Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Мин Брежневка аттым”

“Мин Брежневка аттым”
08.02.2019 / Дөнья бу...

“Мин Брежневка аттым”50 ел элек Кызыл мәйданда СССР башлыгы Леонид Брежневны үтерергә омтылыш ясала.

1969 елның 22 гыйнварында телеканаллар бөтен илгә Кызыл мәйданда космонавтларны каршы алу тантанасын күрсәтә. Хөкүмәт кортежында Валентина Терешкова, Алексей Леонов, Андриян Николаев, Георгий Береговой һәм КПСС Үзәк комитеты Генеральный секретаре Леонид Брежнев барырга тиеш була. Ләкин бәйрәм тантанасын күрсәтү кинәт өзелә һәм... ату тавышлары ишетелә. Милиционер сыйфатында сакта торган хәрби лейтенант кортежга төбәп ике пистолеттан ут ача. Бер автомобильнең водителе һәлак була, ике космонавт зыян күрә. Ленинградтан булган 21 яшьлек атучы Виктор Ильинны шундук эләктерәләр һәм сорау ала башлыйлар. Ул Брежневны үтерергә теләвен әйтә.


Экспертиза Ильинны психик авыру дип таба һәм “сәяси террорчыны” 20 елга психиатрия дәваханәсенә озаталар. Аннан чыккач бичара киллер күз уңыннан гаип була.
Әле Виктор Ильинга 71 яшь. Ул Петербургтагы бер йортның беренче катында иске генә фатирда яши. Журналистлардан качып йөргән пенсионер күптән түгел әлеге вакыйгага бераз ачыклык кертергә карар иткән.
Ильин Брежневны үтерергә ярты ел әзерләнә. Коралны иркен кулга төшерү мөмкинлеге булу аны шушы адымга ныклап этәрә. Мондый мөмкинлек булмаса, мин бу җинаятьне эшләмәс идем, ди ул. Беренче тапкыр пистолетлар күргәч әйтеп аңлатал­мастай ләззәт кичерүен әйтә. Бу күренеш психикага наркотиктан да начаррак тәэсир итә, янәсе.
— Мин студент елларында ук властька каршы идем. Бу система миңа ошамады. Аннары эшләгән­дә Русия халкының никадәр хәерче яшәвен күрдем һәм партиягә каршы барыр өчен миңа корал кирәк булуын аңладым. Шуннан армиягә эшкә күчтем, — ди ул.
Хәрби частьтан ул качып китә. “Мәскәүгә билет” дигән язуы гына кала. Аны соңрак чекистлар табып ала...
21 гыйнварда Ильин Мәскәүдә яшәүче ерак туганнарына килә. Табын корыла, аннары кинога баралар. Иртән торып тамак ялгагач, һәркайсы үз эше белән китә. Ильин музейга барасы килүен әйтә. Ләкин башта хәрби киемендә Кремльгә барырга ниятли. Әмма туганнарында милиция сержанты формасы күргәч, аны сорап ала. Космонавтларны якыннан күрәсе килүен әйткәч, каршы килмиләр.
Үзе белдерүенчә, ул икенче һәм өченче автомобильгә атарга уйлый. Космонавтларны беренче машинада, дип уйлый, ләкин аларның икенче машинада да була алуын уйлап җиткерми. Ату тынгач, ә ул барлык 16 ядрәсен дә чыгарып бетерә, аның янына сак хезмәткәрләре йөгереп килә һәм Кремльгә алып китә.
Соңынан билгеле булуынча, Брежнев бишенче машинада була, ә бәлки бөтенләй икенче юлга кереп киткәндер, ди Ильин. Ул үзе үтергән водительне чын күңе­леннән кызгана. Мәрхүм 45 ел кортеж йөрткән пенсиядәге кеше булып чыга. Аңа рәхмәт йөзеннән соңгы тапкыр космонавтларны утыртып барырга рөхсәт иткән булалар...
Ильинның бу кылыгын планлаштырылган һәм гамәлгә ашырылган иң яхшы үтерүгә омтылыш дип атарга була. Кайбер чыганаклар аның планын КГБ белгән, дип исәпли. Фараз­ларның берсе буенча, бер хәрбинең ике пистолет белән Мәскәүгә очуы турында хәбәр килә. Ләкин аңа комачауламаска булалар, Брежневны икенче машинага күчереп кенә утырталар. План буенча, бу хәлдән соң КГБ җитәкчесе Юрий Андроповны вазыйфасыннан алырга карар итәләр...
Әйткәндәй, Ильиннан Юрий Владимирович үзе сорау ала. “Ни өчен моны эшләдегез?”, “Нәрсә этәрде?”, “Брежнев урынында кемне күрергә теләр идегез?” дигән сораулар яудыра. “Соңгы сорау мине коткарды”, ди Ильин. Ул Михаил Суслов дип җавап бирә. Аның абруйлы, белемле, хөрмәт­ле кеше булуын белдерә. Бу власть башындагылар арасында сыйнфый көрәш кызган вакыт була һәм Брежнев та үз хәленең бик мөшкел икәнен яхшы аңлый.
“Мине төрмәгә утыртмаганнар икән, моның өчен Андроповка рәхмәт”, ди Ильин. Аны Казан психиатрия дәваханәсендә тоталар. Бернинди кыенлык күрми, укол кадамыйлар, дару бир­миләр, электрошок кулланмыйлар. Бу Ан­дроповның турыдан-туры күрсәт­мәсе, ди Ильин. Ул табиблар белән дустанә мө­нәсәбәттә була, шашка уйный. Ленинградка кайткач, урындагы табиблар аңа фатир, пенсия хәстәрли. Дәваха­нәдән чыккач, барысы да тизрәк четерекле хәлләр турында бе­лешергә ашыга, ләкин ул “Андроповка рәхмәт әйтәсем килә”, дигән сүзләр белән генә чикләнә.
“Илле ел элек булган заманга әйләнеп кайтсагыз, бу эшне эшләр идегезме?” дигән сорауга бүген Ильин: “Көрәшер идем, ләкин икенче юл белән”, дип җавап бирә.
— 15-18 яшьтә мин башка төрле фикерли башлаган идем инде. Көрәшнең төрле юллары бар. Мин тарихны ярата идем, “Америка тавышы”н, “БиБиСи”ны тыңладым. Русиянең лаеклы яшәр өчен бөтен мөмкинлеге дә бар иде, ләкин Хрущев, Брежнев һәм Ельцин барысын да туздырып бетерделәр, — ди Ильин.
Аның властька нинди таләп­ләре булган соң? Күппартия­лелек, сайлау мөмкинлеге, шәхси эшкуарлыкны рөхсәт итү.
Иреккә чыкканнан соң, ул теләсә кайда эшләп йөри. Аны сәясәтчеләр дә, бандитлар да үз араларына чакырып карый, тик юкка. Космонавтлардан Алексей Леонов белән очраша. “Аның миңа дәгъвасы юк иде. Ул стресс кичергән, ләкин зыян күрмәгән. Әлбәттә, мин гафу үтендем. Ләкин минем гафу сүзләрем кемгә кирәк...”

Резеда ФАЗЫЛОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»