Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сагышлар саргайтадыр...

Сагышлар саргайтадыр...
10.01.2019 / Дөнья бу...

Сагышлар  саргайтадыр...Сөйгән ярың белән кавышып, бергә гомер итү насыйп булмаса да, ул гомерлеккә күңелеңдә кала икән.

Минем “Кызыл таң” гәзитенә һәм “Тулпар” журналына язышуымны кемнәндер ишетеп, бер ханым туктатты: “Йөрәгемне ничә еллар буе телгәләп торган язмыш турында сөйлисем килә. Кешеләр өчен гыйбрәт булыр иде. Бәлки, уйланырлар, андый хәлдән ничек булса да чыгарга тырышырлар. Үзләренең дә, якыннарының да сәламәтлеген какшатмаслар, тыныч­лыкларын җуймаслар иде”, – дип башлады ул сүзен.


Иремнең якын туганы Нәфис абый турында булыр сүз. Алар – гаиләдә дүрт малай да – барлык эшне хатын-кызныкына, ир-атныкына бүлмичә, җиренә җиткереп эшләргә өйрәнеп үсә. Ата-аналары аларга бик яхшы тәрбия биргән. Шуңа барысы да яшьтән үк туган-тумачага, әти-әнигә зур хөрмәт белән карый торган булалар.  
Нәфис абый 1953 елгы, төпчек малай. Абыйлары читкә китеп төпләнгәч, ул авылда әти-әнисен карап кала. Шоферлар әзерләү курсын гына бетерә дә, ал-ял белми колхозда эшли. Кызлар карамаслык булмаса да, үз дигәне, күз төшергәне авыл тирәсендә очрамый.
Бер җәйне күршеләре Зөл­хәбирә апага бик ерак бер районда яшәүче сеңлесенең кызы Зинира килеп төшә. Чибәр генә үзе, ут күзле. Күршедә генә өйләнмәгән егет барлыгын белгәч, йомыш табып, Нәфис­ләргә килеп керә. Ике яшь күңел бер-берсен бик ошаталар. Очрашулар-кавышулар китә. Озакламый алар Нәфиснең өендә яши дә башлый. Никах та укытып куялар. Ләкин берничә көн үтү белән Зинираның аңа кияүгә чыкканчы ук авырга узган булуын ишеттерәләр. Нәфис бу турыда аның үзеннән сораша башлагач, үпкәләп, хатын каядыр читкә чыгып китә. Ирләр белән типтерә. Соңыннан үле бала табуы турындагы хәбәр авылга кайтып җитә. Чөнки хатын яшәгән авылда Нәфиснең бертуган абыйсы да гомер иткән була.
Нәфис абый берничә ай Зинираны бер күрергә зар-интизар булып яшәде. Ничек кирәк алай, кешеләр аша эзләп табып, аны авылга кире кайтара алды. Әйбәт кенә гомер итә башладылар. Каенанасы белән дә тату гына яшәде Зинира. Бер-бер артлы кыз һәм малай тапты. Ул балаларны ничек ярат­каннарын сөйләп-аңлатып бетерерлек түгел. Кызларын бигрәк кадерләде алар. Курчак кебек киендереп йөрттеләр! Шәфкать туташы белгечлегенә ия булган Зинира, монда һөнәре буенча эш таба алмагач, мәктәпкә вожатый булып урнашты.
Ә Нәфис абыйны күрсәгез! Аның түбәсе күккә тиде. Дөньяда аңардан да бәхетле кеше юк иде бугай ул чорда. Эшенә дә чаба, йортында да җимертеп эшләргә көче җитә. Тормыш җитеш, барысы да бар. Зинирасын уч төбендә генә йөртми үзе. Ләкин бәхет ди­гәннәре биш-алты ел эчендә бөтенләй юкка чыкты. Зинира җиңгәбез, ике баласын ияртеп, үз ягына юл алды. Ни өченме? Беркем белми. Ләкин кире кайтмаслык итеп, законлы рәвештә аерылышып кайтып китте. Шуннан соң юк булды.
Нәфис абый бераз каңгырып йөрде дә, элеккегә караганда да чәмләнебрәк, башы белән эшкә чумды. Улының язмышы өчен хафаланган әнисе түшәк өстенә ауды. Абыебыз аны бәби баккан сыман карады. Хәтта күп кенә хатын-кызлар да алай булдыра алмый торгандыр. Без, туганнар, хәл белешер өчен өйләренә кергән саен шаклар ката идек. Йорт-җире җыештырылган, барлык нәрсәсе үз урынында, бакчасы – гөл кебек. Читтәге абыйлары да кайткалады.
Барыбыз да Нәфисне өй­ләндерергә тырыштык. Димлә­мәгән  ялгыз  укытучы, таби­бәләр – беркем дә калмады. “Беркем белән дә тормыйм!” – дип кырт кисте абзыебыз. Нихәл итәсең? Оныта алмагандыр инде... 
Җир йөзендә һәркемнең үзенә генә язган кешесе – яры була, диләр. Нәфис абый әнә шул бер сайлаган ярына гомере буе тугры калды. Зинирасы гына шуны аңламадымы, әллә алай дип санамадымы – без бу хакта, ничек кенә белергә тырышсак та, ачыклый алмадык. Сер сандыгын ачарга яратмый иде шул ул. Кайчакта югалып торгалаганы да ишетелде абыйның, ләкин балаларын күрергә бара алгандырмы, анысын да белә алмадык. Алиментын ай саен төгәл итеп түләп барды. Хәер, моннан башка да барлык тапкан акчасы балалары тарафына оча торды. Алар үзләре дә, әниләреннән дә шалтыраттырып, еш кына әтиләрен “талый” иде. 
Ә Зинирасы бер күренгән икән бит әле авылда. Үзе генә, балаларыннан башка. Апасы­ның бәрәңге бакчасында көн­озын эшләгәндәй итте. Абые­бызның йөрәген яндырырга кайткандыр, дидек. Сөйлә­шергә, аралашырга гына теләмәде.
Сөйгәнен шул күрүеннән соң Нәфис абый бөтенләй түзем­леген җуйды. Ул әллә нәрсә эшләде... Бер ноктага текәлә дә утыра. Өстәвенә, бу чорда колхозлар таралды. Я бер фермерга барып эшләп карады ул, я икенчесенә. Ләкин мондый эшкә күнекмәгәнлектән, күпләр күңел тынычлыгын югалтты, киләчәккә өметен өзде. Нәфис абый белән дә шулай булгандыр. Абыйлары үзләре яшәгән шәһәрләренә алып китеп, табибларга да күрсәтеп карады аны. Анык кына диагноз куючы табылмады. Күрәсең, озак еллар кичергән халәте нерв сис­темасын ару гына какшаткандыр.
Авыруы турында ишеткәч, кызы кияве белән кайтып урады. Ләкин Нәфис абыебызның моңа сөенерлек хәле дә, көче дә калмаган иде инде. Үтенеп-үтенеп, кызын әтиләрен алып китәргә өндәдек. “Безгә нигә кирәк соң ул?” – дигән җавапны  ярый әле ата кеше ишетмәде, белмәде. Туганнары гына өенә чиратлап барып йөрде. Әнисе бу чакта гүр иясе булган иде инде.
Бер иртәдә барып керсә­ләр... Нәфиснең гәүдәсе матчасында асылынып тора, ди.  Бахыр, шунда гына тән һәм җан газапларыннан  котылды ул. Балаларына, Зинирасына телеграмма җибәрдек, берсе дә җирләргә кайтмады. Аңа бу дөньяны ташлап киткәндә 57 яшь кенә иде... Эшчән, аракыны авызына да алмаган ир кеше ник шундый хәлгә тарыды, дип, бөтен авыл аптырады. Аны һәрчак кызганып  йөргән туганнан-туган абыйсы, озак та тормыйча инфаркт кичереп, бакыйлыкка күчте. Яраткан ирен­нән башка бер генә көнен дә күз алдына китермәгән Оркыя җиңгәбез үзенә кул салды. Аның кызы бер айдан бәби алып кайтты. Әти-әнисе беренче онык туу шатлыгын да татый алмады...
* * *
Әңгәмәдәшемне  туганнары­ның язмышы чынлап та озак еллар борчып торганын аңла­дым. Ул боларны әрнеп, бер тында сөйләп бирде.  Кызганыч, тормышта бит еш кына шулай: якыннарың өчен ничек кенә җан атсаң да, тырышсаң да, аларга ярдәм итә ал­мый­сың. Адәм баласы үз язмышын кайчак үзе дә үзгәртә алмый. Гомерлек сайланган ярлар да, күңелдә генә булса да, мәңгегә синең белән кала...

Әлфия ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА.





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Террорчы... Башкортстаннан?
Сегодня, 20:40 :: Яңалыклар
Террорчы... Башкортстаннан?
Исерек һәм гаять куркыныч
Сегодня, 20:04 :: Җәмгыять
Исерек һәм гаять куркыныч
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
Сегодня, 19:59 :: Икътисад
Рәлиф Сафин Башкортстанга кайта
“Җир сүзе”  Халыкара кинофорумында катнаш!
Сегодня, 19:56 :: Мәдәният һәм сәнгать
“Җир сүзе” Халыкара кинофорумында катнаш!
18 бала тимрәү йоктырган
Сегодня, 19:48 :: Сәламәтлек саклау
18 бала тимрәү йоктырган
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Сегодня, 19:31 :: Мәдәният һәм сәнгать
Андрей Губинны бөтен Уфа сатучылары белә
Селтеле су ярдәм итәрме?
Сегодня, 18:40 :: Яңалыклар
Селтеле су ярдәм итәрме?




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»