Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Посылка

Посылка
17.01.2019 / Дөнья бу...

ПосылкаАндагы күчтәнәч балачакның матур бизәге булып бүген дә күңел түрендә саклана.

Кем генә балачакның татлы да, бәхетле дә мизгелләрен сагынмый икән? Мин үзем дә еш кына “хыял атын” җигеп “хәтер арбасы”на утырам да, шул елларга сәяхәт кылам. Анда мине мәңгегә күңелгә сеңеп калган җылы хатирәләр каршы ала. Шуларның берсе белән уртаклашам.


Хат ташучы гәзит-журналларны калдырып киткәч, алар арасыннан посылка кәгазе килеп чыкты. Ул әти исеменә языл­ган иде. Безгә — дүрт кызга бу кәгазь кисәге бик тә тылсымлы булып тоелды. Кызыксынуыбыз шул­кадәр көчле, һәркайсыбыз түзем­сезләнеп әти-әнинең эштән кайтканын көтә. Ә вакыт дигәне бик акрын үтә. Чиратлашып урам якны күзәтәбез, өйгә керсәк — урам як тәрәзәдән күз дә алмыйбыз. Тик түзем­сезләнеп көткән таныш та, якын да сын күренми дә күренми.
Ниһаять, кичке алтыны белдереп, радиодан таныш көй уйнады. Шуннан 15-20 минут узуга әти-әни эштән кайтырга тиеш.
Капка ачылган тавыш ише­телүгә, дүртебез дә дәррәү кубып әти каршысына йөгердек. Бер-беребезне бүлдерә-бүлдерә хәбәр сөйлибез. Ә ул, берни булмагандай, салмак кына атлап өйгә узды, бит-кулын югач кына кәгазьне кулына алды. Игътибар белән карап, укып чыкты да: “Вәт, карт хохол! Тәки сүзендә торган бит”, — диде дә барыбызны да янына утыртып сүзен дәвам итте.
— Үткән кыш мин Кырым якларына шифаханәгә баргач, бер олы яшьтәге абый белән дуслаштык. Ул мине үзенең эчкерсезлеге белән сокландырды. Александр бабай Украинадан килгән иде. Очрашкан саен, бер-беребезне күп­тәннән бел­гән кебек, сөй­ләшер сүз таптык. Ул үзенең туган ягы белән горурлана, җиләк-җимешнең ишелеп уңуы хакында сөйли иде. Санаулы көн­нәр үтеп тә китте. Хушлашканда ул миңа: “Синең кызларыңа бер чиләк алма җибәрәм әле. Дөньядагы иң тәмле алмалар минем бакчада өлгерүен белеп үссеннәр. Күрерсең — сүземдә торачакмын”, — диде. Посылка килгән, димәк, Александр бабай сүзендә торган. Иртәгә почта бүлекчәсенә кереп чыгармын. Бүген соң инде, — диде әтием.
Икенче көнне ул эштән посылка белән кайтты.
Без барыбыз да мог­җиза көтә идек. Әтием безнең өчен серле дә, тылсымлы да такта тартманы түр якның өстәленә куйды да саклык белән генә капкачын ачарга кереште. Менә ул соңгы кадакны суырып чыгарды һәм тартманы ачты. Шул ук мизгелдә өйдә, һәркайсы­бызның күңелен җилкен­дереп, борынын кытыклап, башларны әйләндереп, хуш ис таралды. Бу — өлгергән алма исе иде. Ә алмалары, әкияттәге кебек, үзләре эре, үзләре кып-кызыл һәм сусыл. Гүя, кояш барлык нурларын бары тик шушы алмаларга гына өләшкән, ә Җир-ана бөтен шифасын биргән иде.
Көзге салкыннар башлангач, безнең яклардан да Украинага посылка юлланды. Әти анда милли ризыкларның берсе — какланган каз салып җибәрде.
Алмалы посылканы гаиләбез берничә ел (хохол бабаебыз вафат бул­ганчы) алды. Тик, иң тәү­гесенең хуш исе, алма­ларның татлы тәме бала­чакның матур бизәге булып күңел түрендә мәң­гегә калды.

Зөһрә ГАЛИЕВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»