Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Соңгы өмет

Соңгы өмет
01.02.2019 / Дөнья бу...

Соңгы өметИрне ир иткән дә, җир иткән дә хатын.

“Фәритнең хатыны Рәсимә үлгән”, дигән хәбәр авылга яшен тизлегендә таралды. Илле яшен чак тутырган хатынның мәрхүмә булуына шаккатучылар да, әллә ни әһәмият бирмәүчеләр дә табылды. Беренчеләре Рәсимәне якыннан белмәүчеләр булса, икенчеләре аның тормыш рәвеше белән таныш кешеләр иде.


Рәсимә бу авылга унтугыз яшендә килен булып төште. Дөресрәге — Үзбәкстан якларыннан кайтты. Сөйгәне белән җир читенә дә китәргә әзерлеген белдергәч, Фәрит аны үзе белән туган якларына алып кайтырга булды. Шулай итеп, солдат хезмәтеннән ул булачак хатыны белән җитәкләшеп кайтып керде. Авылда мондый хәлнең бик сирәк булуына карамастан, авылдашлары моны була торган хәл дип кабул итте. Әти-әнисе дә артык борчылмады. Ни дисәң дә, килен, үз милләте кешесе булмаса да, мөселман иде.
Чынлап та, яшьләр матур, тату гаилә корды. Бер-бер артлы ике уллары туды. Фәрит Рәсимәсен үлеп яратты. Андыйлар турында: “Кулында гына күтәреп йөртә”, “Өрмәгән җиргә утыртмый,” диләр. Фәрит тырыш, уңган булды. Эшен дә эшләде, акчасын да таба белде. Курчак кебек матур Рәсимәсен колхозда бер көн дә эшкә чыгармады. Яшьли генә кияүгә чыкканлыктан, аның һөнәре дә юк иде. “Йорт эчендә тәртип, аш-су әзер, балалар караулы, ирне якты чырай белән каршы алучы булса — шул җитә”, — дип уйлады ул.
Рәсимә бик чибәр, уңган, һәрьяклап килгән хатын булды. Табигать аңа сәләтне дә жәл­лә­мәгән — ул искиткеч матур җыр­лый иде. Авылдашлары мәҗлескә чакырса, моңлы тавышы белән барысын да әсир итте. Инде авылда бер генә туй да, башка бәйрәмнәр дә ансыз үтми башлады. Рәсимәне мактап, кат-кат җырлаттылар. Мондый мәҗлес­ләрдән соң, күп очракта, ир белән хатын исереп кайтып керә иде. Фәрит икенче көнне иртүк торып эшкә китсә, Рәсимә, “баш төзәтеп”, өйдә кала. Хатынының аракы сазлыгына ныграк бата баруын күреп, ире мәҗлесләргә йөрүдән баш тарта башлады. Тик соң иде инде — Рәсимә, кеше күзенә күренми генә өйдә берүзе эчә башлады. Ире тавыш-гауга чыгармасын өчен ул аны, аш-суын әзерләп, табын уртасына аракы шешәсе утыртып көтәр булды. Яраткан хатынына Фәрит каршы килә алмады...
Читтән караганда, гаиләдә барысы да яхшы сыман иде. Авылдашлары Рәсимәне исерек килеш урамда күргәне булмады. Фә­ритнең дә “салмыш” йөрүен искә алмадылар. Улларының өсте-башы һәрвакыт чиста, пөхтә, каралган булды. Икесе дә яхшы укыды, спорт белән шөгыльләнде. Мәктәп тәмамлап, һөнәрле булып, хезмәт юлын да башладылар.
“Без капчыкта ятмый”, дигән мәкальдәге кебек, бу гаиләнең чын йөзен күргән-белгән кешеләр дә бар иде. Иң тәүдә ир белән хатынның бергә эчүенә Фәритнең бертуган апасы шаһит булды. Ул күрше авылдан хәл белергә кил­гәндә киленнең исерек икән­леген күреп, ачулана башласа, ире сөеклесе яклы булды, сүз тидер­мәде. Әлбәттә, күршеләре дә бу хәлне күреп-белеп торды.
Шулай ел артыннан ел үтте, ир белән хатынны “яшел елан” үз кочагына ныграк буды. Эчкечелеге аркасында Фәрит яхшы эштән колак какты. Айныган чагында тапкан акчасын шул ук аракыга сарыф итеп бетерә барды. Рәсимә дә үзгәрмәде. Актык чиктә ялган аракы эчүдән агуланып, якты дөньядан китте...
...Зилә район үзәгендә яши. Беркөн кибеттә авылдашын очратты, ә анысы авыл яңалыкларын сөйли дә башлады. “Сыйныф­ташың Фәритне хәтерлисеме? Хатыны үлгәнен ишеттеңме? Бахыркаем, эчеп үлгән икән бит. Фәритне улы үзе янына Себергә дә алып китеп караган, тик ул кире кайткан икән. Гомер буе авылда яшәгән кеше дүрт стена эчендә түзә алмый шул”, — дип, хәбәрләрен тезде авылдашы.
Шул көнне Зиләгә әллә нәрсә булды. Ул хәтере белән инде бик еракта калган яшьлек елларына кайтты. Фәрит белән таңга кадәр капка төбендә утырулары, аны армия сафларына озатуы, хатлар алышуы — барысы да хәтер капчыгыннан селкетеп төшерелде. “Мин хезмәт итеп кайтам да өйләнәм! Син мине көтәрсең, хатлар язарсың бит?” — дип аерылышкан төн дә кичә генә булган кебек иде. Әйе, Зилә Фәритне көтте, хатлар да язды. Тик ул гына сүзендә тормады — хезмәт иткән җиреннән үзбәк сылуын ияртеп кайтты.
Кыз күңеле бу хәлгә ышанмады, хыянәтне дә кабул итә алмады. Фәрит белән Рәсимәне клубта икесен бергә күргәч кенә: “Синнән башка да егетләр бетмәгән әле! Мин барыбер бәхетле булачакмын!” — дип, үз-үзенә сүз бирде. Беренче мәхәббәтен онытырга көч табып, үткәнгә үкенмичә, киләчәккә якты хыяллар белән тормыш юлын дәвам итте. Тырыш, уңган, итагатьле егеткә кияүгә чыкты. Алар, тыныч һәм мул тормышта яшәп, балалар үстерде, дөнья көтте. Кызы да, улы да йөзләренә кызыллык китермәделәр. Инде бәхетле картлыкка керер чак җиткәч кенә аның тормышы челпәрәмә килде. Дәваханә юлына борылып та карамаган сөекле ире, кинәт кенә чирләп, якты дөнья белән хушлашты. Аның тол калуына да өч елдан артып китте.
Фәритнең ялгыз калу хәбәре Зиләне тетрәндерде. Ул, үзенең тормышыннан канәгать булса да, ир кешене жәлләде. Бу хәбәрне ишетүгә ике-өч ай үткәч, Зилә белән Фәрит очраштылар. Бу очрашу ир белән хатынның ялгызлык юлыннан чыгар юлны эзләп килүе иде. Аны Фәритнең апасы ике як белән дә сөйләшеп, киңәшләшеп оештырды.
Зилә яшьлек мәхәббәтенә бер генә таләп куйды — эчүен ташлавы. Ир бу таләпкә күнде, чөнки ул гомер иткән хатынын да шул афәт аркасында югалтканын аңлаган иде. Әгәр дә Ходай аңа хаталарын төзәтергә тагы бер тапкыр мөмкинлек бирә икән, димәк, яшәүгә өмет бар.

Зөһрә ИСЛАМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»