Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Берүзенә – ике илаһ?

Берүзенә – ике илаһ?
01.03.2019 / Дөнья бу...

Берүзенә – ике илаһ?Берьюлы мөселман да, христиан да булу мөмкин түгел, дисезме? Мөмкин икән шул...

Минем бер танышым бар. Исемен “Рөстәм” дип алыйк. Танышлыгыбызга бер ун-унбиш еллап бардыр инде. Улларыбыз бер сыйныфта укыды, шуңа ата-аналар җыелышларына бергә йөрдек, әлегә кадәр дустанә мөнәсәбәттәбез. Өстәвенә, ул – “чи” татар, каршында кем басып торуына карамый, урысмы, әрмәнме шунда – аңа барыбер, һәммәсе белән саф татарча сөйләшә башлый. Җитмәсә, танылган татар язучысының ничәнчедер буындагы оныгы да булып чыга әле үзе...


Менә шушы танышым төп-төгәл дүрт ел элек ураза тота башлады. Беренче елда ике атна уразада булды, икенче елда – өч, ә соңгысында уразаны тулаем, ай буена тота алды. Соңгы елларда уразасы да нинди бит әле аның – гел җәй айларына, көннең иң озын һәм эссе челлә вакытларына туры килә! Төннең бер карасыннан икенче карасына кадәр сусыз, ризыксыз чыдап кара! Монда теге мәзәктәге малай кебек: “Кояш, син бер батарсың инде, тик мин булмам”, – дип, тел шартлатасы гына кала. Һәрхәлдә, минем кулдан килми инде андый “батырлык”. Шуңа Рөстәмгә ихтирамым елдан-ел артты.
Ләкин бу елның башында танышымның бер гамәле мине бик тә аптыратты. Гыйнвар урталары... Христиан динен тотучылар Крещение Господне – Гайса пәйгамбәрнең чукыну көне бәйрәмен билгеләргә әзерләнә. Быел ул 19 гыйнварга туры килде. Бу көнне христианнар суның тылсым көче алуына ышана һәм шуңа күрә елга-күлләрдә уелган махсус бәкеләргә – купельләргә барып чумарга ашыга. Имеш, шуннан соң ел буена кылган гөнаһларың, тәнеңдәге авырулар кул белән сыпырып алган кебек юылып төшеп кала, ди.
Шул көннәрдә Рөстәм мине очраклы рәвештә урамда тотып алды.
– Нәрсә, дустым, унтугызына каршы төндә Кашкадан күленә чумарга барабызмы? – ди бу.
Мин аны башта шаярта дип уйладым.
– Нәрсә, чукынып, динеңне алыштырырга булдыңмыни? – дип, сорауга сорау белән җавапладым.
Тик танышым һич кенә дә елмаймады, җитди калды.
– Нишләп алыштырыйм, мин болай да ике динле, – дип яңгырады аның җавабы.
Мин һаман аны шаярта дип белдем. Ә Рөстәм, аптыравымны күреп, аңлатырга ук кереште:
– Минем әтием Стәрлебаш якларыннан – саф мөселман татар, ә әнием – Бакалы районында туып-үскән керәшен татары. Икесе дә бер-берсенең динен ихтирам итә, Ислам һәм христиан кануннарын төгәл үтиләр. Шуңа күрә миңа ике дин дә бердәй якын. Икесенең дә та­ләп­ләрен, кулымнан килгәнчә, үтәп барырга тырышам: уразасын да тотам, постында да ашауны чиклим, Ураза бәйрәмен дә, Пасханы да билге­ләмичә калганым юк. Шуңа күрә аптырама, – диде ул.
Миңа, “да-а-а” дип баш чайкап, ары китеп барудан башка чара калмады.
Атна-ун көн үткәч, без кабат очраштык. Рөстәм, теге сөйләшүебезне искә төшереп, үзенең 19 гыйнварга каршы төндә Кашкадан күленә баруы, озын чират торып, бәкегә өч тапкыр чумып, чукынып чыгуы турында сөйләде. Мин сүзсез генә тыңладым...

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»