Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ә карлар һаман ява...

Ә карлар һаман ява...
08.03.2019 / Дөнья бу...

Гөлниса Шәймуллина оныкларында кунакта. (Сулдан уңга: кызы Рәйсә, Гөлниса апа, оныгы Фәрит, килене Флорида, икенче рәттә – туруннары Динара, Ансар).Гөлниса Шәймуллина оныкларында кунакта. (Сулдан уңга: кызы Рәйсә, Гөлниса апа, оныгы Фәрит, килене Флорида, икенче рәттә – туруннары Динара, Ансар).Аскын районының Чишмә-Үрәкәй авылында күп еллар укытучы булып эшләгән Гөлниса Шәймуллинаның тормыш юлы илебез тарихын чагылдыра.

Күбәләкләп ап-ак карлар ява. Бөтерелеп очкан кар бөртекләре мамык булып җиргә ята, киемнәргә, бит очларына кунып эри. Каршыга ике ханым килә. Хатирәләрне яңарта алар, ә кар һаман ява...


Гөлниса Шәймуллина 96нчы кышын каршылады. Ә аның өлкән кызы Рәйсә 75 яшьтә. Ул бик күп хатирәләр белән бүлеште.
Гөлниса Шәймуллинага үз гомерендә күпне күрергә туры килә. Шуңа карамастан, бу гаҗәеп, бер яктан – гади, икенче яктан гадәти булмаган хәл-вакыйгаларны кичергән Гөлниса әби рух күтәренкелеген һәм оптимистлыкны саклап калалган. Аның хәтере яхшы, балачак хатирәләрен дә бүген­гедәй сөйли ул. Ә узган еллар фаҗигаләр белән тулы.
Шундый салмак кар яуган мизгелдә Аскын районының Арбаш авылында дөньяга килә Гөлниса Хөснимәрдән кызы. 1923 елның бәләкәй кышында, ди ул. “Бәләкәй кыш” – ноябрь ае.
Ул – ике малайдан соң көтеп алынган кыз. Әтисе гади ат караучы булса да, тырыш хезмәте югары бәяләнеп, зур йорт салып чыга. Умарта тота, балта остасы була.
Коллективлаштыру башлана, кулакларны Себергә озаталар. Колхозга керүенә дә карамый, Гөлнисаның әтисен дә, тир түгеп тапкан хуҗалык дип тормый, “кулак” мөһере сугып Караидел районының Байкы авылындагы төрмәгә утырталар. Бәхеткә, Себергә озатмыйлар, тик шулай да барлык милеген тартып алалар. Беренче сыйныфка баручы кыз дәрестән соң басуда эшли, зур капчык белән киндер ташый, башка авыр эшкә дә җигелә. Ләкин кызның укырга теләге зур була. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Бөре педагогия училищесына укырга керә.
Гөлниса Хөснимәрдән кызы диплом алган көнне илебез өстенә олы афәт килә, Бөек Ватан сугышы башлана. Гөлниса да фронтка китәргә карар кыла, тик тырыш укытучыны җибәр­миләр.
Яшь белгечнең хезмәт юлы Калтасы районының Иске Аткүл авылында башлана. Көндез балаларга белем бирсә, кичен фронтка җибәрергә оекбашлар, бияләйләр, перчаткалар бәйли­ләр, тегәләр, чигәләр. Биредә ике ел тырыш хезмәт сала. 1943 елда күрше авылга яраланган фронтовик кайта. Озын кара чәчле, зифа буйлы Гөлнисага бик күпләрнең күзе төшеп йөрсә дә, әлеге сугыш батыры күңеленә хуш килә кызның. Озакламый ике яшь йөрәк кавыша. Агыйдел елгасы аша гына урнашкан Илеш районының Шидәле авылына килен булып төшә Гөлниса.
Ашкынып эшләп йөргән көннәрнең берсендә туган ягыннан “әнисе чирләгән” дигән телеграмма килә. Кышкы салкын көннәрдә Гөлниса апа юлга чыга. Карынында сабый йөртүе дә туктатмый әнисенә ашкынган кызын. Ничәмә көн кайта, өшегәндә, юлда очраган эскерт төбенә сыенып җылына. Бер эскерттә бүре белән күзгә-күз очраша. Кузгалырга да курыккан булачак әнигә тимәгән ерткыч. Исән-сау кайтып җитә Гөлниса туган авылына. Әнисе янында бераз торып, бала туар вакыт җитсә дә, ире янына юл тота ул. Әтисе ат җигеп, кызын илтеп барганда, ярты юлда бала туа башлый. Якындагы бер мари авылына кереп, бала табарга туры килә Гөлниса апага. Әнә шулай 1944 елның 10 февра­лендә дөньяга килә Рәйсә. Аннары әтисе кызын кире туган йортына алып кайтырга чыкканда, ат чирләп китә. Хөснимәрдән абзый авылга кайтып, колхоз айгырын җигеп алып килә. Шулай ике атнадан соң гына ана белән кыз өйләренә кайтып җитә. Язмыштырмы, ялгыштырмы, ире белән хат алышсалар да, аларга яңадан кавышу насыйп булмый. Гөлниса апа Арбашта кала. Үзе укыган мәктәптә укыта. Бөтен сыйныфка – ике “Әлифба”. Дәфтәр, каләм – бөтенләй юк. Гәзит читенә корым белән язып хәреф өйрәтә Гөлниса балаларга. Гөлниса апа ул вакытта авылда югары уку йорты тәмамлаган бердәнбер белгеч була. Ике елдан яшь укытучы күрше Чишмә-Үрәкәй авылы мәктәбенә күче­релә. Дәресләрдән соң, аны еш кына мәктәп капкасыннан колхоз бригадиры көтеп ала. Ул чакта укытучыларны колхозның теләсә кайсы эшенә дә җәлеп итәләр.
Биредә төпләнергә язган була яшь укытучыга. Гөлниса Хөс­нимәрдән кызы 1947 елда икенчегә тормышка чыга. Гайнулла Гыйльмулла улы тырыш, уңган егет була. Өйләнгәч өй салып чыгалар, Гыйльмулла водитель булып эшли. Бер-бер артлы уллары Марсель, кызлары Зөһрә туа. 1950 елда Гайнулланы армия сафына алалар, Гөлниса апа өч баласы белән берүзе дөнья көтә башлый. Ачтан үл­мәскә сыерын да, сарыкларын да, кәҗәсен дә карый ул, яшел­чә дә үстерә, төнен тегү тегә. Олы кызы Рәйсә нык ярдәмләшә.
Авыр еллар кичерергә туры килә Гөлниса Шәймуллинага. Ире өч ел Сахалинда хезмәт итә. Әйләнеп кайткач, шофер булып эшли. Соңрак бригадир, механик, күп еллар “Урал” колхозының партоешма секретаре була. 42 ел тату гомер кичерә Шәймул­линнар. Кызлары Светлана, төпчекләре булып Эльза туа.
35 ел укытучы булып эшли Гөлниса Хөснимәрдән кызы. Тырыш хезмәте өчен “Хезмәт ветераны”, “Тыл ветераны”, “Ана даны” медальләре, күптөрле грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Инде оныклары да күптән башлы-күзле, Гөлнисә апаның 5 туруны үсеп җиткән.
Шәймуллиннарның ике баласы – уллары Марсель һәм кызлары Светлана Аскын районында яши. Марсель Гайнулла улы – хезмәт ветераны, бүген лаеклы ялда, гомере буе “Сельхозтехника” оешмасында шофер булып хезмәт сала. Хатыны Рәккыга Әхәт кызы белән ике матур кыз тәрбияләп үстергәннәр. Светлана Гайнулла кызы “Башкортстанның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре” исемен йөртә, ул озак еллар Аскын үзәк район дәваханәсенең терапия бүлеген­дә өлкән шәфкать туташы булып эшли. Ире Хәлил белән ике кызы бар. Гөлниса апаның төпчек кызы Эльза да, әнисе кебек, укытучы һөнәрен сайлаган. Туган авылында әнисе белән бер урамда яши. Ире Дамир белән ике бала үстерәләр, Гөлниса апа бүген лаеклы ялда булган кызы Зөһрә белән яши.
...Әле Гөлниса апа оныкларында кунакта – Уфада. Кич саен кызы Рәйсә белән саф һава сулап, тормыш ямен тоеп, ябалаклап яуган кар өстендә йөри алар. Үткән яшьлек, кар бөртегедәй кабатланмас язмыш турында уйланалар. Ә кар һаман ява...

Энҗе ИБРАҺИМОВА.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»