Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Хәйләкәр мулла

Хәйләкәр мулла
12.02.2019 / Дөнья бу...

Хәйләкәр муллаАның көнчеллеге ике милләт вәкилләрен чак дошманлаштырмый кала.

Авылда элек муллалар арасында көнчеллек нык була. Һәркайсы үзен өлкәнрәк һәм акыллырак итеп күрсәтергә тырыша, көндәшләрен мыскыл итә.


Безнең Тукай авылында шундый көнчел бер мул­ланың авылныкыларга гына түгел, күрше Николаевка батюшкасы Ивановка да эче поша. Аның хакында бер генә уңай хәбәрне дә кабул итми мулла, ә үзе батюшка белән дус булып, чәй эчәргә йөри.
Бер көнне Кандракүл буенда узган җыенда батюш­каның ике чабыш аты беренчелекне бирми. Мулла­ның көнчеллеге кабарганнан-кабара, һәм ул бу атларны урлауны оештыра. Яз көне, кар сулары киткәч, хезмәтчеләренә, атларны урлап, минем ихатага алып кайтыгыз, дип боера. Аннары урамнарда һәм йорт­ларның салам түбәләрендә утырган күгәрчен­нәрне тотыгыз, “сухой овраг” чокырында, күренми торган урында шул күгәрченнәр­нең аякларына утлы мүк, самосад бәйләп очырып җибәрегез, ди. Алар бала чыгарган вакыт, ашыга-ашыга утлы тәпи­ләре белән батюшка йорты түбәсенә корган ояларына кайтып утырачак, түбәгә ут кабачак. Урланган атларын эзләп йөрергә вакыты булмасын өчен аның арт ягына ут төртергә кирәк, дип тә өсти.
Ике хезмәтче, чабыш атларын урлап, Тукайга мулла ихатасына алып кайта. Калганнары кача-поса күгәрчен тота. “Сухой овраг” авылдан чакрым ярымда, анда тал, колмак үсә.
Утлы мүк бәйләнгән күгәр­ченнәр батюшканың һәм башка­ларның өй түбә­ләренә кайтып куна. Ут саламга каба. Барлыгы ун ихата яна. Ләкин аны сүн­дерергә килгән халык бер күгәрченнең аягында колмак асылынып торганын күрә һәм хәлнең асылына төшенә. Халык, “сухой ов­раг” чокырына барып, күгәрчен йоннарын, мүкләр-не, шырпыларны күрә. Эз буенча Тукайга киләләр һәм, кайтып, батюшкага сөйләп бирәләр.
Таң алдыннан азрак кырпак кар төшә. Кеше, ат эзләре ярылып ята. Батюш­каның хезмәтчеләре ат эзләреннән Тукай авылында мулла ихатасына килеп керә. Урыс егетләренең берсе бәрәңге бакчасы артындагы таудан мулланың ихатасын күзәтә, батюш­каның үз малае мулланың өенә үк барып керә. Абыстайга үзенең кем икәнле­ген әйтеп, мулланы сорый. Абыстай аның намазда булуын әйтә. Мул­ланың укыганы ишетелеп тора: “Ал­лаһу әкбәр, Алла­һу әкбәр, Хәят (карчыгына дәшә), арт капканы ачып, атларны чыгарып җибәр, Аллаһу әк­бәр...”
Абыстай, мич алдындагы җылы комганын алып, абзар ягына юнәлә... Атлар, су аркылы чыгып, туган авылларына чаба.
Мулла Николаевка авылындагы янгынны сүнде­решергә ярдәм кулы суза, авылдан атлар белән анда 15-20 кеше бара.
Икенче көнне ул, берни булмагандай, ат җигеп, 10 литр әче балын алып, якын дусты батюшка янына Николаевкага китә, авыр вакытында кайгы уртаклашырга уйлый. Ул яшәгән урамда янган морҗалар, баганалар гына утырып калган, кайбер урыннарда һаман төтен чыга. Марҗа­лар муллага нәфрәт белән карый, аннары аны эләкте­реп алалар да эчке күлмәк ыштанына кадәр чишенде­рәләр. Арбага аякларын аерып утыртып, кулларын арба үрәчәсенә бәйли­ләр. Анда черек утын, төтен чыгып торган кисәү агачы салалар, битенә корым сөр­тәләр. Ат дугасына кың­гырау тагып, пумала бәй­ләп, янгыннан калган чүп-чар тутырып, Тукайга таба каргый-каргый озатып ки­ләләр. Кыңгырау тавышына Тукай авылы халкы җыела. Марҗалар эшнең нидә икәнен аңлатып бирә. Янгынны сезгә китердек, шушы кеше безгә ут төр­түне оештырды, диләр.
Татарлар пошаманга кала. Бу төбәккә нигез сал­ган Тукай карт, балалар, уттан сак булыгыз, авыл кара күмергә әйләнү куркынычы бар, дип әйтеп калдырган була. Аның сүзләре гел дөрескә чыккач, кур­кырсың да. Шунда старос­та, указлы мулла Мөхәм­мәтшакир авыл халкын җыя да авылда гына түгел, күрше урыслар белән дә әйбәт мөнәсәбәтләрне бозган мулланың титулын ала. Авыл җитәкчеләре урысларга барып гафу үтенә. Урман кисешеп өй, каралты салуда ярдәм итәләр. Татарлар урыслар килеп ут төртүдән гел курыккан, өй түбә­ләренә күгәрченнәр оялатмаган, куганнар.
Ике авыл халкы аралашып яши башлаган. Бөтен бәйрәмнәрдә кунакка йө­решкәннәр. Урыслар көз көне елкы малын сугымга татарларга биргән. Ивановлар итек баскан, киез суккан, тун теккән. Менә шулай туганнардай яшәгәннәр.
Алты-җиде буын Ивановлар безгә якын кешеләр булды. Очрашканда бер-беребезгә “родня” дип дәшеп исәнләшәбез.
1921 елгы ачлыкта әбекәем әтиемне Знаменкага (күрше авыл) асрауга илтеп биргән, әти ике ел Ивановларда яшәгән.
1981 елда Николаевка кол­хозының учетчигы Александр Почуев белән сөй­ләштем. Ул шушы факт­ларның дөреслеген, Тукай мулласының Николаевка авылы халкына авырлык китергәнен әйтте.

Рәшит ВӘЛИЕВ.
Туймазы районы,
Тукай авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»