Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кулда булса тәкъдир каләмнәре, Болай язмас идем язмышны...

Кулда булса тәкъдир каләмнәре, Болай язмас идем язмышны...
07.02.2019 / Дөнья бу...

Кулда булса тәкъдир каләмнәре, Болай язмас идем язмышны...Кышкы төндә иреннән сөекле кешесе белән качкан яшь хатын соңыннан үкенмәсме?

– Урлыйм әле мин сине, чибәркәй!
– Соңга калгансың, мин “урланган” инде! – дип җаваплады Фәһимә, каршыга очрап, елмаеп дәшкән егеткә.
Көянтәләрен иңнәренә салган, алмалы чиләкләренә мөлдерәмә итеп чишмә суы тутырган яшь килен үз юлында ничәнче тапкыр очрата инде бу егетне. Дусты белән гел бергә алар. Күрше авылныкылар булырга тиеш. Югары Морзада чакта кичке уенга атка атланып килгән тирә-як авыллардан кызлар күзләргә килгән егетләр арасында күргән кебек шул бу шугын. Каян белсен инде ул Фәһимәнең үткән җәйдә генә Сарыга килен булып төшкәнен?!
...Былтыр Закирның әти-әнисе: “Сине өйләндерергә вакыт, әйдә бер җиргә барып кайтыйк әле”, – диделәр дә, әзерләнеп, Югары Морзадагы белешләренең кызларын сорарга килеп тә җиттеләр. Арба-чаналары ястык-мендәрләр салып, кунакка аз йөрмәде бит алар монда элек тә. Хәтта кул балалары булган елларда да кышкы айларда казлар, эре маллар суелгач, рәхәтләнеп бер-берсенә йөрештеләр. Балан бәлешләрен әзерләп, чәк-чәген баллап, каз түшкәсен алып баралар. Очрашып, үткәннәрне барлап, күңелләрне бушатканчы җырлар сузып, кара “кунак мунчасын” кереп хушланалар иде.
“Кунак ашарга килми, сынарга килә”, ди бит халык. Закирның әти-әнисе дә танышларының тормыш көтүен бик ошаттылар һәм хуҗа­ларның кызы Фәһимәне дә күзләргә өлгерделәр. Алардагы чисталык һәм пөхтәлек! Кызлары әниләренә, йөгерә-йөгерә, кулларыннан килгәнчә ярдәмләшә, тыңлаучан балалар. Бәйләм-чигү эшләренә хуҗабикә дә, кызлары да оста. Пешергән аш-сулары телеңне йотарлык, кискән токмачларының нечкәлеге! Уңганнар шул, уңган белешләре! Мондый гаиләдә тәрбияләнгән кыз, киленең булса, нәселеңә кот кунар. Дөнья көтә белүче, тормышка әзерләнгән, тәүфыйклы, тәрбияле киленле булу хыялы белән яшәде булачак бианай. Шуңа күрә Закирларына Фәһимәне “эләктереп” калырга иде, дип, көне-төне уйланды ата-ана. Һәм менә “тимерне кызуында сугарга кирәк, калган эшкә кар ява” дип, ниятләрен озакка сузмыйча тормышка да ашырдылар.
Фәһимәнекеләр дә артык кире­ләнеп тормады, яшьрәк тә соң, дисәләр дә, кыз баланың вакытында “ияле” булуын өстенрәк күрделәр. Сары авылындагы белешләре дә төшеп калганнардан түгел, гөрләтеп яшәп китәрләр, иншаллаһ, диеш­теләр. Диештеләр дә соң, Фәһимә белән Закирдан гына ныклап сорашып тормадылар шул, ә тегеләре, ата-ана хәл иткәч, аларның теләк­ләренә каршы килмәде. Тик, ике аякка да берсе уң аяк киеме, икенчесе сулын гына кигән кебек, нидер җитмәде, күңелләре кайчак сулкылдап куйгалады. Тик бер-берсенә салкын караш сиздермәде алар. Закир кара чибәр­нең булдыклы хатын булганына сөенеп йөрсә, Фәһимә дә кыз бала туа, үсә дә башка гаиләгә китә” дип тәрбия алган. Бианай белән биатай теләкләре тормышка ашканга, малайларына ышанычлы, акыллы бала туры килгәненә куанып бетә алмады.
Үзен белә башлаганнан бирле Фәһимә әнисенә ияреп чигүен чикте, үсмер чагыннан алып, сөлге башларын челтәр энәсе белән каймалады, тәрәзәгә эләргә челтәрен дә әллә нинди бизәкләр белән төрләндереп бәйләргә өйрәнде. Тора-бара “койка-сәкегә” челтәрле һәм чигүле япма, пар мендәрләргә күгәрченнәр матур бизәк булып ятты. Чаршаулар, кашагалар, өстәл япмалары да күзнең явын алып торырлык, кыскасы — бирнә сандыгы еллар дәвамында башкарылган кул эшләре белән тулды.
Кызлар язмышы шулай буладыр инде, диеп, яшь килен иртә таңнан тавык чүпләсә дә бетмәс йорт эшләре артыннан чапты да чапты. Ә Закир ферма малларыннан бушамады, кичен генә арып-талып кайтып егыла. Хәләленең телеңне йотарлык итеп пешерелгән аш-суын авыз итеп, бәбәй мунчасы кебек йомшак итеп ягылган мунчасын кереп, җылы һәм йомшак түшәк-ястыкка чума. Фәһимә, оялыпмы, кыенсыныпмы, ире янына килеп ятарга ашыкмый. Мунча керүчеләр чыгып беткәч, ләүкә-идәннәрне юып кайтты, икмәккә баш ясап куйды, кичке аштан калган табак-савытларны юып, аш-су ягының идәннәрен сөртеп алганчы Закиры йоклап та киткән. Көннәр берсе артыннан берсе шулай үтеп, айларны алмаштыра торды...
...Дүрт авыл арасын җәяүләп үтеп, тракторчылар әзерләү курсына йөрүләре иде Хәбир белән Канифнең. Алты ай укытачаклар аларны. Ул елларда тракторчы һөнәре үтә дә почетта иде шул. Кызлар “Ярың булсын тракторист!” дип җырлады. Солярка маена буялып, күзләре генә шахтерныкы кебек ялтырап күренеп, тузанга баткан тракторчылар кырдан өйлә­ренә герой кебек кайтып керерләр иде. “Әнә, укы, тракторчы булырсың, белемең булмаса, мал артыннан ияреп йөрерсең!” дип, әти-әниләр балаларын тырышып укырга өндәде. Балачаклары, үсмерлек чоры зелпе җыеп, себерке бәйләп, юкә каерысы суеп, чабата үреп, базарга һәм мари авылларына алып барып, арзан гына хакка сатып үтте. Шуклыклары да булды, ләкин вакытларын бушка үткәреп, трай тибеп йөрмәде ике дус.
Хәбирнең генә, менә инде ике айлап була, хәле мөшкелләнде. 19 яшьлек егет Сары авылыннан үткән чакта бөтенләй агарынып ката, аяклары тыңлашмый, укырга барганда да, кайтканда да. Моны иптәше Каниф тә сизде. Нигә бу авылга җиткәч кенә сәерләнә соң Хәбир? Ачылды шулай да иптәше. Кара чибәргә үлеп гашыйк булган икән! Моңа кадәр дә кызларны һәр авылда күрә килделәр, үзләрендә дә дус күреп йөргәннәре юк түгел. Әмма өзми дә куймый дусты: “Менә күрерсең, Каниф, кемнең кызы булса да, ата-анасы бирсә дә, бирмәсә дә, барыбер алып качачакмын шул каракайны! Туганнан башлап белгән кебекмен бит мин аны. Беләсеңме, дус, тын алалмыйм икән ансыз”, – дип әйтеп куймасынмы! “Хәбир, ашыкма, бәлки, үтеп китәр бу “состояниең”. Если что, урлашырга үзем булышырмын, яме!” – дип, гадәттәгечә, шаяруга бормакчы булды дусты. Әмма яшь­тиенең барлык килеш-килбәте, еракка карап, очкын чәчеп торган карашы аның уен эш кенә сөйлә­мәгәнлеге турында “кычкырып” тора иде.
Кияүдә булган ир хатыны, Закир никадәр генә әйбәт булса да, аны үз итә алмаганлыгын шушы айлар эчендә минут саен уйлап, кеше­ләрнең нәрсә дип сөйләячәген күз алдына китереп, бик курыкты, әлбәттә. Тик күңеленнән генә язмышын үзгәртеп карый торгач, үзен мең үлеп, мең терелгәндәй тойган Фә­һимәнең күңелендә язмышы соңлап очраштырган мәхәббәте белән бергә буласы килү теләге җиңде. Ул да Хәбиргә гашыйк бул­ганлыгын һәм яраткан кешесе белән дөнья читенә китәргә дә риза икәнлеген башкача яшерә алмаслык хәлгә җитте. “Урлыйбыз” дигәннәренә үзе дә риза булуын белдерде. Иртәгә кичен, егетләр укудан кайтканда, бергә китәчәк алар!
...Кышның февраль ае. Күктә яңа туган Ай салмак кына тирбәлә. Ат юлыннан ике чаңгычы бара, аларның берсе артына, биленнән кочаклап, кемдер баскан. Киң генә такта чаңгыда бер тигезлектә атлап бара алар. Җиһан төпкеленнән баккан йолдызлар да, күзебезгә ялгыш кына күренмиме дигәндәй, аларның тигез итеп атлауларын, уйсу җирләрдә җиңел генә шуып төшеп киткәннәрен аптырашып күзәтә. Каниф артка еш карана, күкрәк эчендә йөрәге дулый. “Арттан куа чыксалар, нишләрбез?! Авылга илтүче туры юлдан китәргә ярамый, урап кайтсак кайтырбыз, Сазлар аша китәргә кирәк, берәрсенә кереп, бераз хәл дә алмый булмас. Ярый, әлегә барысы да алар уйлаганча бара. Ну, Хәбир, үз дигәнен сүз итте! Молодец!” – Шундый уйлар белән көрәшеп, берчә елмайды, берчә тирән борчуга калды, әмма уяулыгын һәм сизгерлеген бер мәлгә дә югалтмады ул.
Гашыйклар, бербөтен булып берегеп, Хәбир һәм Канифнең туган авылына ашыга. Аларның артыннан шатлыкка, әллә нинди борчулар, куркулар, икеләнүләр, бәхеткә кушылып, бу икәүнең гомере буена җитәрлек мәхәббәт тарихы ияргән... Ул гына да түгел, алар артыннан эштән кайткан Закир, әллә үзе сизенепме, берәрсе күреп калып җиткерепме, иптәшләре белән җигүле атларга төялеп, куа чыккан иде. Качакларны тотсалар, кирәкләрен биреп, арытабан нишләтәчәкләрен дә күз алларына китерә алмаган ачулы, ярсыган эзәрлекләүчеләр ашыга... Сакалы ак булса да, ялгышырга оста булган карт Язмыш, үз хатасын төзәтергә теләпме, гашыйкларны, чынлап та, урау юл белән алып китә, ә куып килүчеләрнең атлары Хәбирләрнең авылына илтә торган туры юлдан ярсып чаба...
Шомлы хәбәрләр, Фәһимәне эзләүләр авылларга гаугалы хәбәр булып тарала. Дүрт көн өйләренә кайтмый бу өчәүнең берсе дә. Соңрак Фәһимәнең исемен Галимәгә алмаштырып, авылдашларына да шулай таныштырып, сөйгәнен әнисе янына алып кайтып яши башлый Хәбир. Килен риза булгач, җинаять тә тапмыйлар бу вакыйгада.
Еллар үтә, сөелеп-сөенешеп бу икәү колхоз эшенә дә йөрергә өлгерә, йорт-ихаталары да балкып тора. Мәхәббәт кайнарлыгы бер сүзле, бер максатлы итеп яшәргә ярдәм иткәндер аларга. Гаиләне ямьләп, дүрт балалары туа. Чиксез бәхетле була алар. Хәбир: “Менә күрерсең, сөеклем, үкенмәячәксең мине сайлаганга, һичкайчан!” – дип әйткәне хатынының йөрәк түрендә саклана. Үкенмәде Фәһимә Хәбирен сайлаганга! Ә теләкләрен тормышка ашырырга булышкан дустына Хәбир, үлгәнче бурычлымын сиңа, дип, һәрвакыт рәхмәт укыды. Үлгәнче шул... Хәбир тракторы белән караңгы төндә кырдан кайтып барганда көзге пычракта буага төшеп китә һәм кабинасыннан чыга алмый...
Еллар үтә. Уңган һәм булдыклы Фәһимә сабыйларын үстереп, укытып, кеше итте, менә дигән итеп дөньясын көтте. Күңелендә ниләр йөрткәнен ул берсенә дә ачып салмады, бер кеше дә аның эч серләренә “керә” алмады, күршеләргә дә, башка хатын-кызлар кебек, кич утырырга йөрмәде. Бәлки, Хәбирне үз янында итеп тоеп, күңеленнән гел аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп, яшәр өчен көч алгандыр, еллар дәвамында мәхәббәтенең җылысы салкыннарда да өшетмичә саклап килгәндер Фәһимәне, кем белә!
Күп сөйләшеп бармый торган апа эштән башканы белмәде, тырышлыгы һәм акыллы, сабыр булуы нәтиҗә­сендә ир-аты булган гаиләләрдән дә артык итеп алып барды хуҗалыгын. Балалары да үзе кебек тырыш, әтиләре кебек максатчан булды.
Кешене Язмыш йөртә, маңгаеңа язылганны син күрмичә, башка кеше кичерми, диләр...

Миләүшә Әхмәтҗанова.
Борай районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»