Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Уеннан – уймак, сүздән – гауга

Уеннан – уймак, сүздән – гауга
14.03.2019 / Дөнья бу...

Уеннан – уймак, сүздән – гаугаКүршеләрне дуслаштыру өчен ни генә эшләмәссең...

Г. Камал исемендәге драма театры башкалабыз Уфада кунакта булганда миңа Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” тамашасын карарга туры килде. Ике күршенең, юктан гына тавыш чыгарып, бер-берсен күралмас хәлгә килүләрен күргәч, хөкүмәт биргән бер өйнең икесе ике ягында терәлешеп торган күршеләр Нәзилә һәм Рәмзия искә төште.


Ун елдан артык дус булып, бер кашыктан ашап яшәделәр алар. Бер чорда туган балалары да ике гаиләне бер итеп үсте, бакчага бергә йөрделәр, зурлары беренче сыйныфка мәктәпкә укырга бергә кереп, бер парта артында утырып укып, өченче сыйныфка җиттте. Өченчедә укытучылары аларны аерым утыртты. Нәзиләнең Рәмилә­сенең урыны — алдарак, Рәмзия­нең Айдарныкына аның артындагы парта туры килде. Шук малайдан кызга тынгы юк: гел комачаулау өстендә, я күбәләкләп үрелгән толымының тасмасын сүтә, я чәчен тартып, артына борылырга мәҗбүр итә, җилкәсе аша үрелеп күчерә, я сагыз ябыштыра, я каләмнәрен яшереп куя. Җитмәсә, теләсә нәрсә әйтеп ирешенә.
Рәмилә шаяруны аңламый, ачуыннан нәрсә эшләргә белми, бүртенеп чыга, Айдарны тотып тукмыйсы килә. Тегесе аның саен үчекләшә. Ничек үч алырга, авызын пешерергә, озак уйлап йөри торгач, кызның башына шәп фикер килә. Ул күршесен видеога төшереп, “чикерткә артын сикертә” дигән имза белән ролик эшләп, социаль челтәргә ташлады, сыйныфташларын аның белән әңгәмәгә чакырды.
Укучылар теленә керсәң, беттем дигән сүз. Төрле чәнечкеле рекламалар тезелеп китте. Айдардан бөтен сыйныф көлде, шул көннән аңа, үзләреннән дә сүзләр өстәп, чикерткәдән сәлам тапшыра башладылар. Малайның да бурычлы булып каласы килмәде. Чикерткәне күздән яздырмады. Рәмиләнең аңа телен чыгарып күрсәткән мәлен көтеп, чамалап торды да, шалт фотога. ‒
Таракан, таракан!
Арбаңа җик аркан.
Мыегың булсын великан,
Авызың кара кан, ‒– дигән имза куеп, интернетка озатып, аны көлкегә калдырды.
Кыз нык үпкәләде. Айдарны җиңәр өчен үзен чын-чынлап яклар кеше эзләргә тотынды. Мәктәптән кайтып керү белән, малайны шыр гаепле ясап, елый-елый әнисенә сөйләде.
Нәзилә кызын чәченнән сыйпап юатты:
– Юкка елама, балам. Мин моны болай гына калдырмам, нишлә­тергә белермен, гафу үтенәчәк әле ул синнән, –‒ дип тынычландырса да, үзе ике ут арасында калды: күршесе белән дә ачуланышасы килми, кызы да кызганыч.
Ул балаларның укытучысына барды. Рәмиләсенең мәктәптән төшенке күңел белән кайтуын, Айдарның җае чыккан саен кызын җәберләвен әйтте, нинди дә булса чара күрүне сорады.
Укытучылары малайның әнисе Рәмзияне мәктәпкә чакыртып, Айдарның тәртибеннән зарланды. Аның:
–‒ Улыгызны берничек тә тың­латып булмый. Тиз кызып китә, малайлар белән ызгыша, кызларга тынгы бирми. Өйдә яхшылап аңлатып карагыз әле, мәктәп тәртип боза торган урын түгел, –‒ дип сөйләгәннәрен хатын, буялган иреннәреннән дә ныграк кызарып, оялып, тавыш-тынсыз гына тыңлап утырды.
Рәмзия бик чәмләнеп кайтты. Эченнән күршесе турында әллә ниләр уйлап бетерде. Кара, ничә ел дус булып йөргән Нәзиләнең эчендә агулы елан ята икән. Шулай булмаса, бала-чага сыман мәктәпкә барып, әләкләшеп йөрмәс иде. Әйтәм, соңгы вакытта биргән сәламне дә авыз эченнән генә ала. Аның кызы өчен йөзеңне каралтып йөре менә хәзер. Әллә, кызган чагымда, тетмәсен тетеп чыгарга микән... Сабыр төбе –‒ сары алтын. Улым белән сөйләшеп карыйм әле башта.
Һәм шулай эшләде дә. Мәктәптә тәртип бозуының сәбәбен сорашып, төбенә тоз коя торгач, видео турында хәбәр калкып чыкты. Почык борын ачылып китәргә теләмәсә дә, бирешәсе килмәде:
–‒ Рәмилә үзе гаепле. Ул бит беренче башлап мине төшереп куйды, ‒– дип акланды.
Рәмзия улы яклы иде. Ире эштән кайткач, булган хәлләрне, түкми-чәчми, артыгы белән аңа җиткерде. Илдар мыегын да селкетми, йөзенә үзгәреш чыгармый гына тыңлады, улын чакырып алды, фотоларны карадылар, комментарийлар язган дуслары белән таныштылар. Әтисе улының социаль челтәрдәге битен бетереп ташлады, кызлар кебек үчегеп йөрү егетләр эше түгел­легенә төшен­дерде, кабат дуслашырга кушты. Ата-аналар җые­лышында Рәмилә­нең әтисенә:
–‒ Сез дә кызыгызның битен җуегыз, чөнки балалар интернетта үзләрен дөрес тотмый, –‒ диюгә, Рәмиләнең кызу холыклы әтисе, урыныннан сикереп торып, кызын якларга тотынды:
– Минем кызым дөрес эшләгән, молодец. Ул бер маңка малайга бирешеп тормыйча, үзен-үзе яклаган. Моннан соң да шулай эшләячәк, берәрсе аның турында ялгыш берәр начар сүз генә әйтеп карасын... –‒ дип, кызганнан-кыза барды.
–‒ Ул чагында кызыгызга шул төс, шул кирәк, –‒ диюгә, кызның таза гәүдәле әтисе сугышырга килә башлады. Ярый, арага буйга балаларыннан чак кына калкурак укытучы кыз кереп өлгереп, сыйныф сәгатендә бу темага укучылар белән сөйләшәчәген белдерде.
Сыйныф сәгатендә яраткан җитәкче апалары ни сәбәпле шундый адымга баруларын һәркай­сыннан җентекләп, күңелләрен яраламый гына, артык әләкләшүгә юл куймый, бүлдерми генә сорашты. Балалар күңеле – ак кәгазь. Әңгәмәдән соң күз яшьләре мөлдерәп тамарга торган Рәмилә белән кызга юл куйган Айдар саф йөрәктән бер-берсеннән гафу үтенделәр, аерылмас дуслар булырга вәгъдә бирделәр. Мәктәптән бергә кайтып киттеләр. Кайтканда, малай бик кызыклы итеп укырга кергәнче үк әтисеннән ишеткән мәзәкне сөйләде. “Ат каршына бүре килеп чыга:
– Менә бәхет! Туйганчы ит ашыйсы көн дә булыр икән!
– Ашыкма әле син, бүре, башта минем дагадагы язуны укып бак. Бүре укырга дип иелүе була, ат моның маңгаена кушаяклап тибеп җибәрә. Ярты сәгатьтән бүре аңына килә:
– Пычагыма кирәк идеме инде миңа аның дагасындагы язу? Укый белсәм әле бер хәл иде”.
– Нәрсәгә кирәк булды инде безгә шулай кылану, әйме, Рәмилә?
–‒ Әйе шул, Айдар!
Икесе дә рәхәтләнеп көлделәр, үпкәләшмичә, кар бәрештеләр. Икенче көнне гаебен җуярга була, малай Рәмиләгә сагыз бирде, моңа җавап итеп Рәмилә аңа өйгә бирелгән эшне күчертте. Шулай бу сыйныфта беренче “пар” барлыкка килде. Ике ел вакыт сизелми узып китте. Алар бишенче сыйныфта укыйлар, төрле түгәрәкләргә, җәмәгать эшләренә бергәләп йөриләр, бергә утыралар, үзара ярдәмләшәләр. Сыйныф җыелы­шына әниләре йөри. Башкалар алдында дус түгеллекләрен белдер­миләр, тик ачылып, эреп китеп сөйләшмиләр. Әтиләр араны бозып озак йөрмәде, Ватанны яклау көнен бергәләп бәйрәм итеп алгач, тиз аңлаштылар.
Татарстан кунакларының гаст­роль­ләрен Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” спектакле белән ябачагын белгәч, интернет аша дүрт билет калдырттым. Аннан бер-берсенә сиздерми генә, ирем өйдә юкка сылтанып, күрше­ләремне аерым-аерым кодаладым:
–‒ Барыгыз, рәхәтләнеп ял итеп кайтырсыз. Күптән Уфага барганыгыз юк. Татар артистларын карап кинәнерсез. Йортыгызга, балаларыгызга күз-колак булып торырмын. Шәһәр күчтәнәче алып, туры безгә кайтыгыз, аш салып торырмын, ‒ дип, хәйләкәр елмаеп озатып калдым.

Сания Шәрифҗанова.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Сибай: Иң куркынычы артта калды
Вчера, 20:30 :: Яңалыклар
Сибай: Иң куркынычы артта калды
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Вчера, 17:18 :: Кызыклы яңалыклар
Doriana_Kenaz өч яшьлек баласын кемнән яшерә?
Йомырка кәтлитне боза!
Вчера, 17:01 :: Мең дә бер киңәш
Йомырка кәтлитне боза!
Сез нинди бианай?
Вчера, 16:55 :: Җәмгыять
Сез нинди бианай?
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Вчера, 16:41 :: Бәйрәм белән!
Уфада - пылау буенча тәүге чемпионат!
Ялкаулар ярышы да бар икән!
Вчера, 16:38 :: Кызыклы яңалыклар
Ялкаулар ярышы да бар икән!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

35 (25339) от 26 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»