Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Тренерым сәнгать мәктәбе тәмамлавымны һаман да белми”

“Тренерым сәнгать мәктәбе тәмамлавымны һаман да белми”
04.12.2014 / Дөнья бу...

“Тренерым сәнгать мәктәбе тәмамлавымны һаман да белми”Фортепьянода Моцарт әсәрләрен уйнаучы яшь боксчы Азат Каюпов шулай ди.
Спортның кырыс төрләре белән шөгыльләнүчеләр арасында сәнгать, фән сөючеләр байтак. Әйтик, бокс буенча күптапкырлар дөнья чемпионы Рой Джонс – үзенең дискларын чыгарган популяр җырчы да. Сигез авырлык категориясендә дөнья чемпионы булган, чорыбызның иң танылган боксчысы Мэнни Пакъяо актер кәсебен үзләштергән. Ул “Командующий улы” фильмында төп рольне башкарган. Баксаң, санап үтелгән “йолдызлар” кебек һәрьяклап сәләтле боксчылар үзебезнең арада да яши икән. Яшьтәшләре арасында Олимпия боксы буенча Башкортстан чемпионы, Русия күләмендәге ярышларда җиңү яулаган Азат Каюпов та Пакъяо белән Джонстан һич калышмый.


— Беренче сыйныфта Балалар сәнгать үзәгенә йөри башладым, — дип сүз башлады әңгәмәдәшем. — Пианинода уйнауны, сольфеджио һәм хор җырын үзләштердем. Чыгарылыш имтиханында Моцарт, Бах, Шопен һәм башка классикларның әсәрләрен башкардык. Сынауны үткәч, һәммәбезгә диплом тапшырдылар. Берникадәр әзерлек үткәндә, бүгеннән мәктәптә музыка укытучысы булып эшли алам. Кем белсен, бәлки язмышымны сәнгать белән бәйләгән булыр идем. Тугыз яшемдә әтием мине бокс түгәрәгенә алып килде. Әнием башта моңа әллә ни зур игътибар бирмәде. “Йөрер дә, ташлар”, диде. Бу турыда музыка укытучысына әйттем. Ул моны көтмәгән иде. Бәлки миңа берникадәр өметләр баглаган булгандыр.
Әйе, бокс ул фортепьяно телләрен санау түгел. Беренче елны ук Уфа беренчелегендә көчемне сынадым. Беренче алышымда җиңдем. Рефери кулымны күтәргәч, күзләремә яшь килде. Мөгаен, шатлык яшьләре булгандыр. Ә менә хәлиткеч алыш минем файдага тәмамланмады. Әйе, күп кенә үсмер­ләрне җиңелү рухи яктан сындыра. Бокстан китүче яштәшләрем күп булды. Аларга иярмәдем. Авырлыкларга түзеп, максатыма, яңа җиңүләргә омтылдым.
Бүген Азат Уфа районы Шамонино авылында унынчы сыйныфта укый. Укуда яхшы билгеләргә өлгәшүдән тыш, Башкортстан дәүләт университетына күнекмәләргә йөри. Аның белән менә сигезенче ел инде тренер Денис Огуречников шөгыльләнә. Әңгәмәдәшем өчен үтеп баручы ел аеруча уңышлы булган. Күптән түгел Баймак шәһәрендә үткән ярышта җиңеп, спорт мастерлыгына кандидат булуга ирешкән.
— Бәйгедә Русиянең төрле төбәк­ләреннән спортчылар катнашты, — диде Азат. — Чирекфиналда көндәшемне нокаут белән җиңдем. Ярымфиналда да зур өстенлек белән уңышка ирештем. Хәлиткеч алыш киеренке үтте. Шулай да, уңыш миңа елмайды. Казанышым турында әти-әниемә, туганнарыма, дусларыма хәбәр иттем. Киләчәк максатым — спорт мастеры булу. Әлбәттә, шул ук вакытта яхшы укырга, имтиханнарны да яхшы билгеләргә тапшырырга кирәк. Шамонинодан Уфага күнекмәләргә йөрү җиңел түгел. Беренчедән, ара ерак. Икенчедән, юл хакы “тешләшә”. Авырлыклар булса да, боксны ташламыйм. Бокс мине урам йогынтысыннан саклап калды. Компьютер уеннарына да һушым китми. Күнекмәгә йөргәч, вакыт укуга гына кала. Шуңа күрә, башка әти-әниләргә дә балаларын спорт түгәрәгенә бирергә киңәш итәм.

“Тренерым сәнгать мәктәбе тәмамлавымны һаман да белми”Яшь боксчы үзенә генә хас алымнарны формалаштырырга тырышса да, кемнәндер үрнәк ала. Әңгәмәдәшем Бөек Британия боксчысы Рикки Хаттонның алышларын яратып карый, рингта дәрәҗәле боксчының алымнарын куллана.
— Күнекмәләрне өйдә дә дәвам итәм, — диде әңгәмәдәшем бу хакта сүз чыккач. — Турникта күтәреләм, йөгерәм, “отжимание” ясыйм. Тырышлык нәтиҗә бирә. Көндәшләремне, башлыча, физик көчемә таянып җиңәм. Ханты-Манси автономияле округының Урай шәһәрендә бокс буенча ил күләмендә турнир оештырылды. Финалда шул як егете Никита Коваральный белән очраштым. Беренче раундта ук нокаут белән җиңдем. Бер елдан шул ук турнирда финалга чыктым. Янә Никита белән көч сынаштык. Бу юлы ул миннән ринг буенча качып йөрде. Очколар буенча оттым. Гомумән, үз алдыма көндәшемне зур өстенлек белән җиңү максаты куймыйм. Беркемгә дә охшарга теләмим. Һәр алыш — аерым вакыйга. Җиңүләр дә, отылулар да кабатланмый.
Әйткәндәй, Азат — сеңелләренә лаеклы үрнәк. 14 яшьлек Азалия сәнгать әсәренә тиң рәсемнәр төшерә. Шул ук вакытта баскетбол, волейбол түгә­рәкләренә йөри. Җиде яшьлек Альбина җырлый һәм оста итеп бии. Моның үз сере бар икән.
— Өйдә концертлар оештырабыз, — ди ул елмаеп. — Әтием — баянда, мин синтезаторда уйныйм. Мөгаен, сеңелләремә шундый чаралар тәэсир иткәндер. Җыр-моң сөюче гаиләдә үсүемә шатмын. Шулай итеп, өйдә Моцартны уйныйм да, рингка чыгып алышлар уздырам. Боксчы дусларыма фортепьянода уйный алуым турында хәбәр иткән идем, елмаеп кына куйдылар. Тренерым бу хакта белми. Гомумән, музыкаль белемемнең тормышта кирәге чыкты. Дус кызым белән ачуланышкан идек. Мин аңа фортепьянода уйнап, Битлз төркеменең “Let it Be” (“Ярар, шулай булсын”) җырын башкардым. Шуннан соң дуслаштык. Аннары, сәнгать белән мавыгучы кеше нечкә күңелле, хисле, кешелекле була. Ышанмасагыз, берәр уен коралында уйнарга өйрәнегез.
Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күкләр, ярдәм итегез!
Сегодня, 14:59 :: Тормыш
Күкләр, ярдәм итегез!
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 13:51 :: Республика
Кышкы бизәкләр
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
Сегодня, 13:47 :: Яңалыклар
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
80 яшенә - тагын ике китап
Сегодня, 13:39 :: Иҗат
80 яшенә - тагын ике китап
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк
Сегодня, 13:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

147 (25301) от 20 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»