Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Йөз грамм ашлык... ике ел төрмә

Йөз грамм ашлык... ике ел төрмә
24.01.2019 / Дөнья бу...

Йөз грамм ашлык... ике ел төрмәСугыш чорында тылда эшләгән хатын-кызлар башыннан ниләр генә кичмәгән.

Тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова 1940 елда туган. Урта мәктәптән соң төзелештә эшли, институт тәмамлый. Фән кандидаты була. Диссертациясенең темасы “1920-26 елларда Идел буе республикаларында хатын-кызларны социалистик төзелешкә җәлеп итү”. Ул, шулай ук, репрессияләнгән шәхесләр турында күп язды. “Аларның эшләрен өйрәнгән вакытта мин татар халкының бөеклеген, нинди зур шәхесләренең барлыгына соклана идем”, дип хәтерли ул.

Октябрь инкыйлабына кадәр үк Истанбул, Петербург, Сорбонна университетларында укыган атаклы татар хатын-кызлары язмышларын өйрәнгән, китаплар бастырган Тәэминә Әхмәт кызы. Мәсәлән, “Кызыл таң”да үз вакытында Башкортстанда совет мәгарифенә нигез салучыларның берсе Сара Шакулова турында кайбер мәгълүмат бирелгән иде. Ул, баксаң, Парижның иң атаклы Сорбонна университетында укыган, аның сеңлесе Ләйлә дә шунда белем алган булган икән. Тәэминә Биктимерованың “Ступени образования до Сорбонны” дигән китабында милләтебез горурлыгы булган байтак хатын-кызларыбыз турында бай мәгълүмат тупланган. Түбәндә галимәнең сугыш чоры хатирәләрен тәкъдим итәбез.


Минем бала чагымның күп хатирәләре инде онытылган. Әмма үзәккә үткәне мәңге онытылмый, диләр. Безнең үзәккә үткән нәрсә – сугыш елларындагы ачлык. Балаларның гына түгел, сугышка озатылган атларны, ватылып эштән чыккан тракторларны алмаштырган әниләрнең дә үзәгенә үткәне шул ачлык булгандыр. Без ничек яшәдек, ничек исән калдык икән?
Күз алдына без ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге. Гектарлап печән чапкан әни­ләргә, кич кайтканда, икешәр кашык он бирәләр. Он бүлгәнне карарга амбар алдына балалар җыела. Апам белән җитәк­ләшеп, без дә шунда әнине каршыларга барабыз. Өйдән чыкканда әби безне бик нык кисәтеп: “Зинһар, кеше алдында, онны ялап карыйк, — дип, анагызны оятлы итә күрмәгез, кешеләр нинди зур нәфесле, тәрбиясез балалар үсә икән, диярләр”, — дип кала. Онны, Аллаһ боерса, менә ашка туглап җибәрербез. Без, шулай “зур нәфесле” булудан куркып, әнинең ике ягында икебез тын гына кайтабыз.
Сугышның 26нчы көнендә илдә икмәккә карточка бирелә башлаган. Шәһәр халкы шушы карточкалар белән үзенә һәм балаларына тиешле (нормада күрсәтелгән) икмәкне ала алган. Авыл кешеләренә, шул икмәкне үстерүче әниләргә, икмәк бирелмәде. Икмәкнең бөтен кешегә дә җитәрлек булмаганын акылым белән аңлыйм.
Фашистлар басып алган терри­торияләрдә сөренте җирләрнең кырык җиде проценты калган, меңнәрчә колхоз, совхоз, МТСлар җимерелгән. Болар өстенә 1943 елда булган корылык үстерелгән игеннәрнең яртысын диярлек көйдереп бетергән. Әмма ач әниләр ничек итеп көнне-төнгә ялгап эшли алдылар икән?
Әле, җитмәсә, безне кызганалар, безне сакларга тырышалар иде. Әнинең өзгәләнгәне бүгенгедәй хәтеремдә. Безне кочаклап: “Һай, балалар, күкрәгемә куеп ипи кисеп ашат­кан көннәрем булыр микән сезгә?!” — дип елый иде ул. Шуңа күрә дә гомер буе икмәкнең кадерен белеп, олылап яшәде. Норма буенча 150-200 хезмәт көне тутырасы урынга 1000, аннан да артык хезмәт көне эшләгән икән әни. Елый-елый ашлык ташыган, урак белән игеннәрне урып җыйган, төннәрен ындырда ашлык сук­тырган әниләрнең ашарына икмәк юк иде.
Барлы-юклы бәрәңгесен сыер-сарыгы белән бүлешеп ашаган авыл халкы язга таба бөтенләй хәлсезләнә иде. Җирләр кардан арчыла башласа, кеше җиңел сулап куя. Чөнки кырда көз көне балчыкка күмелеп, күренми калган черегән бәрәңгеләр, ашлык башаклары чыга. Ул бәрәңгеләрне җыярга олысы-кечесе бара. Җыйган бәрәңгеләрне кайтышлый ук язгы ташу суында юып, кабыгын әрчеп кайталар иде. Еллар үткәч, безне ачлыктан коткарган башакларның ке­шеләрдә тамак шеше авыруына сәбәпче булганын документлардан укып хәйран калдым. Күз алдыма тилмерә-тилмерә, язгы салкын балчыкка ялан тәпи баса-баса, черек бәрәңге җыйганнарым, бик еш кына тамак шеше белән җәфаланганым килеп басты.
Урак өсте җиткәч кенә без, бала-чага, кырга, әниләрнең урак урган җирләренә “арыш башы уып ашарга” барабыз. Әмма бу хәлне колхоз җитәкчеләре, каравылчылар күреп калса, котылып калу юк, я безне, бик каты куркытып, котыбызны алалар, я әниләрне җавапка тарттыралар. Хәтта төрмәгә утырткан очраклар еш була иде. Авылыбызда биш балалы Галимулла абыйның иң чибәр кызы Разия апаны, әле унбиш яшен дә тутырмаган үсмерне, йөз грамм ашлык өчен ике елга төрмәгә утырткач, бөтен авылыбыз тирән хәсрәткә батты. Аллаһка шөкер, кыз бала исән-сау әйләнеп кайтты.
Авылыбызга килен булып төшкән Әминә Кадыйрова сөйләгәннәр хәтеремдә: “Безнең әти фронттан бер аяксыз кайтты. Аяксыз булса да, үлеп барган авылның гаиләләренә, бала-чагаларына ничек тә файда китерергә, үз канаты астына алырга тырыша иде. Күр­шебездә бик фәкыйрь бер тол хатын яши, аның унике яшьлек Маһира исемле кызы гына бар иде. Шул Маһира кырга әнисе янына урак урган җиргә баргач, күлмәк кесәсендә арыш башаклары алып кайткалаган. Беркөн бу бәхетсез җанны колхоз рәисе күреп алган икән. Маһираның кырдан колхоз рәисе, районнан килгән тагын бер кеше белән кайтып килүләрен әти күреп алган һәм тегеләрнең тентү үткәрәселәрен дә аңлаган, күрәсең. Тегеләр идән асларын тикшергән вакытта Ма­һира­ларның чормасында яшерелгән башакларны тиз генә кесәсенә яшереп чыгып киткән. Аяксыз кеше ничек өлгерә алган диген, шулай “җинаять эзе” яшерелгән. Әмма теге кесәдәге башаклар өчен кыз баланы ике елга хөкем иткәннәр. Ул төрмәдә тиф белән бик каты авыргач кына, үләргә дип өенә кайтарганнар...”
Бу сугыш, бер яктан, бөтен халык өстенә төшкән ачы хәсрәт булса, икенче яктан, халкымның тиңдәшсез батырлыгын, эчке матурлыгын, саф мәхәббәткә тугрылыгын да бөтен дөньяга тагын бер тапкыр күрсәтте. Тарихыбызның ул сәхифәләрен киләчәктә дә яшь буын горурланып укысын, онытмасын иде!

Тәэминә БИКТИМЕРОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»