Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Бәхиллек

31.10: Бәхиллек

БәхиллекКырын эше аны кылган кешенең күңелендә гомер буе авыр йөк булып йөри.

Илебез тарихындагы җитди вакыйгалар кешеләр язмышын җи­мергән очраклар бик күп. Нәселебез тарихын язганда, шәҗәрә төзегәндә мин моңа тагын бер кат инандым.


“Правда” гәзитендә Ста­линның “Уңышлардан баш әйләнү” мәкаләсе басылып чыкканнан соң, эзәр­лекләүләр кимеп, урта хәлле крестьяннарны раскулачить итүләр тукталып, алар “иншаллаһ”ын әйтеп яши башлаганда, 1933 елның көзендә Татарстанның Яңа Каразирек авылыннан бабам Ахун байның улы Шәрипҗанны гаиләсе белән сөргенгә озаталар. Эреле-ваклы төенчекләр төялгән, биш баласы, хатыны Миңкамал утырган, Бөгелмәгә юл алган ат арбасына ябышып, йөкле әнкәм елый-елый абыйсының гаиләсен озата барган. Үзе дә күз яшьләренә буылып, әбкәм: “Туасы балаңны уйла, сабыр бул! Ничә чакрым үттек, әйдә кайтыйк!” – дип юатып, улы-килене, оныклары белән бә­хилләшеп, аны кайтыр якка әйдәли.
Күп михнәтләр күреп, юлда яше дә тулмаган сабыйларын җирләп, Пермь өлкәсенә барып җитәләр. Барлык хөкем ителгәннәр белән бергә, “вольнонаемник”лар да катнашып, урман кисәләр. Шәрипҗанга шунда хатынын да җирләргә туры килә. Ни хикмәт бе­ләндер, ип­тәшләре аңа, 4 баласы белән урман эченә китеп, бераз вакыт качып ятарга киңәш итәләр. Алар әйтүе буенча, бер генә кешенең югалуын сизми калулары мөмкин икән. Шәрипҗан балалары белән лагерьдан ерак кына урманда яши башлый. Күпме шулай яшәгәндер, аңа гаилә­нең югалуы турында белен­мәвен әйтеп, акрын гына кайту ягын чамаларга мөмкин икәнен җит­керәләр.
Нинди юнәлеш белән, күпме барганнардыр, тимер юл станциясенә җиткәч, барлык кирәк-яракны ташлап калдырып, бер товар вагонына урнашалар. Шулай бер составтан икенчесенә күчә-күчә, бер арада паровозның күмер­ле бункерында, күмергә күмелеп дигәндәй, кайталар.
“Туймазы станциясендә төшеп калгач, вокзалда дүрт баламны тезеп утырттым да кача-поса якындагы бер авылга туганнарыма киттем. Алардан балаларны әткәйләргә илтүне сорадым”, — дип сөйли иде ул.
Сеңлесенең ире балаларны вокзалдан килеп алып, Каразиреккә Ахун карт гаиләсенә илтеп тапшыра.
Шәрипҗан исә, эз югалтырга теләпме, Мурманскига барып чыга. Эзәрлекләүләр­дән куркып, шунда балык тоту эшенә яллана. Хат алышу юк инде. Шунда ике ел эшлә­гәннән соң, эзләү-тикшерү булмагач, туган ягына таба кузгалырга җөрьәт итә.
1938 елда Каразиреккә кайтып керә. Икенчегә өйләнеп, яңа гаилә корып яшәвенә күп тә үтми, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул фронтка алына. Каты яраланып, ярты ел госпитальләрдә дәвалангач, 1944 елның көзендә туган ягына кайта. Кызганычка каршы, бер ай элек кенә әтисе Ахун вафат була. Ул каты авырып ятканда, кем генә килеп керсә дә: “Шәрипҗан улым, син түгелме?” – дип сорый торган бул­ган.
Сугыштан аксак булып кайтса да, Шәрипҗан 70 яшенә кадәр колхозда төзүчеләр бригадасына җитәкчелек итә. Яшьлек дусты Мөнирҗан (исеме үзгәртелде) белән үзара йөрешеп яшиләр. Тик дусты­ның икенче йөзен ачкан хәл була.
Күпне күргән, күпне кичер­гән сугыш инвалиды Шәрип­җан җитмеш яше тулуга, чирләп урын өстенә ава. Хәле начар була.
Бер көнне янына ах-ух итеп таякка таянган гомерлек дусты Мөнирҗан килеп керә. Хәл-әхвәл сорашканнан соң, тынлык урнаша. Шунда Мөнирҗан кыенсынып кына сүз башлый.
— Шәрипҗан, гомер буе дус яшәдек, бергә эшләдек, — ди ул.
— Анысы шулай, бер-беребезгә миһербан-шәфкать­ле булдык, — дип килешә Шәрипҗан да.
— Бик алай ук булмады шул, замандаш... Мин сиңа карата зур хилафлык эшләдем бит. Хәтерең­дәдер, без икебез дә авылыбыз чибәре Миңка­малга гашыйк идек. Әти-әнием аңа әллә ничә тапкыр яучы җибәрсә дә, Миңкамал кире какты. Ул сине сайлады. Өйлә­нештегез, туйлар үтте. Мин дә өйләнеп, балаларым булса да, эчтән янып, үч алу уе белән яшәдем. Һәм заман үзе моңа мөмкинлек бирде. Илдә кулакларны Себергә сөрү башланды. Синең өстән: “Алар – эксплуататор, хезмәт­че тотып, ярлыларны изеп яшәүче байлар, кулаклар”, — дип яздым. Күп тә үтми, мал-мөлкәтегезне талап, үзегезне Себергә җибәрделәр. Мин сине генә алып китәрләр дигән идем дә, хатының, балала­рыңны да калдырмадылар шул. Миңкамалның шунда үлеп калуын ишетү миңа бик авыр булды. Гомер буе җаным әрнеп яшәдем. Яшәвем – яшәү, ашавым ашау булмады. Күп тапкырлар дөресен сөйлисем килде, күпме омтылсам да, җөрьәт итмәдем.
Шәрипҗан, без хәзер гомер ахырына җиттек. Бер аягыбыз җирдә булса, икенчесе – гүрдә. Күпме генә яшисе калды инде... Җаным тыныч­лансын, бәхиллегеңне бир! Зин­һар!.. Тынычлап үлим, Ходай гүр газабы бирмәсен. Үтенәм! – күз яшьләренә буылып, бөтен гәүдәсен калтыратып чыккан үкенечле сүз-ләрне пышылдауга күчеп әйтеп бетерде, иреннәре генә кыймылдый иде Мөнирҗанның.
Бу яңалыкка аптыраса да, үчләшергә, рәнҗергә, ачуланырга хәле калмаган, фани дөньяга битарафлык кичергән авыру дусты бары тик:
— Бәхил, замандаш, бәхил! Үткән-беткән, буявы сеңгән, күпне күрергә туры килсә дә, бәхил! – диде. – Билгеле, моның синең этлек икәнен элегрәк белгән булсам, үтерүгә кадәр үк барып җитмәсәм дә, бер үчен алмый калмас идем. Бәхил, җаның тыныч булсын, Аллаһ үзе ярлыкасын. Мин сине аңлыйм... Миңкамал бик чибәр иде шул...
— Әйе, чибәрнең чибәре иде...
Бераз булса да күңеле тыныч­ланып, үзенчә юанып кайтып киткән Мөнирҗан бер атнадан вафат булды. Бер айдан, 78 яшен­дә Шә­рипҗан да бакыйлыкка күчте.
Берсе – чын дуслык хисе белән, икенчесе ясалма юлдаш булып яшәгән ике чордаш соңгы көн­нәрендә булса да бәхилләшеп өлгерделәр.
Әнәс САФУАНОВ.
Кәкребаш авылы.





Басып чыгарырга



Миңнеяр абзый – сихерче
Вчера, 00:00 :: Дөнья бу...
Миңнеяр абзый – сихерче
“Авылны онытырга ярамый!..”
16-07-2018 :: Дөнья бу...
“Авылны онытырга ярамый!..”
Кияү балакай
13-07-2018 :: Дөнья бу...
Кияү балакай
Хөснияр качкын
12-07-2018 :: Дөнья бу...
Хөснияр качкын
Үткәнгә юллар юк
6-07-2018 :: Дөнья бу...
Үткәнгә юллар юк
Тетрәнү
5-07-2018 :: Дөнья бу...
Тетрәнү
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»