Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ана хакы

Ана хакы
22.02.2019 / Дөнья бу...

Ана хакыУл барыннан да кыйммәт, хәтта шәхси бәхеттән дә...

Менә айдан артык инде Лузия телефоннан берәү белән серләшә. Смс-хәбәрләрдән да шундый җылылык бөркелер икән! Иртәннән кичкә кадәр бер генә дә күрмәгән кеше турында уйлый, борчыла...


Ул да шулай кебек. Хәбәрләшмәгән бер генә көннәре дә юк. Икесе дә ялгыз, ләкин танышканнан бирле ялгызлык алай ук җаннарын телгәләми сыман. Нинди җеп бәйләп тота соң араларны?
Бер айлап язышканнан соң, очраштылар. Рәмзил үзе килде. Очрашу бик җылы үтсә дә, мөнәсә­бәтләрнең дәвамы булмас сыман аерылыштылар. Тагын һәркем үз дөньясына бикләнде. Әллә ара ерак булганга, яңадан тиз генә очраша алмаганга шулай булды, белмәссең. Лүзия Рәмзилне бик тә ошатты. Назлы, моңлы-зар­лы күз карашын оныта алмады. Ул хисле кеше, Рәмзилнең үзенә карата битараф булуы аны сагайтса да, күңеле моны барыбер кабул итмәде.
— Бер-беребезне онытырга тиешбез, — диде Рәмзил.
— Ни өчен? – дип кенә сорый алды Лүзия.
— Бергә була алмаган өчен, — дип җавап бирде ир.
Лүзиянең башына сыймады: ни өчен бергә булырга ярамый соң аларга? Икесе дә япа-ялгыз түгелме соң? Бу сорауга җавапны үзе дә бик яхшы белсә дә, шул хактагы уйларын мең кат әйләндерде аңында. Күңел белән акыл, баш белән йөрәк берәр заман бер дулкында булсалар иде!
Һәркемнең үз дөньясы, үз тормышы булуга сылтанып, араны өзәргә тиеш­лекләре тынгы бирмәде. Язышу һаман дәвам итте бит. Соңга табан тагын якынаеп киткән сыман да тоелдылар әле. Бәлки, андый җылылык башка беркайчан да табылмас? Картайгач, ялгыз калган мизгелләрдә шуны уйлап, сагышланмаслармы?
...Ял көне җитү белән Рәмзил шәһәрдән 60 чакрым ераклыкта урнашкан авылына ашкына. 97 яшен тутырган әнисе янына. Ул күрше авылдагы кызында гомер итә. Һәр атнаны улын көтә карчык. Рәмзил аны, машинасына утыртып, туган йортына алып кайта. Ике-өч көн әби өендә яши. Елдан-ел, көннән-көн авырлаша бара аңа. Атлавы да, ике таякка таянып, көч-хәл белән.
“Улым, җитәр инде, туктыйк болай йөрүдән, сиңа да ялгызыңа авыр, мин дә бик арый башладым”, — ди Әминә карчык. “Ярый, әни, сиңа читен икән, шулай итәрбез”, — ди улы. Ләкин икенче атнада тагын шулай кабатлана. Йортларында ут алына, учак кабына. Атна аралаш тагын бер сеңлесе кайта, бергә булу минутларын шатланышып кичерә алар. Әни янында шундый да рәхәт, күңелдәге борчылулар онытыла сыман. Рәмзил әнисенең үзенә мохтаҗ булуын күреп тора. Гоме­ренең соңгы мизгелләре­н­дә үз йортында буласы килү теләге әнисендә шулкадәр көчле, бернинди авыртыну да, кыенлык та туктатмас сыман. Бала­ларының “әни” дип өзелеп торуын күзләрендәге яшь­ләрен күрсәтми генә көне буе күзәтеп тора.
— Әни, әллә елап бет­кәнсең инде? – дип сорады кызы, чәй табыны әзерләп, өстәл тирәли җыелгач. — Берәр нәрсә борчымыймы үзеңне?
— Юк, юк, кызым, улым, рәхмәт сезгә! Әтиегезнең фотосурәте белән сөйлә­шеп утырдым әле. Синнән туган балалар бигрәк яхшы кешеләр булды, дидем.
Инде үзләре дә олыгаеп барган балаларының күзенә яшь тыгылганын аңлады әниләре. Озак кына сөйләшми, үз уйларына батып утырдылар.
Ә Рәмзил йорт тирә­сендәге эшләрен көйли-җайлый да, урманына юл ала. Көз дип тә тормый, кыш та дими. Бәрәңге бакчасы белән урман арасында кайчандыр юкәләр утырткан иде ул. Һәрбер­сен су сибеп, төпләрен йомшартып, кадерләп үстерде. Хәзер алар зур агачлар булып, ике урман бергә кушылды. Үз “билә­мәсе”нә барып кергәндә дә, үз йортына кайткандагы хисләрне кичерә. Рәхәт тә, тын алуы да җиңел аңа анда! Уй-сагышын баса торган урын бу. Тынычландыру, тормыш ыгы-зыгысын җую көченә ия ул.
...Лүзия дә ял саен үз авылына юнәлә. Аны да, зарыгып, әнисе көтә. Рәмзилнең әнисе белән чагыштырганда, күпкә яшь әле ул: 82се тулды. Үзен-үзе карый алса да, атна саен урарга кирәк. Авылда кышын да эш бетәсе түгел бит. Барын да җайга саласы, үзе дә әнисе янында онытыласы килеп кайта ул. Әлегә аның янында гына яшәми, чөнки шәһәрдә — үз эше, үз мәшәкатьләре.
Шулай йөри торгач, көз үтеп, кыш килде. Бар дөнья ап-ак карга төренде. Сихри аклык-гүзәллек кеше күңел­ләрендәге сафлыкны хәтер­ләтә. Яңа ел җитте. Иртәгә 31 декабрь дигән ыгы-зыгылы көнне Рәмзил күңелендә ниндидер аңла­та алмаслык бушлык тойгандай булды. Ялгызлык әллә ничек йөрәген чеметтереп, авырттырып алды. Бер мәлдә үзен кайда куярга белмәгән сыман иде ул. Балалары башка шәһәрдә, һәркемнең үз тормышы, үз көн күреше. Кич буе ни өчен борчылганын аңлый алмый газап­ланды да, иртән биштән торып, юлга чыкты. Әнисе – Әминә карчык өзе­лепләр көтә аны. Кичтән телефоннан һәркөн әйтә торган сүзен кабатлады: “Улым, өйлән инде. Алып кайт берәрсен. Ялгыз калма”, — диде. Рәмзиле күзенә күренеп, йортына алып кергәч кенә тыныч­ланды ул. Гомер иткән йортындагы бар әйберсен карап-барлап чыкканнан соң, караватында татлы йокыга талды. Кич буе мәш килделәр! Пешеренделәр, җыештырын­дылар, мунча керделәр.
Рәмзил үзе дә, сәгать 12 сукканны да көтми, йокыга чумды. Башкалар аңардан башка да яши ала, ә әнисенә ул әлегә бик тә кирәк. Башкача яшәү әлегә мәгънәсез тоелды аңа. Урамдагы салют тавышына гына сискәнеп уянып китте.
...Лүзия дә әнисе белән. Аны хөрмәтли, тәрбия итә. Кайчандыр әнисе Вәсимә нәни кызын караган кебек. 27 яшендә тол калганнан соң ике баласы дип яшәде бит ул. Башка кешегә кияүгә чыкса, ул күз нурларын кыерсытыр сыман тоелды аңа. Бәлки, балаңа нинди тәрбия бирәсең, үзең аңардан шундыйны ук аласыңдыр да?
Аннан бит әлегә Лүзия дә әнисен, балаларын, “нәнәй” дип өзелеп торган оныгын ташлап, чит җирләргә китә алмаячак. Күңеле белән ничек кенә Рәмзилгә тартылса да...

Әлфия Шәйхлисламова.
Туймазы районы,
Кандра авылы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»