Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Баздагы бозаулар

Баздагы бозаулар
12.03.2019 / Дөнья бу...

Баздагы бозауларЯки мин ничек угры җинаятьчене фаш иттем?

Борын-борын заманда, үрдәк үрәтник, саескан сотник булган чорларда түгел, СССР дигән илебез гөрләп яшәгән елларда булды бу хәл. Минем бер колхозда участок милиционеры булып эшләгән чагым. Иртән идарәгә килеп кергәндә колхоз рәисенең кәефе кырылган иде.


– Бүген төнлә фермадан ике яшь бозауны урлаганнар. Районга шалтыраттым, сиңа ярдәмгә ике оперативник килеп җитәргә тиеш, каршы алырсың. Эзләгез! Кичкә чаклы бозаулар урынында булсын! – диде ул.
“Тырышырбыз”, – дип чыгып китсәм дә, идарәдән чыккач уйга калдым: авыл зур гына, йөреп чыгарга шактый вакыт кирәк булачак. Бозаулар авылда булырга тиеш, Бәләбәйдән килеп урламаслар бит инде. “Кара исем­лек”кә кергән авылдашларны барлап чыктым. Оперативниклар килеп җиткәнче минем башта эзләү планы корыл­ган иде инде. Ярты сәгатьләп көткәннән соң идарә алдына милиция “УАЗ”игы килеп туктады. Анда утырган егетләргә үземнең авылдагы участковый икәнемне әйтеп, ярдәмчеләрем белән танышып алгач, булган хәлне кыскача гына аңлаттым. Икесе дә яшьләр.
– Табабыз! – дигән булалар.
Машинаны кирәкле урамның уртасында калдырып, җәяү киттек.
Авылдашларны яхшы белгән­лектән, кайбер йортларга кереп, вакыт үткәреп йөрүнең кирәге юк. Исем өчен генә мин шик­ләнгән кешенең күршеләренә кереп чыккан булдык. Йорт-кураларны карыйбыз, имеш. Кирәкле кешем безне күреп торган, ахры, капкасыннан керүгә үзе килеп чыкты, төче генә елмаеп исән­ләште. Мин аңа хәлне аңлаткач:
– Эзләсеннәр, карасыннар, әйдә, абзар да, мунча да ачык, ә син өйгә рәхим ит! Бозаулар өйдә, – дип, көлеп җибәрде. Хатыны, ишек ачып, мине каршылады:
– Мактап йөрисез икән, чәй эчәргә җыена идек, утырыгыз! – дип, миңа да чәй ясап бирде.
Ире безнең авылныкы түгел, читтән килгән, тол хатынга йортка кереп яшәп ята. Аның белән яхшы таныш булмасам да, күп ишетергә туры килде. Үткән тормышы шәптән түгел, диләр. Анысы хәзер мине, якын туганын очраткан кебек, сыйларга маташа. Суыткычтан тозлы кыяр алып турады, бер “ярты”ны ачып, рюмкаларга салды.
– Әйдә, “казый”, бер-икене күтәрик, уйларга, эзләргә җиңел­рәк булыр, – ди.
– Бозауларны тапкач “тө­шерербез”, әлегә чәең өчен зур рәхмәт, – дип чыгарга әзерлән­дем.
Ихатага чыккач та, шушында булырга тиешләр бит, дип, уйланып карап торам. Ярдәмче­ләремнең эшләре беткән, тартып утыралар. Шулчак бакча уртасында үскән кычытканлыкны күреп калдым, уртасына кемдер кереп чыкканга охшаган, эз калган. Ярдәм­челәргә карап килергә куштым, үзем хуҗага карыйм. Аның төсе кинәт кенә үзгәрде, тиккә генә булмас, үзе сөйләнә:
– Егетләрне кычыткан чакмас микән? Сак булсыннар!
Шулчак аларның берсе кычыткан арасында иелеп нәрсәдер күтәрде, икенчесе безнең янга йөгереп килеп:
– Бозаулар базда! – диде.
Ике як күршеләрне шаһит­лыкка чакырып алып, күрсәтеп, җинаять эше буенча кирәкле кәгазьләрне тутырдык, имзаларын куйдылар. Алар китү белән хуҗа кеше озак кына минем колак итен ашады:
– Бозауларны ничек сиздер­мичә алганмын, шулай кире илтеп куярмын. Син завферма исерек килеш дөрес санамаган, диярсең. Ярдәмчеләреңне бик каты сыйлап озатырбыз, тавык тизәге кушып ачыткан балым бар, Кайтып җитәлсәләр, кайда булганнарын, нәрсә эзләгәннәрен онытачаклар. Үземдә сыналган: хатынны кыйнагач, ачудан миңа салып биргән иде. Бер атна аны таный алмыйча йөрдем, хәтта исемен дә онытып тордым. Күрше-күләнгә килгәндә, алар гайбәт сөйләгән, диярсең, күрше күршене яратмый бит. Ялган күрсәтмә өчен срок бар, дип куркыт. Үзеңне мулдан бүләкләрмен, нәселеңне үлгәнче хөрмәт итәрмен...
Оперативниклар, безнең янга килеп, аңа җыенырга кушмаса, ул тагын әллә нәрсәләр сөйләп өлгерер иде әле.
Бозауларны ферма каравылчысы ат арбасына салып алып китте, ә угрыны оперативниклар белән районга озаттым.
Озак та үтми минем погоннарга берәр йолдыз өстәлде, колхоз рәисенең юллавы нә­тиҗәсе булды, ахры. Оперативникларга премия биргәннәр, анысы – минем юллау нәтиҗәсе.

Әлиф ГАЛИМОВ.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»