия” ресторанында эшли ул. Аннары Түбән Варта шәһәренә юллана.
— Бераз акча юнәткәч, кояшлы Адлерга барып төпләнергә иде исәп, – ди ул. — Чынында исә байтак гомерем Түбән Варта белән бәйле булып чыкты. “Черногорнефть” оешмасында озак еллар машинист булып эшләдем, хаклы ялга шуннан чыктым. Гомерлек тормыш юлдашым Ирекне дә шул кырыс, салкын төбәктә очратырга насыйп булды. Артур, Альмир исемле ике ул үстердек.
Уңышлы эшләгән Земфира Фәйзрахман кызына “Хезмәт ветераны” таныклыгын Русия энергетика министры Александр Новак шәхсән үзе тапшыра. Якташыбыз җәмәгать тормы­шының нәкъ үзәгендә “кайный”. Спорт чараларында катнаша. Һәм, әлбәттә инде, бию-җырдан аерылмый. Төрле бәйгеләрдә, фес­тивальләрдә уңыш яулый. Төрле, шул исәптән испан, Латин Америкасы, көнчыгыш биюләре белән үзаллы шөгыльләнеп кенә калмый, чын мәгънәсендә сәхнә күркенә, “йолдызына” әверелә Земфира. Нәкъ балачагында хыялланганча.
— Кайда гына биесәм дә, төрле яшьтәге хатын-кызлар, ир-егетләр яныма килеп сорый: “Сез бию дәресләре бирәсезме, язылырга буламы?” Кемгәдер бию сабаклары укыту уема да кереп чыкмады, югыйсә.
Чын иҗатчыны тәү караштан таныйлар.
Бу чибәрнең тормышы ал да гөл булган икән, дип уйлый күрмәгез тагын. Җитди сынау-имтиханнар читләтеп узмый бию остасын.
— Егерме дүрт яшемдә юл фаҗигасенә тарыдым. Машинабыз авариягә эләкте. Бер мәлгә бөтен тормышым күз алдымнан үтте. Аннары аңымны югалтканмын. Умыртка сөяге зарарланган булып чыкты... Хастаханәләргә, табибларга йөрүнең әллә ни файдасы тимәде. Бүтән дәвалау ысул-алымнарын эзләргә керештем. Бәхетемә, танылган галим, белгеч Мирзакәрим Норбеков шәкертләре җитәкләгән төркем күнегүләргә чакырды. Шунда тормышым 180 градуска әйләнгәндәй тоелды! Уй-фикер, сүз кебек тылсымның гаҗәеп көчкә ия булуын шунда аңладым. Ышанасызмы-юкмы, Норбеков ысулы ярдәмендә теземдәге яра эзен бетерүгә ирештем. Уй көче белән! Адәм баласы үзенең нәрсәгә сәләтле икәнлеген белми бит ул...
Земфира ярты юлда тынычланып калмый, арытаба тәҗрибә-гыйлем туплавын дәвам итә. Башкаларга да ярдәм итә, белгәннәре белән ихлас-юмарт уртаклаша.
— Кешеләрне ничек бар, шулай кабул итәм, – ди биюче ханым. – Себер бу җәһәттән күп нәрсәгә өйрәтте. Егермедән артык милләт халкы яши бит анда! Чын дуслык, тугрылык, үзара ярдәмләшү, шәф­кать­лелек кебек төшенчәләр буш сүз түгел. Гомеремнең иң матур еллары, якты истәлекләрем, кичереш­ләрем ул як белән бәйле...
Узган елда Нигъмәтуллиннар гаиләсе туган якка кайтып төпләнгән. Авылда йорт салып кергәннәр.
Аңлашыла ки, Земфира кебек тынгысыз җаннар гадәти, көндәлек тормыш белән чикләнми. Очар коштай талпына, ерак офыкларга ашкына ич күңел дигәнең. Сәләт иясен яңа шөгыль-мавыгулар үзе эзләп таба кебек. Әңгәмәдәшем мисалында да чагыла бу. Өлкән­нәр өчен дәвалау физкультурасы, бию төркем-нәрен җитәкләргә тәкъдим итәләр аңа. Тәүдә икеләнеп кала ханым. Аннары тәвәккәлли. Баштарак бер-берсенә сагаебрак караган ханым-әфәнделәр тиз үк дәрес рәвешенә ияләшеп китә. Күнегүләрне көтеп алалар. Нәти­җәләр – куандырырлык.
— Безнең төркемнәрдә шөгыльләнүчеләр күзгә күренеп ыспайланып, чибәрләнеп китә, — ди җитәкче. — Гәүдә-йөрешләренә кадәр үзгәрә. Гүзәл затларга аеруча хас бу. Хәрәкәтләре салмаклана, мөгамәләләре йомшара, килеш-килбәтләрендә нәзакәтлелек, назлылык, пөхтәлек пәйда була. Иң әһәмият­лесе — үз-үзләренә ышаныч арта. Начар биюче, гомумән, булмый. Һәркемнең фә­кать үз биюе. Җаны-тәне, күңеле-йөрәге ничек куша, шул рәвешле хәрәкәт итә. Шуның өчен дә сәнгать, иҗат бит ул.
Теләктәшләр, дуслар булу — чын-чынлап тормыш бүләге. Биюгә йөрүче хатын-кызларның теләге шул — үзегезне яратыгыз, ихтирам итегез, эчке дөньягызга йомылмагыз, аралашыгыз, күңелгә яткан шөгыль табыгыз. Сез моңа, һичшиксез, лаеклы.

Сәлия Гарифуллина.
Октябрьский шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җилдәй җитез чаптарлар
Сегодня, 10:33 :: Спорт
Җилдәй җитез чаптарлар
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Сегодня, 09:51 :: Ватанпәрвәрлек
Уфада Шәехзадә Бабичка һәйкәл куелачак
Митхун Чакраборти, яшә!
Сегодня, 09:49 :: Мәдәният һәм сәнгать
Митхун Чакраборти, яшә!
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче
Сегодня, 09:29 :: Мәдәният һәм сәнгать
Наталя Орейро Русиягә яшәргә килмәкче




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»