Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Нәнәй тәрбиясе

Нәнәй тәрбиясе
07.03.2019 / Дөнья бу...

Нәнәй тәрбиясеБуыннан-буынга тапшырылырга тиешле рухи мирас ул.

“Таң атканда фәреш­тәләр бәхет өләшә. Шул мизгелне йоклап уздырырга ярамый. Торыгыз, бәбкәй­ләрем!”— дип ягымлы да, үтемле дә тавышы белән уята иде безне нәнәебез. Ул — фронтовик анасы (әтиебезнең әнисе), олы йөрәкле, киң күңелле, югары әхлаклы, күркәм холыклы, хискә ифрат бай кеше иде.


Әниләр җәен-кышын колхоз эшендә. Басудагы игенне урак белән урып, көлтәләргә бәйләп, ферма янына ташып, кибәннәргә өяләр дә, кыш шуларны барабанда суктырып, ашлыкны кул белән әйләндерә торган җилгәргеч аша үткәрәләр. Шуның бөртеген дә калдырмыйча дәүләткә (фронт мәнфәгатьләре өчен!) озаталар иде. Кешеләр төн уртасында гына 2-3 сәгать ял итәргә туктагач, әни безнең хәлне кайтып белеп, тиз генә кире китә иде. Ул нәнәй белән генә сөйләшә, безне уятып тормый.
Хуҗалыкны алып бару нәнәй белән минем өстә. Нәнәй карт, миңа җиде яшь, энем белән ике сеңлем (берсе бишектә ята) дә бар. Сыер, сарыкларыбыз бар, аларны карарга, утыз сутый бәрәңге бакчасын эшкәртергә дәрман җитмәсә дә дәрт бар. Фашистларны тизрәк җиңеп әтиләр кайтсын өчен безгә дә бөтен көчебезне салып эшләргә кирәк. Бәрәңгене токмач кебек турап, киптереп, фронтка җибәрәбез. Нәнәй эшләп арыганнан соң барып утырса, шунда ук кулына бәйләмен ала. Әтиләргә йон оекбашлар, мылтыктан ат-канда уңайлы булсын өчен имән бармак та аерылган биялиләр бәйли. Әти кайткач, йөгереп каршы чыгарлык булып үссеннәр өчен энем бе­лән сеңелләремне дә карарга кирәк.
Иртәнге эшләрне бетер­гәч, көн саен авылыбызга якын калкулыктагы урманга каен, кура һәм җир җиләге, умырзая, балтырган, шомырт, балан, чикләвек җыяр­га иртә яздан кара көзгә кадәр йөри идек. Алары бет­кәч, чикләвекнең корыган чыбыкларын күтәреп ташыйбыз. “Җәй көне казан астына ягарга бик әйбәт”, — ди нәнәй. Ул урынны “Әхмәтҗан кайнага умарталыгы” дип йөртә.
Яз без ашый торган сусыл көпшәләр көзен моңлы көй чыгара торган курайга әвере­лә. Нәнәй кесәсендә генә йөрткән пәкесе белән курайны кисеп ала да, берничә урыннан тишекләр уеп, авылга карап басып уйнап җибә­рә.
Кичке эшләрдән соң нәнәй ястү намазын укып, тәсбих тартырга утырса, без дүртебез дә башларыбызны тез­ләренә китереп төртәбез. “Нәнәй, намаздан соң теләк кабул булыр, әтиләрнең сугыштан тизрәк кайтуын телә!” — дип ялварабыз. “Бик тә телим, бәбкәйләрем, улым­ның да, кияүләремнең дә исән-сау кайтуларын телим, Аллаһы Тәгалә кабул итсен!” — дип башларыбыздан сыйпап юата иде.
Сугыш елларында бакча­бызның бер ягына арпа чәчә идек. Шуны киледә төеп, җил­пучта җилпеп кибәгеннән аралап, кул тегермәнендә ярма ясап, өй кыегы астына бер төенчек мендереп элеп куйдык.
— Бәбкәйләрем, сугыш бетеп, әтиегез кайткач та без бу ярмадан ботка пешерербез, базда сары маебыз да бар, без аларны әтиегез кайтуга саклыйбыз, — ди нәнәй.
Мин беренче сыйныфта укыганда әтидән хат килгән иде. Хәрефләп кенә укый алдым. “Уң беләгем яраланды, госпитальдә ятам” дип хәбәр иткән.
Зарыгып көткән көн килде. Урамыбыздан бер Талип абзый гына кайтты. Бала-чага аны күрергә җыелдык.
— Безнең әтине күр­деңме?
— Безнең әти кайчан кайта?
— Әтиләр әле юлда калдылармыни?
Сорау арты сорау яудырабыз.
— Кайтырлар, кайтырлар, бик тиз кайтырлар! — дигән­не ишеткәч, тизрәк өйгә кайтып, кыектагы ярманы алып төшәргә, ботка пешерергә кирәк бит инде. Әтинең ашыйсы киләдер, ул кайтып керүгә ботка әзер торсын. Җиңү боткасы бит ул!
Агач табакка салып, өстәлгә утырттык. Уртасына тирән күз ясап май салдык. Әниебез дә, сугыш бетүен ишетеп, басудан ашыгып кайтып керде. Барыбыз да әтине көтәбез. Бердәнбер артлы урындыкны иң түргә куйдык. Әти өчен ул. Сугыштан җиңүче булып кайткан кеше самавыр артына эскә­миягә утырмас. Нәнәйнең урыны түр сәкедә. Өстәл тирәли һәрберебез үз урынына тезелештек. Артлы урындык кына буш. Барыбыз да нәнәйгә карыйбыз. Ул кашыкка тотынмыйча без дә тотынмыйбыз. Тып-тын. Ботканың да пары чыкмый башлады. Үзебез еламыйбыз, йөрәкләребез генә елый. Сүзнең дә кирәге юк, бер-беребезнең хәлен ансыз да аңлыйбыз.
Һәр Җиңү көне саен шулай өнсез генә еларга күнегелде. Инде хәзер янымда сүзсез генә аңлаша торган кешеләр юк...
Нәнәй тәрбиясе. Аның хикмәте, тамырлары тирәндә. Ислам дине йолалары белән күңелләре баетылган, миллә­тебезнең гореф-гадәтләреннән аерылмаган, яшәү рәвеше пакьлеккә корылган изге җанлы кешеләр иде шул безнең нәнәйләр. Алар тәр­биясендә үскән балалар да шәфкатьле, инсафлы, әдәпле, уңган булдылар, кеше­лекнең асыл сыйфатларын югалтмыйча яшәргә тырыштылар.
Мин дә — шул чор балаларының берсе. Егетләребез кызларны фәрештә кебек күреп, саклап кына йөрттеләр, кызлар да саф, гыйф­фәтле иде. Нәнәебезнең: “Бә­хет башы — тәүфыйк. Тәүфыйклы булсагыз, бәхет­ле яшәрсез, бәбкәйләрем”, — дигән сүзләре гомер юлыбызда һәрчак алга әйдәп торды.
Буыннан-буынга рухи мирас итеп тапшырылырга тиеш ул нәнәй тәрбиясе дигән зур байлык. Нәнәемнең урыны җәннәттә булсын иде, аның үрнәгендә үзем дә, туганнарым да хәләлне хәрәм­нән аера белдек, кеше хакына кермәдек.
Шәхсән үземә килгәндә, мохтаҗлыгым булса, кешегә белдермәскә тырыштым, кеше рәнҗетмәдем, буш сүз сөйләп вакыт әрәм итмәдем, хәзер Әхмәтзәки Вәлиди исемен йөртүче республика Милли китапханәсендә эшләп, күп Мактау грамоталары белән бүләкләнеп, “Хезмәт ветераны” исеме алып, лаеклы ялга чыктым.
Балаларымның дүртесе дә хәләл хезмәтләре белән барлы гына яшиләр, инсафлы балалар үстерәләр. Хәзер тугыз оныгым бар. Биш вакыт намазымны укыйм, уразаларымны калдырмыйм, Коръән сүрәләре укып, нәнәем, әти-әнием рухларына дога кылам.

Хәмдия Мортазина-Низаметдинова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?
Вчера, 08:14 :: Мәдәният һәм сәнгать
Филүс Каһиров кайчан фонограммага җырлый?




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»