Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Ала да, кола да туа

Ала да, кола да туа
15.03.2019 / Дөнья бу...

Ала да, кола да туаСоңгы вакытта Рәмилә үзен беркемгә кирәкмәгән итеп сизә башлады.

Супермаркет каршындагы кече базар гөрләп тора. Кемдер сатулаша, кемдер сатарга алып килгән әйберен мактый, эш юклыктан вакыт уздырырга чыккан күпләр, таныш-белешләре белән күрешеп, хәл-әхвәл белешә. Соңгы елларда базарда, яисә хастаханәдә очрашу модага кереп китте дисәң дә була. Халык сәламәтлеккә туймаган кебек, эшсезлектән дә вакыт уздыра алмый интегә. Җанлы әңгәмәгә тансыклаган базарчылар дөнья яңалыкларын, соңгы хәбәрләрне дә энәсеннән җебенә кадәр тикшерергә күнекте монда.


Рәмилә базарга сөт, эремчек сатарга йөри. Йөри дисәң бик төгәл дә булмас кебек – аны ире йөртә. Гомумән, ире Рәмиләнең тормышында төп роль уйный. Читтән карап торган кешегә бу дөньяда Рәмиләдән дә бәхетле хатын юктыр кебек. Әзергә-бәзер яшәүче хатын белән кем үзен чагыштырмасын да, кем аннан көнләш­мәсен. Чынлыкта, тормышка үз карашы, кирәк чакта үз сүзе булмаган бу хатынның, табигать кушуы буенча ике балага ана булудан гайре бернәрсәне дә үз теләге белән башкарганы юк әлегә, барысы да ире ничек тели, шулай эшләнә.
Бушаган урынга эремчекләрен тезгәндә, таныш тавыш ишетеп, сагаеп калды. Әйе, бу – аның тавышы! Кодагые Рәмиләдән ерак түгел урнашкан туган авылындагы күршесе янына килеп баскан иде. Кочаклашып күрешкәннән соң, күрешү куанычыннанмы кычкырып көлештеләр дә, бер-берсеннән хәл-әхвәл сораша башладылар. Кодагый дигән кеше, әллә Рәмиләне күреп, бәлки, эчен бушатыр кеше туры килүгә куаныптыр, кычкырып-кычкырып гаиләсендәге соңгы яңалыкларны җиткерергә тотынды. Моны ишетеп торган Рәмилә үзенә урын таба алмый, тегеләй-болай карангалады, аптырагач, тегеләргә артын куеп, эремчекләрен эткәләштереп, алар яныннан урын алды.
Шулай күз алдына китерә идеме соң ул язмышының бүгенгесен? Картлык дисәң картлык түгел, гомернең иң матур чагы бит. Кода-кодагыйларың белән аралашып, оныкларга куанып, туплаган мал-мөлкәтеңнең кадерен белеп яши торган чак кына. Утыр инде кодагыеңнан качып, җир тишегенә керердәй булып! Бар да шул саран ире аркасында. Ул котыртты улын алимент түләмәскә, имеш, балага күпме акча кирәк, аналары тәти киенеп йөрмәсен. Бар да Рәмилә түгел инде Вьетнам кибетеннән ире алып кайткан эчке киемне киеп йөрергә. Әнә, ундүрт ел үтеп тә киткән, хәзер судка биреп, соңгы өч елга ярты миллион сум акча таләп итәләр. Иренә үчләшеп, эченнән генә куанып та куя Рәмилә. Ул кадәр акчаны иренең төшендә дә күргәне юк. Аерылганнан бирле, хатыннан хатынга йөреп, рәхәт күрмәгән үз улын утыртып куярлар дип тә көяләнә. Гаеп атта да, тәртәдә дә булса да, закон каты шул хәзер юньсез әтиләргә.
Өлкән улы – коеп куйган әтисе инде менә, кеше сүзен ишетеп тә карамый. Аулак вакыт туры китереп, балаңа алиментыңны түлә, дип күпме әйтте ул аңа – тыңламады. Әни булса да, үрнәк була алмады шул ул балаларына. Кайчакта ирләр кебек ычкынып китә торган гадәте бар шул аның. Әлеге дә баягы, тагын шул ире аркасында. Берәр проблема килеп туса, ире яртыны алып утыра, телиме-теләмиме, иптәшкә Рәмиләгә дә сала. Үзе икенче көнне иртән берни булмагандай эшкә торып китә, ә Рәмилә башын күтәрә алмый аунап кала. Кич көне инде хатынның башын төзәтәләр, чиргә әверелгән бу бәйрәм атналарга сузыла. Кайчан ире “бәйрәм”нән ялыга, шунда нокта куела. Яшь чагында ничек булса да эшкә торып китә торган иде, “кыскартылу”га эләгү рәтле генә барган тормышын бөтенләй икенче юлдан алып китте шул. Берничә кабат ире эштән кайтканчы түзә алмый урамга эзләп чыгып киткәч, кеше көлдереп йөрмә дип, кайгыртучан ире “чәкүшкә” калдырып китә башлады. Менә шулай әниләренең “чирләп алу”ы алар гаиләсе өчен гадәти хәлгә әйләнеп китте.
Инде сатылып бетеп барган эремчек­ләренә күз төшереп алды Рәмилә. Вакытлыча чире булса да, бик тә чиста хатын ул. Бар йорт җиһазлары, чүпрәк-чапрак ирләр кулы белән алынгач, йортта бер артык әйбер дә юк, бар да заманча, һәрнәрсә үз урынында. Кул астында бар нәрсә булгач эш тә җиңел, су кергән, су чыккан, газ гөрләп тора. Эремчек әзерләгәндә, нәкъ үз әнисе өйрәткәнчә, күңелендәге бар җан җылысын биреп, кабат-кабат бисмилла укып башлый. Аның кебекләргә кеше арасында күп сөйләнергә ярамаганлыгын аңлаганга күрә, сатып алучыларына әйтеләсе йөрәк сүзләрен дә, рәхмәтләре белән бергә шунда ук куша.
Рәмиләнең уйларын таныш тавыш бүлде. “Нихәл, кодагый?” “Яхшы гына”, – дип башын күтәреп карауга, кодагые хәтсез генә ерагайган иде инде. Менә бит юньсез, акча кешеләрне нәрсә эшләтә! Белә Рәмилә, кодагые аңа үч тотмый. Кызы килен булып төшкән йортта дилбегәнең кем кулында икәнен аңлады бит ул. Кызы да кияве урамда эчеп йөргәнгә яисә икенче хатын-кыз белән чуалганга аерылмады, баш иясе килмәде аның, нишлисең, хәзер заман икенче. Хәзер булса, бәлки, Рәмилә дә икенчеләй сайрар иде, алар, өйләнешеп, дөнья көтә башлаганда кибетләрдә бернәрсә юк, кирәк-яракны зур шәһәрләргә барып юллап табарга кирәк иде, соңрак талон уйлап чыгардылар. Балалары бәләкәй чакта, бала сөйрәп, кибеттән кибеткә йөртмәде аны ире, менә анысы өчен рәхмәт. Юк, үкенми Рәмилә узганына. Ялгыз әниләрен соңгы көнгәчә алар тәрбияләде. Сугыш елларында, ачлык-ялангачлыкны күреп үскәнгәме, бик сабырлар иде әниләре, бер-берсенә күтәрелеп авыр сүз әйтмәделәр, һәрвакыт язмышларыннан канәгать булдылар. Үз әниләре кебек чөкердәшеп, сөенечләрне дә, авырлыкларны да уртак итеп, оныкларының күңелен китми гомер итәсе килә иде Рәмиләнең дә. Аның уенча, туганнарга караганда да кода-кодагыйлар бер-берсенә якынрак, кадерлерәк булырга тиешләр иде, ни дисәң дә, аларның киләчәген дәвам итүчеләре, оныклары – уртак куаныч.
Килененә дә ялгыз бала үстерүе җиңел түгелдер, әллә яратуы чын булды, бәлки, бала үскәнче сабыр итим, дигәндер, икенчегә тормышка да чыкмады. Үсә төшкәч, каникул вакытларында, велосипедта йөрергә чыккач, әбисеннән качып кына кереп чыккан оныгын кочагына алып сөйгәндә ниләр тойганын Рәмилә үзе генә белә. Баланың әтиле көе әтисез үсүендә үзен дә гаепле санап, кыенсынып куя. Җанының яртысын бирергә әзер картәни, кесәсендә йөрткән вак акчадан бер туңдыр­малык кына акча биреп, буш кул белән оныгын озатып кала, югыйсә, һәр елны аңа атап бәйләнгән оекбашлар да ишек төбендәге тартмада гына тора. Белсәләр, бөтенләй туктатырлар дип, бирми ул аларны.
Акча, акча! Кемнәрнедер бәхет диңгезендә йөздерүче, кемнәрне­дер сагыш дәрьясына батыручы акча! Соңгы вакытта Рәмилә үзен беркемгә кирәкмәгән сапсыз чемоданга тиңли башлады. Үз фикерен белдерергә теләсә, исерек башка санап, авызын ябып кына куялар. Әйе, вакыты белән башы исеректер дә аның, ә бит йөрәге аның – ана йөрәге, баласына тугры калучы, бала өчен янучы, бала сөенече белән җылынучы, бала кайгысы белән көяләнүче йөрәк! Аның да кодагыена кушылып оныгын мактыйсы, алар белән бергә сөенәсе килә, түгәрәк бәхеттән кем йөз чөйгән! Үзләреннән-үзләре күзләре яшьләнде Рәмиләнең, яшьле күзләрен яшерергә дә теләмәде, уйларына бирелеп, онытылып утырды да утырды.
Ул арада тирә-яктагы сатучылар бер урынга тупланып, аның кодагые сөйләп киткән яңалыкка нәтиҗә ясыйлар иде инде. “Аттан ала да туа, кола да туа. Карале, нинди миһербанлы бала үстергәннәр, әни, гаризаңны ал, дигән, минем “тюремщик” баласы буласым килми, үскәч, үзем эшләп түләрмен ул бурычны, дигән. Һе, миһербанлы имеш, болары рәхәтләнеп җые­лы­шып эчеп ятсыннармы?” – дип җаваплады икенчесе, Рәмилә ягына төртеп күрсәтеп. “Үз башыңа төшмәсен, берни әйтеп булмый инде”, – дип җөпләп куйды өченчесе, көрсенеп. Боларның берсен дә Рәмилә ишетмәде, үз дөньясына бикләнеп, аккан күз яшьләренә дә игътибар итми, иренең килеп алганын көтеп утыра бирде.

Рәфисә САЛИХҖАНОВА.
Агыйдел шәһәре.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Сегодня, 00:00 :: Башкортостанга - 100 ел!
Җир шарының картасында бер яфрак чаклы гына...
Өмет-ышанычлар аклансын!
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Өмет-ышанычлар аклансын!
Әйдәп баручылар исемлегендә
Сегодня, 00:00 :: Сәясәт
Әйдәп баручылар исемлегендә
Хәвефсезлек –  беренче чиратта!
Сегодня, 00:00 :: Көнүзәк
Хәвефсезлек – беренче чиратта!
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Сегодня, 00:00 :: Социаль өлкә
Авыл пенсионерлары күбрәк алачак
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Сегодня, 00:00 :: Сәламәтлек саклау
Ак ромашка – сәламәт сулыш алу символы
Үсеш ноктасы  – авылдан
Сегодня, 00:00 :: Авыл хуҗалыгы
Үсеш ноктасы – авылдан




Новости русской версии сайта



Яңа номер

34 (25338) от 22 марта 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»