Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Дуңгыз булсаң да чучка булма!

Дуңгыз булсаң да чучка булма!
15.01.2019 / Дөнья бу...

Дуңгыз булсаң да чучка булма!Бәйрәмнән соң күпләргә көзгедән ел хуҗасы карап тора сыман.

Яңа ел бәйрәмнәрендә нинди генә мәзәк, гыйбрәтле хәлләр булмый. Күптән түгел Күгәрчен районының Морак авылында яшәүче 30 яшьлек ир-егетнең үз авызында петарда шартлатканын хәбәр иткән идек. Монысы, әлбәттә, юләрлек. Яңа ел белән бәйле кызык хәлләр дә җитәрдек.


Совет заманындагы аракы кытлыгы елларында булган бу хәл. Себердә Яңа ел уздырырга җыенучы бер егет, Башкортстанның Стәрле­тамак шәһәрендә аракының ирекле күләмдә сатылуын ишеткәч, самолетта Уфага очкан. Билет хакы ул елларда 25 сум тирәсе булган. “Сибиряк”­лар өчен пүчтәк акча бул­гандыр инде.
Стәрлегә барып, ике тартма аракы алган. Һәр тартмага 20 шешә сыюын исәпкә алганда, кырык ярты сатып алган. Ләкин моны бу йөге белән самолетка уздырмаганнар. Шуннан бу очучыларның үзләренә мөрәҗәгать иткән. Ике очучы һәрберсенә икешәр шешә аракы исәбенә очкычка алачакларын әйткән­нәр. Кая барсын сибиряк, шатланып риза булган. Шулай итеп, аракы юк чорда бу кеше рәхәтләнеп 36 шешә алып кайткан...
Эчкечелеккә бәйле икенче вакыйга. Гыйнвар­ның озын ялларында бәй­рәм итә-итә рәте киткән берәүгә ашыгыч ярдәм машинасы чакыралар. Ава-түнә яшь кенә табиб килеп керә. Шкаф артына нәни йомышын башкарганнан соң, авыру яткан диванга магнезий кадап, әдәпле генә саубуллашып чыгып китә. Шундагылар һушына килгәнче табиб юк була. Өйдәгеләр шаркылдап көлеп җибәрә, бу хәлләрне күреп торган авыруның кәефе күтәрелеп китә, йөрәк авыртуы басыла...
Монысы Яңа ел төнендә Ырынбурда булган вакыйга. Моргта патологоанатом медбрат белән кизү торган. Әлбәттә, 12не суккач, болар да “эшкә керешкән”. Спирт җитәрлек, кабымлык бар, кичә кизү торганнар чыршы да куеп калдырган. Төнге 2дән соң 60 яшьләр тирәсендәге “бомж”га охшаш мәет китерәләр. Болар, аны тикшерүне ир­тәнгелеккә калдырырга булып, бәйрәмне дәвам итә.
Күпмедер вакыттан соң ишек каккан кебек була, баксаң, суыткыч эчендәге бомж терелгән икән! Аңа спирт белән “реанимация” ясап, чыгарып җибәрәләр...
Ирле-хатынлы берәүләр Яңа елны каршыларга туганнарына барырга җыен­ган. Ир, киенеп, ишек төбенә барып баскан. Бераздан хатыны килеп, ишек төбендәге капчыкларның кая булуын сораган.
– Сине көткән арада ул чүпләрне чыгарып түктем, – ди ир.
– Ничек?! Анда кунакка алып барырга сатып алган азык-төлек: җимеш­ләр, торт, коньяк һәм башкалар иде бит?!
– Бәй, син, гадәттәгечә, чүп капчыгын бәйләп куйгач, мин аны чыгарып түгә идем бит.
– Ә мусоропроводка ничек сыйдыра алдың соң?
– Аягым белән этеп-төртеп, көчкә төшереп җибәрдем инде, – ди ир...
Монысы – бер мәхәббәт тарихы. Егете ташлаган бер кыз Интернетта виртуаль егет белән таныша. Бер ел язышканнан соң, Яңа ел алдыннан очрашырга булалар. Кыз, ресторанга кереп каранганнан соң, бер матур ир-егетнең янына килеп:
– Бу – мин, – ди.
– Ә бу мин, – ди тегесе.
Болар яхшы итеп аралашып, бер-берсен бик ошатып алганнан соң, ирнең фатирына китәләр.
Иртәсен виртуаль ир-егетнең башка кеше бул­ганлыгы ачыклана...
Менә шундый гыйбрәт­ле хәлләр дә була Яңа елда.
Ел хуҗасы булган Дуң­гыз турында берничә кәлимә. Бу җанварны барыбыз да яхшы белә. Совет чорында авыл хуҗа­лыгы гөрләгән елларда һәр авылда берничә ферма була иде. Безнең авылда да сыер, ат һәм дуңгыз фермалары гөрләде. Соң­гысы авылга кергән урында урнашкан иде. Элек авыл капкасы каршы алса, ул елларда дуңгыз исе каршы ала иде. Ялгышып, урамга дуңгыз килеп чыкса, без аннан куркып һәм җирәнеп карый идек. Баксаң, ул ел хуҗасы да була ала икән...
Монысы хакында Се­бер­дә эшләп йөрүче, иҗат җене кагылган Вәрис Акбашев сөйләгән иде.
Кайчандыр, минем авыл­га дуңгыз кермәгән чорлардадыр инде, Авыргазы районының бер авылына тегермәнче булып чуваш кешесе килә. Ул дуң­гызлар да асрый. Дуңгыз­ның нәрсә икәнен кешеләр белсә дә, малларның бу җанварны күргәннәре булмаган. Шулай берчак авылның сыер көтүе каршына көтмәгәндә бер төр­кем чучка килеп чыга. Сыерлар дәррәү катып кала, көтүдәге 300дән артык сыерның койрыклары куркудан антенна булып күккә күтәрелә.
Хәзер инде дуңгыз бе­лән малларны да, мил­ләттәшләребезне дә аптыратып булмый. Авылларда аны рәхәтләнеп асрыйлар. Рәхәтләнеп итен, салосын ашыйлар. Үзебез дә елдан-ел Яңа елларны “лаеклы” каршы алабыз. Күп­ләр ел башланып берничә көн узганнан соң көзгедән үз­ләренә ел хуҗасы карап торуын күрә, ди.
Каһәрең, кичә генә ис­кечә Яңа елны да каршыладык...

Мөнир МӘХМҮТОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»