Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дуңгызлар... сыра ярата

Дуңгызлар... сыра ярата
11.01.2019 / Дөнья бу...

Дуңгызлар...  сыра яратаӘмма тәмәке тартучыларны алар бөтенләй өнәми.

Берәү кунактан кайтып килә икән. Белгән-белмәгән җыр сүзләрен авыл көенә салып, рәхәтләнеп җырлый икән үзе. “Нихәл, күрше, кайдан болай күңел ачып кайтып киләсең?” — дип сәлам биргән аңа күршесе. Борынына кадәр төшеп, танау очына эләгеп торган бүреген бераз күтәреп куйгач, “урам җырчысы” аңа: “Әй, кордаш, кунактан кайтып киләм әле, рәхәтләнеп ашап-эчеп, сугышып кайтып киләм”, — дип җавап биргән. Хәзер мондый күренешләр авылда бик сирәк. Әллә халык “культурный” итеп эчәргә өйрәнде, әллә аракының көче бетте. Шулай да халыкта дуңгыз кебек эчкәнсең, дуңгыз хәленә төшкәнсең дигән сүзләр сакланып калган. Әйткәндәй, кемнең исерек дуңгыз күргәне булды? Ай-һай, диярсез, “каты борыннар”ны аракы белән сыйларга түгел, ашатырларына җиткерү дә проблема. Ә менә Украинаның Львов өлкәсендә дуңгызларны чыннан да сыра эчертеп симертә башлаганнар.


Әлегә бу ферма тәҗрибәсе илнең башка төбәкләрендә таралып өлгермәгән. Ферманың хуҗасы — ресторан һәм сыра кайнату заводы җитәкчесе. Биредәге дуңгызларны симер­түдә сыра җитештерү калдыклары кулланыла. Фермерлар дуңгызларның әлеге икенчел чималны бик яратып ашавы турында сөйли. Сыра чүбен ашап симергән терлек ите бик йомшак һәм тәмле, дип бәя бирә ресторан кунаклары.
Шулай да итнең тәменә бары тик сыра диетасы гына яхшы йогынты ясый, дип уйларга ярамый. Бу фермада, нигездә, дуңгызларны ачык саф һавада үстерүгә өстенлек бирелә. Аларны асрау өчен шактый зур җир мәйданы бирелгән. Ул берничә көтүлеккә бүленгән. Алар бер көтүлектә яшел ризык тәмам беткәч кенә икенчесенә күчерелә. Шул рәвешле, актив моцион ярдәмендә алар мускул массасын үстерә. Әлбәттә, аларның хәрәкәтләнүен чиклә­гәндә, авырлыклары май катламы үсү исәбенә генә артыр иде.
Үзенчәлекле фермада эш­ләүчеләргә дә таләп катгый куел­ган. Дуңгызлар янында сүгенергә яки начар сүз әйтеп, тавышны күтәрергә дә ярамый. Тәмәке тартучылар да биредә эшли алмый.
Фермерлар эш режимында күрсәтелгән вакытта дуңгыз­ларга классик музыка тыңлата. Имеш тә мондый “концерт”лар каты борыннарга азыкны яхшырак үзләштерергә һәм массаны арттырырга булышлык итә икән. Хәер, бәлки, монысы зур яңа­лык түгелдер. Башкорт­станның аерым хуҗалык­ларында, мәсә­лән, сөтчелек фермаларында терлекләргә югары сәнгать биеклегенә ия көйләрне, бигрәк тә Моцарт, Бетховен, Чайковский әсәрләрен тыңлатуны моннан байтак еллар элек үк куллана башлаганнар иде. Бел­гечләр дә симфония тыңлап ас­ралган сыерларның тынычрак холыклы булуын һәм азыкны иркен ашап, сөтне гадәт­тәгедән күбрәк бирүен фәнни нигезләгән иде.
Украинадагы дуңгызларның сыра белән сыйлануын да, бәлки, зур ачыш дип кабул итәргә кирәкмидер. Дуңгызчы­лыкка махсуслашкан фермерлар дуң­гызлар балалаганнан соң, “котырып киткән” очракта, сыра “терапия”сен еш куллана. Үрчемнән котылган ана дуң­гызларны тынычландыру өчен аңа берничә көн дәва­мында сыра эчерәләр. Ул да җан иясе бит. Сыра градусы башына “менгәч”, көйсезләнүе бетә, үз балаларына игътибарлырак була башлый. Әмма икенче куркыныч та бар. Артыграк сыйланган дуңгызлар арасында да үз-үзен контрольдә тота алмаганы, икенчеләренә бәйләнеп көч күрсәткәне булгалый икән. Ә менә дуңгызны исертеп, тәмам аяктан егу өчен күпме спиртлы эчемлек таләп ителүе турында мәгълүматлар юк. Хәер, дуңгызны мондый хәлгә төшерүнең кемгә кирәге бар соң?
Галимнәр сыраның дуңгыз­ларның артымын үстерүдә роле зур булуын раслый. Әмма аларны симертү өчен фәкать сыра эчерергә кирәк дип уйларга ярамый. Каты борыннарның азыгына билгеле бер күләмдә әчетке салу да җитә. Алар үзенчәлекле тәм бирә. Мондый катнашма дуңгызларның аппетитын үс­терә һәм күзәнәкләрдәге про­теинның 95 процентка кадәр үзләш­терелүенә булышлык итә.
Менә шулай, кайбердә табигать үзе дә могҗиза тудыра. Бу очракта ничек инде дуңгыз­ларның кешеләр белән охшашлыгы юк дип әйтәсең?

Олег Төхвәтуллин.
(Фото Интернет челтәреннән алынды).





Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Авыл мәктәпләрен ябалар
Сегодня, 11:48 :: Мәгариф
Авыл мәктәпләрен ябалар
Без монда да яхшырак булдырабыз
Сегодня, 11:10 :: Икътисад
Без монда да яхшырак булдырабыз
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Сегодня, 10:58 :: Сәламәтлек саклау
Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!
Тауда туңып үлгән
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Тауда туңып үлгән
Югыйсә, азганнар иде....
Сегодня, 10:42 :: Социаль өлкә
Югыйсә, азганнар иде....




Новости русской версии сайта

Яңа номер

8 (25312) от 22 января 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»