Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Курыкмаска кирәк!

Курыкмаска кирәк!
29.01.2019 / Дөнья бу...

Курыкмаска кирәк!Бу хисне вакытында җиңсәң генә, тормышта уңачаксың.

Яшь вакытта Себер тарафларында эшләргә туры килде. Үзем авыл баласымын. Ярты елга бер тапкыр туган ягыма кайтып урый торган идем. 22 яшь тулгач, әнием өйләнү турында сүз кузгатты. Белүебезчә, урыс милләтеннән кыз алып кайтсам, туганнар каршы торыр, әти өйгә кертмәс иде. Шуңа күрә Себердән өйләнеп кайту мөмкин түгел.


Авылга кайткач, гел кичен дуслар белән җыелыштык. Безнең белән кызлар да бар иде. Гөлшат та Екатеринбургтан каникулга кайткан.
Аның белән бер мәктәптә укыдык. Миннән бер яшькә кече ул. Әтисе – клуб мөдире, үз сүзендә тора торган усал кеше. Без шуңа күрә клубка керергә курка идек. Шул абзыйның кызу кулы астына мин дә эләккәләдем.
Шул төнне Гөлшат белән авыл буйлап йөрергә киттек. Гаилә тормышы турында сөйләштек. “Нигә һаман кияүгә чыкмыйсың?” – дип сорагач, “Чакыручы юк”, – дип җа­ваплады. Мин шулвакыт күп тә уйламыйча, бөтен кыюлыгымны җыеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясадым. Ә ул: “Әтидән хәзер кереп сорасаң, чыгам”, – диде. Бу минем өчен бернинди дә авырлык тудырмады. Озак уйлап тормадым, әтисе янына юл тоттым. Хәтта сәгать төнге өч булуы да мине туктатмады.
Ишекне озак кына шакый торгач, Гөлшатның әтисен уятып чыгардык. Шул вакытта бөтен гомерем күз алдымнан үтте. Куркуларым юкка гына булган! Әллә төн уртасында уятып сорагангамы, әллә башка сәбәп беләнме, кинәт эшлән­гән гамәлнең шаукымы каты булмады. “Гөлшат риза булса, мин дә риза. Үзе карасын”, – диде.
Мондый ризалык алу Гөлшат белән минем генә түгел, бөтен яшьләр өчен бәйрәм булды. Төн буе гармунда уйнап, биеп чыктык. Ә иртүк мин әти-әниемне яхшы хәбәр белән сө­ендердем...
Бабай белән беренче минуттан ук уртак тел табу зур казаныш булды. Ләкин икенче көнне үк аның усал чагына эләктем. Гөлшат һәм дуслар белән дискотекага килдек. Гадәттәгечә, клубта кеше байтак иде, вакытны бик күңелле үткәрдек.
Берзаман кинәт музыка туктады, магнитофон өнсез калды. Яшьләрнең клубтан чыгып сызганын сизми дә калдым. Ә мин музыканы янә куярга ватык магнитофон янына бардым. Шул вакытта Гөлшатның әтисе үз бүлмәсеннән очып чыкты да инде. Кичә генә бу кешенең фатыйхасын алганга күрә, һич тә курыкмадым, ә куркырга кирәк булган икән. Абзыйның тавышы магнитофонныкыннан да көчлерәк иде. Колакларны тондырганчы тиргәгәч, ул миңа монысы урынына яңа магнитофон алырга кушты. Шул вакытта башкалар белән клубтан чыгып сызмавыма үкендем дә инде...
...Бүген Гөлшат белән ике кызыбызга һәм дүрт оныгыбызга шатланып яшибез. Вакытында үземнең куркуымны җиңеп, Гөлшатның кулын “усал” абзыйдан соравыма һич тә үкенмәдем. 35 ел дәвамында ике якны да тигез күреп, бәхетле тормыш көтәбез. Бу тормышта үз бәхетеңне кору өчен кайвакыт куркуны җиңеп чыгарга кирәк икән.
Ә бабай соңгы көннәренә кадәр теге чакта магнитофонны мин ватмавыма барыбер ышанмады...

Илгиз ИСХАКОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»