Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәңгелек сорау

Мәңгелек сорау
05.03.2019 / Дөнья бу...

Мәңгелек сорауГомер үткән саен җирсү хисе арта, күңелдә ата-баба рухы көчәя икән.

Зиратка гаять күп халык җыелды. Шәһәрдә яшәгән Хәбибне үзенең васыяте буенча туган авылына кайтарып җирләделәр. Үзенең яман чирдән савыга алмаячагын аңлап, соңгы үтенечен әйтеп өлгергән, ди.


Кабернең дүрт почмагына мәрхүмнең туганнары баскан. Шуларның иң кечесе – Хәбибнең энесе Харис — төп йортта яши.
Мәрхүмнең якыннары хәер тарата. Монда беркем битараф түгел — һәр кеше күңеленнән мәрхүм белән хушлаша, учын учка кушарып, мулла “Аллаһу әкбәр” дигән саен, битен сыпырып куя.
Күрше кабер янында бөкшәеп Шәйхетдин, Басыйр, Мөхәммәт басып тора. Әниләре Нәгыймә җирләнгән анда. Ике атна элек 95 яшендә ахирәт дөньясына күчте ул. Типсә тимер өзәрдәй өч ул үстерде, барысы да авылда төпләнеп, матур гомер кичерә. Абруйлы, ихтирамлы гаиләләре! Зиһенле егетләр!
Гали Хәбибнең каберенә текәлеп бер моңая, бер, хәйран калып, уйларын җыя алмый җәфалана. Аяныч, әлбәттә! Авылдашы, күршесе ләбаса! Өч яшькә кечерәк булса да, яшел чирәмдә уйнап, әүмәкләшеп, бер елгада су кереп үстеләр. Яз бәбкә карадылар, җәй буе, көтү кайткач, яланда сыер сакладылар. Бакыйлыкка, күчәргә иртәрәк иде дә, нишлисең? Үкенечле! Ир затына 54 яшь яшьмени?
Әйе, барысы да Аллаһы кулында шул! Кинәт зиратта үскән карт усакта козгын кычкырды, баш өстеннән ак янтыклы саескан очып үтте. Сәер дөнья!
...Үткән көз Хәбиб тормыш иптәше Лариса белән авылга кунакка кайтты. Шунда күрешеп, бик озак сөйләшеп, гәпләшеп утырды авылдашлар. Ни гомер очрашканнары юк иде. Егет чагыннан ук мыек үстерергә яраткан Хәбиб һаман борын астын кырмаган. Тазарган, ике иякле булган. Баш түбәсендә аксыл чәчләре күбәйгән.
— Лариса белән ике бала үстереп аякка бастырдык! Икесе дә бай! — дип мактанырга өлгерде шул арада Хәбиб. – Тормышымнан кәнәгать, яшәргә дә яшәргә!.. Үземнең бизнес шәһәрдә: вак-төяк булса да, төзелеш эшләре алып барам. Ике катлы, зур подваллы йортта яшибез. Зиннәт инде менә! Сәяхәттә күп йөрибез — Җир шарында мин аяк басмаган урын калмады шикелле. Ә-ә-ә, өч ел инде хаҗга барырга җыенам. Менә, соңгы вакытта бераз ябыктым, спорт залына йөрим...
Гали үзе дә бихисап еллар чит җирдә, Себер якларында яшәде. Нефтьче. Тормыш иптәше Наҗия автопаркта диспетчер булды. Балаларын башлы-күзле итеп, хаклы ялга чыккач, уйладылар да монда күчеп кайттылар. Төп йортлары буш тора иде. Наҗиянең дә туган авылы моннан ерак түгел...
— Бигайбә, абый белән энекәшкә күптән әйтеп куйдым, — дигән иде Хәбиб шул көнне хушлашканда. Аннары бер якка кыйшайган, болдыр такталары, бүрәнәләре кибеп ярылган өйгә ымлады. – Билләһи газыйм, мин монда кайтып, йорт бүлешеп йөрергә җыенмыйм. Миңа шәһәр тормышы охшый. Анда типтереп, рәхәтләнеп, ансат кына гомер кичереп була! Ә монда?.. Шушы таралып беткән авылга кем кайта инде, кем кайта? Алдагы өч-дүрт елда, мөгаен, кайтып булмас, — дип өстәп куйган иде...
Шул чакта да Хәбибләрнең ындыр артында үскән карт наратта козгын кычкырган иде. Ишеткәне бар Галинең бу кош тавышын, тик алагаем ямьсез тавыш бу юлы ничектер сәер, шомлы яңгы­рагандай тоелды.
“Ә Хәбиб бу сүзләре белән нәрсә әйтергә теләде икән? Байлык артыннан куып, алтын-кө­мешкә иләсләнеп, әллә акылын җуеп барамы?.. Авылга күченеп кайтканга миңа төрттерәме?.. Ә бу козгынга ни булган?”
Ничек кенә булмасын, адәм баласының яшәеш нигезе тереклекне туйдыручы хикмәтле кара туфракта бит. Могҗиза! Аллаһы Тәгалә адәмне балчыктан әвә­ләгән, балаларына, буыннарына шул җир өстендә яшәргә мөм­кинлек тудырган. Якты дөньяда тормыш кичереп, бакыйлыкка күчкәндә, иншаллаһ, мәр­хәмәт­лелек күрсәтеп, җәсәден янә туган туфрагына, җир куенына бирә, ә җанын мәңгелеккә алып китә, диләр. Дөрестер...
Ә без, кешеләр, изгелеккә изгелек белән җавап бирәбезме?.. Ата-бабаларыбызның каны, яше тамган шушы туфракны, күз карасыдай саклап, киләчәк буыннарга тапшырабызмы? Шушы түгелме адәм балаларының җир­дәге яшәеш мәгънәсе, изгеләрдән изге бурычы?
Читтә яшәгәндә, бигрәк тә соңгы елларны бу мәңгелек сорау Галинең башыннан, күңеленнән чыкмады. Өлкәнәйгән саен туган җир җылысы көннән-көн тансыклана, ә күңелендә ата-бабалар рухы, чакыру кайтавазы көчәя генә барды!
Гали дә, Наҗия дә, авылга кайткач, үзләрен сәламәтрәк тоя башлады, тын алулары иркенәйде.
“Ә акча, акча бар! Пенсия килә... Акцияләр дә байтак!.. Балалар эшләп йөри. Бәхет шушы түгелмени?..”
Гали уйланып беравык сүзсез торды да Хәбибкә:
— Лаеклы ялга чыккач, тыкрык башы Ислам абзыйның кече улы Фәнил дә монда кайтырга җыена! Әнә, елга буена матур итеп йорт төзегән, — дип, төрттереп сүзен җөпләп куйды.
— Күрдем, — диде Хәбиб, көлемсерәп. — Гомере буе Себер­дә эшләп, юньлерәк өй дә күтәрә алмаган.
Алар аерылышканда кушкуллап күрешеп, кочаклашып хушлашты.
“Тойота” машинасы, урамда тузан өермәсе калдырып, авылдан чыгып китте...
Ел да үтмәде, җәйнең матур, аяз көнендә Хәбибне авылга... алып кайттылар. Ул хәзер зиратта — гүр иясе! “Яткан җире йомшак, урыны җәннәттә булсын. Янына фәрештәләр киләдер, кузгалырга вакыт...”
Гали, күзләрен мөлдерәтеп, кабат кабергә күз салды һәм, авыр сулап, зират капкасыннан чыгып, авылдашларына иярде.
Хәбиб мәрхүмнең: “Шушы беткән авылга кем кайта инде? — дигән сүзләре яңгырады аның колагында. – Кем кайта?..”
Кинәт тирә-якны яңгыратып кабат козгын кычкырды. Гали, уйларыннан айнып, ниндидер сәер көчкә буйсынып, карашын зират ягына борды. “Көтү ташлаган малны — бүре, илен ташлаган ирне гүр алыр”, дигән борынгылар.
Шулчак ялгыз калган кабер чардуганына, канатларын җәеп, ак янтыклы саескан килеп кунды.
Хәйран бу дөнья! Мәңгелек сорауга җавап шушы мизгелдер...

Мөдәрис МӨСИФУЛЛИН,
Русия һәм Башкортстан Язучылар берлекләре әгъзасы.
Дүртөйле районы.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»