Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Саумы, “Дүртөйле Микояны”!

Саумы, “Дүртөйле Микояны”!
25.01.2019 / Дөнья бу...

Әдип Нигъмәтҗанов.Әдип Нигъмәтҗанов.Тарихта аның кебек үз эзен ярып калдыручылар сирәк.

Гәзит укучы, хәбәрченең матбугатта теге яки бу мәкаләсе басылып чыккач, аның геройлары турында кызыксынып, авторга мөрәҗәгать итүчән. Минем белән дә шулай булганы бар. Мәсәлән, берничә ел элек партиянең Дүртөйле райкомы эшчәнлеге хакындагы бер материалда райкомның бүлек мөдире булып эшләгән Әдип Нигъмәтҗанов турында бер-ике генә җөмлә китерелгән иде. Мин аны фәләнчә дистә еллар бер вазыйфада өзлексез эшли диясе урынга мондый чагыштыру китердем: “Ленин, Сталин, Хрущев, Брежнев чорында берөзлексез партия һәм дәүләт эшлеклесе булган Анастас Иванович Микоян турында “От Ильича до Ильича — без паралича” диләр иде”. Шулай дидем дә, бер Дүртөйле райкомында гына дүрт беренче секретарь белән эшләгән Әдип Нигъмәтҗановны телгә алдым. Моңа хәзер ике-өч ел вакыт үтте. Үтсә дә, бу шәхес белән кызыксынып мөрәҗәгать итүчеләр әле дә дәвам итә. Уйладым-уйладым да, барлык иптәшләргә “Кызыл таң” аша җавап бирергә булдым. Үземчә, сәбәбе дә юк түгел: “Дүртөйле Микояны” исеме күтәргән кеше ни эшләр бетереп йөри икән үзенә сиксән яшь тулган көннәрдә?


...Әйе, мин аны Дүртөй­ленең 1нче урта мәктәбендә укыган чорда очраттым. Ул бер сыйныфка югарырак укый иде. Мәк­тәпнең җәмәгать оешмаларында төгәл генә вазыйфасы булмаса да, ул стена гәзите мөхәррире һәм укучылар комитеты рәисе булган минем белән бик теләп аралашыр иде: тәкъ­димнәрен әйтер, киңәшләрен бирер. Кыскасы, бер-беребезгә хөрмәт һәм ышаныч белән карыйбыз.
Урта мәктәпне тәмам­лагач, юлларыбыз төп-төгәл ун елга аерылып торды: мин үз юлымнан киттем, ул, Әдип Нигъ­мәтҗанов, бу елларда колхозда да эшләгән, клуб мөдире дә булган, Совет Армиясендә дә хезмәт итеп кайткан, комсомол райкомында да чыныгу алган. Чоры шундый: комсомолда чын мәгънәсендә эш күрсәт­кәннәрне партия райкомында бик җитди рәвештә күзәтеп торалар. Армия сафларында ук партиягә кергән егетне чынлап та ерак җибәрмиләр, бер үк бинада урнашкан партия райкомында аңа да өстәл табыла. Урындагы оешма­ларның эш алымнарын тирәнрәк өйрәнү максатында өметле егетне колхоз партия оешмасы секретаре итеп тә җибәрәләр. Соңрак бу очракны безнең героебыз партия райкомының ул вакыттагы беренче секретаре Газиз Батыев мәктәбен үтү итеп хәтердә калдырачак. Бу мәктәпне, ягъни имтиханны уңышлы үткәч, Әдип Нигъмәтҗановны янә партия райкомына кайтаралар. Гомум бүлек мөдире итеп. Ул вакытта әле берәү дә аның, А. И. Микоян кебек, дүрт беренче секретарь белән “без паралича” эшләр дип уйламагандыр, әлбәттә.
1967 елда “Кызыл таң”ның Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагыш районнары буенча үз хәбәр­чесе сыйфатында җибәрелгәч, Дүртөйле райкомында беренче тапкыр рәсми рәвештә очрашкан кешем кем дисезме? Ул — Әдип Нигъмәтҗанов иде. Сүз дә юк: икебез арасында мәктәп елларындагы мөнәсә­бәтләр кабаттан яңарды. Партия райкомында журналист шөгылен аңлаган, аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торган җаваплы һәм күп мәсьә­ләләрдә хәбәр­дар хезмәткәр булуы минем эшне байтак җиңеләйтте.
Резидә һәм Әдип Нигъмәтҗановлар.Резидә һәм Әдип Нигъмәтҗановлар.Газиз Батыевтан соң райкомның беренче секретаре булып Әхмәт Әминев килде. Аның эш стиле башка берәүнекенә дә охшамаган. Үтә дә таләпчән, йөкләтелгән эшнең, кабул ителгән карарларның үтәлешенә ифрат җаваплы карый. Кадрларны яңартып тора. Беренче секретарь белән бүлек мөдире уртак телне тиз тапты. Ул чын мәгънә­сендә олы хуҗаның бүген­гесе, иртәгәсе һәм атналык эш даирәсен аңлап, һәр нәрсәне җиренә җиткереп, аның ихтыярына һәм теләгенә яраштырып оештырыр иде. Республика тормышын, өлкә партия оешмасы бурычларын тирәнтен белеп, район алдында торган бихисап мәсьә­ләләрне га­мәлгә ашыруда ярдәмче һәм киңәшче булды.
Еллар үткәч, Социалистик Хезмәт Герое Әхмәт Әминев­ны республикабызның авыл хуҗалыгы министры итеп үрләттеләр. Бу икәү шул кадәр бергә эшләргә күнегеп беткән иде. Күпләр “уң кул”ны министр үз янына чакырыр дип уйлады. Әдип Нигъмәт­җанов исә урыннан кузгалырга уйлап та карамады. Туган як, аның кешеләре күңелгә шулкадәр якын — ничек аерылмак кирәк. Тик яңа хуҗа нәрсә уйлый торгандыр бит? Дөрес, ул район өчен яңа кеше түгел, озак еллар биредә район Советы башкарма комитеты рәисе булып эш­ләде, райком бюросы әгъзасы иде. Беренче секретарь кәнә­фиенә тәү тапкыр кереп утыргач та, Әдият Сафиуллин бүлмәгә тәүге кеше итеп гомум бүлек мөдире Әдип Нигъмәтҗа­новны чакыра һәм: “Андый-мондый уең юктыр бит, әйдә, бергәләп эшлик”, – ди. Һәм, кулга кул тотынышып, байтак еллар яңа җиңүләргә юл салалар.
Район Советы аппаратындагы эш тәртип­ләренә күнегеп киткән кеше өчен партия-оештыру стиленә тиз генә төшенү шактый читен икәнлеген Ә. Сафиуллин аңламый түгел, шуңа күрә ул Әдип Нигъ­мәтҗановның еллар буе туплаган тәҗри­бәсенә таянуны бәхеткә саный. Ике арада бер-береңә ышанычка, ярдәмгә корылган хезмәт­тәшлек уңышлы дәвам итә. Ләкин Ә. Сафиуллинны да республика югарылыгына үрләтәләр. Аның урынына һөнәре буенча агроном, колхоз рәисе, аннары район Советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгән Рәзил Мусинны сайлыйлар. Сайланыр алдыннан ул Әдип Нигъмәтҗанов белән күрешә һәм аңа болай ди: “Сезнең белән бергә эшләячәгемә ышанып кына өлкә комитетында бу вазыйфага килергә ризалык бирдем”. Шул рәвешле Әдип Нигъмәт­җановның “От Ильича до Ильича – без паралича”сы барлыкка килде, ягъни ул рай­комның дүрт беренче секретаре белән эшләгәнен сизми дә калды. “Башкортстан партия оешмасында урындагы А. И. Микоян” кушаматы алган бердәнбер бүлек мөдире булып тарихка керде.
Ә хәзер бүлек мөдиренең нинди мәсьә­ләләр белән шөгыль­лән­гәненә тукталып үтик. Төрле документларны кабул итү, тәртипкә китерү, кайсын кемгә тапшыру һәм аларда куелган бурычларның үтәлешенә контрольлек итү, вакыты белән җаваплы иптәшләрне искәр­теп тору — кыскасы, тавык чүпләсә дә эш бетәрлек түгел. Иң мөһиме: җаваплы дип исәп­ләнгән хезмәт­кәрләрнең тең­кәсенә тимәү. Күпме түзем­лелек һәм әдәп­лелек кирәк!
Ә инде хан заманыннан калган бинадан яңасына күчүне Әдип Нигъмәтҗанов исеме белән бәйлиләр. Дүртөйле райкомы заманча өч катлы бинага күчте. Ул әле дә, КПСС үзенең эшчәнлеген туктаткач та, җәмгыятьне хез­мәтләндерүен дәвам итә. Бүлек мөдире райкомда эшләүчеләрнең торак мәсь­ә­ләсен уңай хәл итү ки­рәклеген үз хуҗалары алдында гына түгел, өлкә комитетында да аңлата һәм исбатлый алды. Нәтиҗәдә, һәр биш ел саен хезмәткәрләр өчен аерым йорт төзеп тапшыру гадәткә керде. Бу тәртипне башка районнар да күтәреп алды.
Һәм менә бүлек мөдире­нең эшчәнлегенә бер йомгак: К. У. Черненко Үзәк Комитет секретаре булып эшләгәндә, район, өлкә комитетлары гомум бүлек мөдирләренең зур киңәшмәсе чакырыла. Партия тарихында беренче тапкыр! Анда безнең республика партия оешмасыннан Әдип Нигъмәтҗанов та катнаша һәм аның эш тәҗрибәсе төп докладта уңай мисал итеп китерелә. Шунысы гына бераз кызганыч: докладчы аны бер вазыйфада дүрт беренче секретарь белән эшләве хакында искә төшерә алмаган. Дөрес, Нигъмәтҗановның “Микоянлыгын” соңрак кына исәпләп чыгаралар.
Урындагы партия оешмалары өчен, хәер, аларга гына микән, үзгәртеп кору чоры башлангач, хәлләр үтә дә нык кискенләшә. Моны безнең буын үз җилкәсендә артыгы белән татыды. Әдип Нигъ­мәтҗанов та пенсия алды елларында хуҗалык оешмаларында хез­мәт итте: бораулаучы нефтьчеләр конторасында, Дүртөйле нефть базасында һәм мебель фабрикасында. Соңгы икесендә директор вазыйфасында һәм шунысы: һәркайда райкомда чыныгу алган, кешеләр бәхете һәм шатлыгы өчен яралган җаны тынгысыз һәм игелекле булып калды. Хезмәт био­графиясенең бик аз гына чорын искә төшереп: “Менә болар өчен Әдип Нигъмәт­җановка рәхмәт­лебез”, — диләр икән, шагыйрь сүзләре белән әйт­кәндә, “бер дә юкка түгелдер”.
Кыска гына мәкаләдә героебыз турында барысын да әйтеп бетерү мөмкин түгел. Әдип Нигъмәтҗанов та, бик күпләр кебек, тыйнак тормыш көтә. Хатыны Резидә белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр, хәзер оныклары да сафка басып бара. Кем белә, бәлки ошбу язманы укыгач, әти һәм картәтинең “Микоянлыгы” турында яңадан-яңа сораулар туар. Чөнки ул: “Менә мин шулай идем”, — дип шапырынудан бик ерак кеше, үтә дә тыйнак. Ә мин аның күпсанлы якташлары, дуслары һәм башка районнарда яшәүче гәзит укучылар исеменнән: “Саумы, “Дүрт­өйле Микояны!” — дип, горурлык белән дәшәм.

Равил Карамов.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»