Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Шиһаповлар династиясе

Шиһаповлар династиясе
15.02.2019 / Дөнья бу...

Фәһимә һәм Хәтим Шиһаповлар уллары Илдар, Илнур, Венер белән. 1975 елның 3 гыйнвары.Фәһимә һәм Хәтим Шиһаповлар уллары Илдар, Илнур, Венер белән. 1975 елның 3 гыйнвары.Шатмантамак авылыннан таралган бу нәсел ишәя, ныгый бара.

“Шиһапов” фамилиясе вәкилләре һәр заманда да тормышны яхшырту өчен ялкынланып, зур омтылышлар белән эшләгән, Ватаныбызга күп игелекләр күрсәткән, якташларының олы ихтирамын яулаган.


Династияне башлап җибәргән Бәхте­гани Шиһапов Яшел күл авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. ХХ гасырның 30нчы елларында биредә укый-яза белүчеләр булмаган диярлек, хат укытырга-яздырырга күрше авылга йөргәннәр. Язмыш давыллары якташларыбызны әле көнчыгышка, әле көнба­тышка ташлаган. Беренче Бөтендөнья сугышында Фран­циядә шул илне яклап Бәхтегани немецларга каршы көрәшкән. Беренче тапкыр анда сугышта танклар, самолетлар катнашкан. Ике яклап миллион ярым кеше һәлак булган. Бер-берсенә каршы луизит, эприт кебек агулы матдәләр кулланганнар, якташыбыз да шулардан агуланып үлә язган.
Шиһапов Петроградта револю­циядә катнашкан. 1919 елда Се­бердә үлем тырнагыннан чак котылып калган. Гражданнар сугышыннан йөреп кайткач, балаларны укытырга җайлырак булсын дип, Шатмантамак авылына күчеп утыралар. 1931 елда туган бик сәләтле өлкән улы Хәтим өченче сыйныфны тәмамлаган ел­ның җәендә сугыш башлана. Авыл катык һәм үлән ашап җан асрый. Карт-коры, хатын-кыз, тиң­дәшләре белән бергәләп, Хәтим колхозның авыр йөген тарта. Иген үстерәләр, мал карыйлар, фронтны азык-төлек, кирәк-ярак белән тәэмин итәләр.
Ул авыр елларны искә алсам, ирексездән күз яшьләрем атылып чыга. Әнә, бөтен халык басуларда. Ат, үгез, сыер җигеп җир сөрәләр, тырматалар, чәчәләр, көрәк белән дә казыйлар. Бер үгез, хәлдән таеп, буразнага егылган. Киндер күлмәк-ыштан кигән яланаяклы, көлсу йөзле арык бер малай аны торгыза алмыйча калтыранып елый. Кешеләр таң сарысыннан уракта. Кул, аяк тиреләре күн кебек каткан, ботларны камыл кадалып канаткан. Әле көч тә утырмаган үсмерләр авыр көлтәләрне эскерт башына ыргыта. Бер карт җитәкчелегендә 10 малай 70 чакрымдагы Аксен элеваторына олауларда ашлык илтә. Ачтан үлгән авылдашларны чатлама салкыннарда җирләү газаплары. Туң җир чикләвек кабыгы зурлык кына куба. Сәләмә киемле ач кешеләр, караңгы төшүгә карамастан, һаман казый бирәләр...
Сугыштан соң байтак үсмерләргә “1941-45 еллардагы сугышта Германияне җиңгән өчен” медале тапшырыла. Алар арасында Хәтим Шиһапов та була.
Хәтим Җилдәр урта мәктәбендә укый. Ул да, сабакташ дуслары да туган якка, Ватанга күп файда китергән шәхесләр булып җитлегә. Мәсәлән, Р. Магазов — медицина фәннәре докторы, академик, К. Мохтасыймов — полковник, Г. Рахманов — атказанган табиб, С. Котыева укытучы шагыйрә булып китә.
Алар урта мәктәп тәмамлаган 1949 елда авыллар кадрларга кытлык кичерә. Хәтимне Шатмантамак мәктәбенә укытучы итеп тәгаенлиләр. Бәләбәй педучилищесын читтән торып тәмамлый. Армия­дән кайткач, янә яраткан шөгыленә керешә. Районның алдынгы укытучыла­рының берсе булып таныла. Авылның сөенечләрен дә, көенечләрен дә шәхсән үзенеке сыман кабул итә. Чәчү, уңыш җыю, мал азыгы хәзер­ләү, фермаларны ремонтлау, агач утырту буенча яшьләр өмәләре, концерт-спектакльләр оештыра.
50нче еллар уртасы. Авылга комсомол райкомы башлангычы белән төзелгән, бер табибтан, ике медхезмәткәрдән, берничә яшь кеше­дән торган “Сандесант” дигән төркем килеп төшә. Яшь медиклар, төп эшләреннән тыш, җәмәгать башлангычында, бушлай дәвалау белән шөгыльләнәләр. Ул чакта өйләрдә телефон юк. Колхоз комсомол оешмасы секретаре Хәтим Шиһаповның егетләре һәм кызлары, өйдән-өйгә кереп, кешеләрне сәламәтлекләрен тикшертергә чакыралар. Беренче чиратта трахома, кызамык, корчаңгы кебек йогышлы авырулардан, кандала, таракан, борча, беттән арындыралар. Тиздән район халкы бу бәлаләрдән тулысынча котыла. Шатмантамакта бу чараларны оештырып башкарып чыгуда район дәваханә­сенә яңа гына мединститут тәмамлап эшкә кайткан Риза Магазов һәм Хәтим Шиһапов күп көч сала. (Медицина фәннәре докторы, академик, берничә академиянең шәрәфле әгъзасы Риза Магазов бүген дә медицина фәнен үстерүгә зур өлеш кертә).
Авыл Советы, колхоз идарәсе Шиһаповка җаваплы бурычлар йөкләтә. Мәсәлән, бер кышны кар аз явып, уҗымнар туңа. Халыкның — ашлык, фермаларның фураж запасы саега. Шулвакыт җитәкчелек, Хәтимгә үтенеч хаты тоттырып, партия өлкә комитетына һәм Министрлар Советына җибәрә. Юлы уңа. Тиздән Стәрлетамак элеваторыннан берничә машина бодай һәм фураж алып кайталар. Авыл Советы депутаты буларак, четерекле мәсьәлә­ләрне хәл итүдә актив катнаша. Халык аңа һәрчак рәхмәтле булды.
Х. Шиһапов 47 ел укытты, шуның 31 елы — мәктәп директоры вазыйфасында. Коллектив һәр җәһәттән үрнәкле булды. Күп яшьләр уку йортлары тәмамлап эшкә кайтты. Читтән торып югары белем алган һәм бай тәҗрибә туплаганнар да байтак иде. Коллективның кирпечтән яңа мәктәп бинасы салу хыялы тормышка аша. Директор төзелешнең башыннан ахырынача вакыт, ял белән исәпләшмичә шунда була. Бөтен шартлары булган мәктәп тирә-якка ямь биреп тора. Биредә Хәтим Бәхтегани улы башлап җибәргән күркәм традицияләр уңышлы дәвам итә.
Фәһимә Нурислам кызы Ши­һапова да 35 елдан артык башлангыч сыйныфларда укытты. Аларның төпчек улы Венер, шулай ук, мәктәптә тарих укыта, бер үк вакытта мәктәп музее мөдире дә. Зур тәҗрибәле, югары квалификацияле, районда алдынгы педагогларның берсе. Үрнәкле хезмәте, җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен Мәгариф министр­лыгының, район хакимияте­нең, аның мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Венер Шиһаповның хатыны Розалия биредә 30 елдан артык башкорт теле һәм әдәбияты укытты. Сәләтле шагыйрә дә ул. Әсәрләре дистәләгән җыентыкта басылган. Акмуллага багышланганнары да байтак. Район үзәгендә, Шатмантамакта, төрле авыл-шәһәрләрдә үткәрелгән поэзия һәм җыр-моң чараларында автор үзе укыган шигырьләрне халык яратып кабул итә. Былтыр ил буенча оештырылган төрки халыклар шигърият бәйрәмендә дә бик уңышлы чыгыш ясап, Дипломга һәм бүләккә лаек булды. Күп кенә шигырьләренә Айрат Кобагышев, Урал Рәшитов, Фәрвәҗ Килдегулов, Заһир Абайдуллин, Вәкил Мурзин һәм башкалар көй язган. Розалия ханым — районда 2003 елда үткән “Башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы” һәм 2010 елда үткән “Иҗади эзләнүче укытучы” конкурслары лауреаты. Хәзер инде ул лаеклы ялда. Венер Хәтим улы эшен уңышлы дәвам итә.
Шиһаповлар ике бала тәрбияләп үстерде. Юлия — балалар бакчасы тәрбиячесе, Юнир — район эчке эшләр бүлеге хезмәткәре.
Сугыш күптән тәмамланса да, күрше-тирәдә яралары һаман төзәл­мәгән, авыру ир-атлар бар иде. Яз һәм җәйләрен алар капка төбенә чыгып утыра да, башларыннан кичкән коточкыч хәлләрне искә төшерәләр. Яралардан тимер ярчыклары килеп чыккан очраклар да булгалый иде. Хәтим Шиһаповның өлкән улы Илдар ул яраларны юарга урманнан ип­тәшләре белән бергә имән кайрысы, дару үләннәре алып кайта торган булдылар.
Яралардан интегүче­ләрне жәл­ләүдән үзенең булачак һөнәрен сайлаган Илдар медицина институтында укыганда илнең күп шәһәр­ләрендә спорт ярышларында зур уңышларга иреште. Студент чагында ук санитар, фельдшер булып эшләде, ашыгыч ярдәм машинасында авырулар янына ашыкты. Илнең алдынгы медицина учреждение­ләрендә практика үтеп, тәҗрибә туп­лады. Байтак еллар район дәва­ханәсенең баш табибы буларак, халык сәламәтлеген кайгыртты. 37 ел хирург булып эшләү чорында күп авыруларны үлем тырнагыннан коткарып калды. Югары категорияле белгеч. Районның хөрмәтле шәхе­сенә әверелде. Хатыны, балалар табибәсе Лүзә Тимерхан кызы да — үз һөнәренең остасы. Кызлары Светлана — Стәрлетамакта, уллары Рамил Петербургта табиб булып эшлиләр.
Хәтим һәм Фәһимәнең янә бер уллары Илнур — 30 елдан артык ур­ман предприятиесендә инженер. Яшь үсентеләр утыртуда, агач хәзер­ләүдә коллектив ирешкән уңышларда аның да өлеше зур булды. Тау-чагылларда, калкулыкларда алар утырт­кан нарат, чыршы, каен, имән­нәр өй бүрәнәсенә ярарлык булып күкрәп үсте, тирә-якка ямь биреп торалар.
Илнур Шиһапов Миякә авылы биләмәсе хакимияте башлыгы булган 6 ел эчендә сайлаучылар наказларын үтәүгә, социаль мәсьәләләрне хәл итүгә зур игътибар бирелде. Илдар һәм аның хатыны, район дәва­ханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Земфира Шәрифҗан кызы белән ике бала үстерделәр. Икесе дә югары белемле белгечләр.
Шиһаповлар династиясе Ватанга фидакарь хезмәт итү омтылышы белән яши һәм эшли.

Ким Садыйков.
Миякә районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»