Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Изге бурычымны җиренә җиткереп үтәдем”

“Изге бурычымны җиренә җиткереп үтәдем”
26.02.2019 / Дөнья бу...

“Изге бурычымны җиренә җиткереп үтәдем”Төрле шартларда балаларга дөньяга килергә ярдәм иткән Тәнзилә Гафурҗанова шулай ди.

Авыл җирендә яшәүчеләр элек-электән фельдшерларга аерым хөрмәт белән караган. Чыннан да, кайчак район үзәгендәге дәваханәгә барып җитәргә күп вакыт таләп ителә. Шул вакытта барысы да менә шул “ак халатлы фәрештә” ярдәменә кайтып кала да инде. Күпме кешене үлем тырнагыннан йолып кала, ничә кешенең сәламәтлеген ныгытуга көч сала алар?!


Балтач районының Штәнде авылында яшәүче Тәнзилә Гафур­җанова да — авылда зур ихтирам яулаган белгеч. Ул Миякә рай­онының Кызыл Чишмә авылыннан бу якларга 1983 елда килә.
— Ирем шушы авылныкы. Аны юллама буенча бирегә эшкә кайтардылар. Шулай бу якларны үз иттем, — ди ул.
Фельдшер-акушерлык пунктында 1991 елдан эшли ул. Әлеге вакытта Әрдәгеш, Яңа Тушкыр һәм Штәнде авыллары халкын хезмәтләндерә ул.
Тәнзилә апа эшләгән чорда суга батучыларны коткару да, башка күңелсез хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтү очраклары да күп булган, әмма ул барыннан да нык юлда бәби тудырган берничә хатын турында дулкынланып сөйли.
1998 елның 18 феврале. Бервакыт күршедә туып-үскән хатын бәйрәм вакытында мунчага кайткан. Күз ачкысыз буран. Тәнзилә апаның бу көнне өе тулы кунак була. Аш-су бүлмәсендә бөте­релгән хуҗабикәгә күрше хатыны үзе йөгереп керә.
— Тәнзилә апа, түзәлмим, эчем авырта. Нишлим икән? — ди ул.
Тәнзилә исә нишләргә дә белми, чөнки өй тулы кунак. Аларны йоклатырга караватларда урын җитмәгәнлектән, идәндә дә урын җәелгән.
— Әйдә, үзегезгә керик. Кунакларымны борчыйсым килми, — дип, Тәнзилә апа яшь хатынны үз өйләренә алып чыгып китә. Бераздан 4 килограммнан да авыррак бала дөньяга аваз сала. Ә хәзер исә икенче мәсьәләне хәл итәргә кирәк: баланы дәваханәгә ничек алып барырга? Ә тышта буран котыра. Совхоздан трактор алып, юлны ачтыртып, әнисе белән баланы Тәнзилә апа балалар тудыру йортына озата китә. Юлда аларга ике зур сумка күтәргән кеше очрый. Тәнзилә апа ачы буранда басып торган бу кешеләрне бик кызгана, водительдән аларны утыртуын үтенә. Бу кешеләр бераз барганнан соң машинадан төшеп кала. Ә Тәнзилә апа, баланы әнисе белән дәваханәдә калдырып, кайтып китә.
Икенче көнне Тәнзилә апаның өйләренә милиция хезмәткәрләре килеп керә. Фельдшер тәүдә нәрсә булганын аңламый куркып кала. Баксаң, юлдагы теге ике кеше кибет талап кайтып килгән булганнар икән. Милиция хезмәткәрләре алар турында сорашырга килгән.
Икенче очракта Тәнзилә апа машинада кендек әбисе була. Көзнең соңгы көннәре. Карлы яңгыр яуган көнне Тәнзилә апа күрше авылдан Штәндегә җәяү кайтып килә. Каршысына зур йөк машинасы очрый. Водитель Тәнзилә апаны күрүгә, шатлыгыннан кулларын селки-селки, аны машинага чакыра.
—Тәнзилә апа, машинада йөкле хатын. Озакламый бала туарга тиеш. Район үзәгенә алып барып җиткерә алырбыз микән? — ди дулкынланудан нишләргә дә белмәгән ир.
— Белмим инде. Әйдә, мин дә утырыйм, — ди Тәнзилә апа.
Йөк машинасының арбасына салам җәелгән була. Тәнзилә апа хатынга ире белән шунда менәргә куша. Ярый арба калын тукыма белән капланган булган, салкын җил, бозлы яңгырга түзәрлек түгел. Тәнзилә апага бу хатынны шул салам өстендә бәбиләтүдән башка чара калмый. Яшь хатын­ның үзенә караганда ире ныграк курка. Хатын, фельдшерның әйткәннәрен аңлап, үтәп барса, ире хатынының муеныннан кочаклап ала да җибәрми, шунда утыруын дәвам итә. Яңа гына туган баланы төрергә әйбер булмый. Тәнзилә апа әле генә әти булган кешедән күлмәген салуны сорый. Ир һаман да нәрсә булганын аңламый, ахры, күлмәген салудан баш тарта. Моны аңлап алган шофер, өстендәге күлмәген салып, Тәнзилә апага суза. Шулай итеп водитель арбада яшь сабыйлы гаиләне район үзәгенә алып җилдерә. Әмма Иске Балтачка барып җитәргә әле ерак, ә баланың сәламәтлеге куркыныч астында. Өстәвенә, баланың кендеге дә киселмәгән бит әле...
Тәнзилә апа бер авылны үткәндә водительгә фельдшер-акушерлык пунктына туктарга куша. Фельдшерны эзләргә вакыт юк, караңгы төшкән. Тәнзилә апа, пунктның ишеген җимереп кереп, балага кирәкле ярдәмне күрсәтә. Шунда ук район дәваханәсенә дә хәбәр итә...
Бүген инде Тәнзилә апа яңа шатлыгы белән бүлешә: күптән түгел авылда өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачыл­ган.
— Мондый шартларда эшләү — үзе бәхет. Заманча җиһазландырылган бүлмәләрдә авыруларга ярдәм күрсәтү күпкә уңайлы. Авыл халкы да бу төзелешкә бик шатланды, — ди Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре.
Әлбәттә, Тәнзилә апа хаклы. Барлык уңайлыклары булган бинада эшләве дә рәхәт, күрсәтелгән хезмәт тә сыйфатлы була. Әмма, барыннан да бигрәк, анда эшләүчеләр Тәнзилә апа кебек ачык йөзле, ярдәмчел, миһербанлы булганда гына мондый объектлар, чыннан да, халыкка игелекле хезмәт итүенә шик юк.

Гөлия Гәрәева.
Балтач районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»