Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Сөйгән кеше сагындыра йөз яшькә җиткәндә дә...

Сөйгән кеше сагындыра йөз яшькә җиткәндә дә...
22.01.2019 / Дөнья бу...

Сөйгән кеше сагындыра йөз яшькә җиткәндә дә...Бөек Ватан сугышы яугирләре арабызда көннән-көн азайса да, бу каһәрле елларның авырлыгы һаман да халык күңелендә яши.

Шәһәр урамының тротуарыннан як-ягыма каранып, табигатьнең матурлыгына сокланып, уйлар дөньясында бөтерелеп, акрын гына өемә атлыйм. Табигатьнең кышкы йокысыннан уянган мәле. Ак каеннар яшел яулыкларына урана башлаган, кояш нурларына җир өстенә хәтфә үлән башын төрткән, зәңгәр күк йөзендә кояш кичкә авышкан. Сукмагым солдатлар кебек тезелгән ак каеннар аллеясенә борылды. Шуннан ерак та түгел яу кырында ятып калганнар истәлегенә мәңгелек ут яна. Шул вакыт ак каенны кочкан ак яулыклы әби күзгә чалынды. Юлым ул якка булмаса да, янына барып исәнләшергә булдым. Күзләрендә яшь, йөзендә тирән моңсулык. Башымнан әллә нинди уйлар узды. Әби белән сөйләшеп киттек. Аңа 94 яшь, бик пөхтә, матур итеп киенгән. Йөзе сагышлы булса да, ниндидер сөйкемлелек бөркелеп тора. Хәл-әхвәлләрне сорашканнан соң, Җиңү көне якынлашуын, сугышның никадәр ачы булуы турында да сөйләшеп киттек. Шул вакыт әби тирән итеп сулыш алды да, үз язмышын сөйләп китте.
Чибәр матур кыз булып үсеп җитә Зөләйха. Сабан туенда очрашып йөргән егете аның кулын сорап килергә тиеш булган. Әмма кинәт кенә башланган сугыш бу ике яшь йөрәкнең хыялларын челпәрәмә китерә. Кызның әтисен, ике абыйсын фронтка озаталар. Таһир да озакламый кулларына корал алып, сугышка китә. Шулай итеп кыз әнисе белән генә торып кала. Әнисенең сәламәтлеге чикле булганлыктан, барлык дөнья мәшәкатьләре Зөләйха иңнәренә төшә.
Күп тә үтми авылга сугыштан бер-бер артлы кара кәгазьләр килә башлый. Тәүдә кызның әтисе Сталинград сугышында һәлак була, аннары абыйсы хәбәрсез югала. Ә икенче абыйсы Украина сугышында батырларча һәлак була. Зөләйха өзелеп сөйгәнен көтә. Ул кайтса, яшәве дә күпкә җиңел булыр иде, дип өметләнә ул. Ләкин Таһирдан бер хәбәр дә булмый. Сугыш тәмамланыр алдыннан гына егетнең әнисенә Таһирның Польша сугышында хәбәрсез югалуы турында хәбәр килә.
Зөләйханың киләчәккә корган планнарының беркайчан да тормышка ашмаячагы көн кебек ачык була. Алай гына да түгел, әнисе дә ныклап чиргә сабыша, ә Зөләйханы бертуктаусыз торфка чакырта башлыйлар. Бу вакытта авылга бер-бер артлы фронттан яралы солдатлар кайта. Шуларның берсе, Зөләйхадан күпкә олырак булса да, кызның ризалыгын алырга тырыша. Үзенең хатыны ул кайтуга үлгән була. Ә кызның күңелендә һаман да Таһир исәндер, дигән өмет яши. Нинди генә хәлдә булса да, сөйгәне белән булу теләге ташламый аны. Ләкин Зөләйханың әнисе кызның бу теләгенә каршы төшә. “Балам, бөтен коймалар авып, җимерелеп бетте. Өйгә дә ир-егет кулы күптән кирәк. Үзеңне дә торфка алып китсәләр, мин ничек яшәрмен? Әллә шушы иргә кияүгә чыгасыңмы? Ирсез яшәү авыр, үзеңнең дә әтиле балалар тәрбиялисең килер. Үзеңә дә, ирле булсаң, яшәү җиңелрәк булыр”, — дип кызын үгетли башлый.
Авырлык белән булса да кыз әнисенең сүзләренә колак сала. Шулай итеп, ул Мөхәммәтҗан белән яши башлый. Күп тә үтми аларның беренче балалары туа. Икенчесен тудырырга санаулы гына вакыт калганда авылда Таһирның кайтуы турында хәбәр тарала. Моны ишетүгә хатын һушын югалтып, идәнгә егыла.
— Таһир яшәгән өй бездән ерак түгел иде. Урамнан узганда безнең якка карый-карый китә, ә мин өйдә тәрәзәләрдән күземне ала алмыйм. Күпме күз яшьләре түккәнемне бары бер Ходай гына белә. Икенче бала тугач, Таһир минем белән сөйләшергә керде. “Без бергә булырга тиеш. Балаларыңны ал да, минем янга кил”, — дип үгетли. Ул елый, мин елыйм. Моны ирем белеп калып, ачы ызгыш чыгарды, — дип искә ала ул вакытларны әби.
Көн артыннан көн узып, Зөләйха өченчегә ул алып кайта. Балага өч ай тулганда, Мөхәммәтҗан вафат була. Сугыштан ук үпкә чире белән авырып кайткан була ул.
Таһир берничә ел үткәч кенә бүтән кызга өйләнә. Бу гаиләдә дә бер-бер артлы балалар туа. Таһир олыгайганчы Зөләйха яшәгән өйнең тәрәзә буеннан узганда берәрсе очраса, озаклап, шунда сөйләшеп торырга гадәтләнә. Ә хатын бу вакытларда күпме күз яшьләрен яулык почмагы белән сөрткәндер.
— Таһир үлгәнче шул авылда яшәдем. Балаларым бик акыллы, тәүфыйклы булып үсте. Кызларымның ирләре бик иманлы кеше булып чыкты. Хәзер инде олыгайдым, балалар мине шәһәргә үзләре янына яшәргә алып килде, — дип сүзен дәвам итте Зөләйха әби.
Әби яшәгән өйнең тәрәзәсеннән сугыш каһарманнарына куелган обелиск һәм мәңгелек ут күренә. Бирегә килеп кемнәр генә ачы язмышын исенә төшерми икән? Йә, Раббым, башкача беркайчан да мондый сугышлар күрсәтмә.

Зөлфирә Шәрәфетдинова.
Нуриман районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»