Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Кычытканлы үч

Кычытканлы үч
21.02.2019 / Дөнья бу...

Кычытканлы үчУл иң каты җәзалардан да зәһәррәк икән, билләһи.

Тормышта төрле кызыклы хәл-вакыйгалар була, еллар узган саен аларны сагынып сөйләргә генә кала. Республикабыздагы бер керәшен авылында күркәм гаиләдә яшәгән Рәмилә исемле кызыкай да яшьлегендә үзенең хискә артык бирелүчән, егәрле, чая һәм бик тәвәккәл булуы аркасында көтелмәгән төрле хәлләргә тарый, бүген исә яшәлгән гомер еллары биеклегеннән ул аларны ихлас елмаеп хәтерли...


Рәмиләнең аяк астында җир убыл­гандай була, күңеле тула, тамагына төер утыра. Ул кинәт кенә борылып чыгып китә дә, гаҗиз­лектән клуб күтәрмәсенә утырып, үксеп елый. Әлбәттә, кызның егеткә ачуы килә, һәм ул аңардан бик хәтәр үч алырга тели...


Рәмилә сигезенче сыйныфта укыган чакта, чәчәкле, ямьле май аенда була бу хәл. Ял көнне верандада йоклап яткан кызый иртә таңда урамда кемнеңдер матур итеп җырлаганын ишетә. Җәһәт кенә урыныннан торып тәрәзәдән карый һәм анда армиягә китәргә җыенган Володя исемле чандыр гәүдәле, ыспай егетнең, гармун тартып, моңланып йөргәнен күрә.
Авылның Рәмиләләр гаиләсе яшәгән йорт урнашкан үзәк урамы шактый озын була, егет урап килгәнче кызый, тиз-тиз генә юынып, иртәнге чәен эчеп һәм күз явын алырдай матур күлмәген киеп, урамга чыгып та баса. Аларның капка янына килеп җиткәч, Володя аны кысып кочаклый, аннары кызның каушап калган, оялчан йөзенә ягымлы елмаеп карый да: “Мин хәрби хезмәтне тутырып кайтканчы үсеп тор, акыллым, кияүгә чыга күрмә!” – дип, бит очыннан үбеп ала һәм, янә җырлый-җырлый үз юлыннан китеп бара.
Кызый ул вакытта төне буе бәйрәм иткән егетнең айнып та бетмәгәнлеген һәм аны шаяртырга гына теләгәнен аңламый, әлбәттә. Чибәр егет кочаклап үпкәннән соң бит очлары яна, күңелендә хис-тойгылар бураны кузгала, егет артыннан ул тәмам күздән югалганчы карап кала.
Ике ел сизелми дә уза. Авылда: “Володя армиядән кайткан!” – дигән хәбәр тарала. Моны ишеткән Рәмиләнең куанычы эченә сыймый, кич җиткәнен ул көч-хәл белән көтеп ала. Киенә-ясана, бизәнә-төзәнә һәм эч серләрен уртаклашып көн иткән якын ахирәте Әлфия белән клубка дискотекага чыга. Мәдәният йортының ишеген ачып керүгә Володяның зифа буйлы бер кызны – сыйныфташының апасын кочаклап басып торуын күрә. Шулвакыт Рәмиләнең аяк астында җир убыл­гандай була, күңеле тула, тамагына төер утыра. Ул кинәт кенә борылып чыгып китә дә, гаҗиз­лектән клуб күтәрмәсенә утырып, үксеп елый. Әлбәттә, кызның егеткә ачуы килә, һәм ул аңардан бик хәтәр үч алырга тели...
Алмагач чәчәкләреннән күңел­ләрне иләс-миләс китереп гаҗәеп хуш ис аңкыган шул сихри май төнендә Рәмилә дискотекадан соң өенә кайтырга ашыкмый, ахирәте Әлфиягә үзе корган планны җиткерә. Алар икәүләп, сөйләшә-көлешә, Володя яшәгән йортка юнәлә. Ишекнең тышкы ягына чыгарып калдырылган кәтүк җебен җай гына тартуга келә күтәрелә һәм алар шым гына верандага үтә. Егетнең нәкъ шунда йоклавына инангач, икесе дә берәр кочак кычыткан җыеп алып кереп, урын өстенә җәяләр һәм одеял белән каплап куялар. Аннары өйдәгеләр уянмасын өчен мыштым гына ихатага чыгып, ишекне җайлап кына ябып, каршы йорт­ның капка төбендәге эскәмиягә “кунаклыйлар” да Володяның кайтканын көтәләр.
Сәгать төнге дүртләр тирәсендә ару гына “җылынган” егет кайта. Ишекне ачып кереп, ут-фәлән яндырып тормый гына верандадагы “мамыктай йомшак” урынына чишенеп ятуы була, кычыткан чагуына түзә алмыйча бөтен урамны яңгыратып бик яман кычкырып җибәрә. Өйдә ут кабына, Воло­дяның әти-әнисе, туганнары йокыдан куркышып уянып, чабулый башлыйлар. Кызлар дәртле, чибәр егеттән бик оста итеп үч алуларына сөенеп кайтып китәләр.
Икенче көнне Володя үзен шәрә килеш кычытканга яткырган кешенең кем икәнлеген белсәм, билләһи-валлаһи, бәреп үтерә­чәкмен, дип, зәһәрен чәчеп йөргән, диләр.
Тагын берничә ел үтә һәм Володя сөйгән кызына өйләнә. Туй мәҗлесенә туган-тумача, дус-иш һәм авыл яшьләре җыела. Тапкыр сүзле, җыр-моңга оста Рәмиләне Володяның кәләше Сания туйга шаһит итеп чакыра. Йортта туй гөрли, һәркем кинәнеп күңел ача: җырлыйлар, бииләр, мәзәкләр сөйлиләр һәм мавыктыргыч уеннар да уйныйлар. Сүзгә сүз ялганып, Рәмилә дә яшьлек таңында кияү егете Володядан ничек үч алуы турында кызыклы итеп сөйли, барысы да күз­ләреннән яшь чыкканчы рәхәт­ләнеп көлә...

Рәфил Саматов,
Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»