Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » Мәхәббәт — уен түгел

Мәхәббәт — уен түгел
02.02.2018 / Дөнья бу...

Мәхәббәт — уен түгел Алтын көз артка чигенде һәм аның төссез соңгы көннәре башланды. Табигать тын гына йокыга, ялга әзерләнә. Яңгыр, я кар яумаганда болыт шулкадәр аска төшә, җирне өрфия пәрдә каплар кебек. Таулар да елның шушы мәлендә генә сихри томан эчендә кала торгандыр, мөгаен. Көннәрнең бертөрлелегенә дә исебез китмәгән кебек. Озакламый җирнең ап-ак кар астында калачагын белсәк тә, ашыкмыйбыз әлегә.

Шундый уйларга чумып, компьютерда эшләп утырган Минзилә, яңа смс-хатны күреп, аптырап китте. Бер ел хәбәре булмаган күрше шәһәр кешесе Владимирдан иде ул. “Күрешик бер”, дигән. Ничек инде? Үткән елда үзе югалды түгелме? Ә Минзилә эзләмәде дә, шалтыратмады да. 50дән узган кешенең хисләре яшь чагындагыдан күпкә аерыла икән. Аек акыл буталчык хисләрне җиңә ала. Бер яктан, бу яхшы. Күп ялгыш адымнар үзеннән-үзе ясалмый кала, хаталар сирәгрәк була. Мәхәббәт хисе кышкы бураннарны, язгы ярсу ташкыннарны хәтерләтми, җәйге җылы яңгырларга, көзге талгын җилләргә охшаш була. Икенче яктан, яшь чагындагы тәвәккәллек булмый шул, шуңа да тимер кызуында сугылмый. Аннары үкендерә!
Ни өчендер Минзиләнең Владимирга “юк” дип әйтәсе килмәде. Ләкин очраша алмадылар. Башта берсенә каядыр китәргә туры килде, аннары икенчесенә... Ә Минзилә күңелендә күрешү теләге барыбер калды.
...Аларның танышуы да кызык кына булган иде. Кемнәндер телефон номерын белеп, Владимир шалтыратты аңа. Оборона министрлыгына хат юлларга кирәклеген белдерде. Владимирның Әфганстан сугышында алган хөкүмәт бүләге югалган икән. Сугышның соңгы көнендә аны яралы солдатларны озата барырга тәгаен­лиләр. Бүләкләнүчеләр исемлегендә ул да булачагын командиры әйтеп җибәрә. Орден төбәкләрнең хәрби комиссариатларына биреләчәк, диелә. Ләкин, ничә кат мөрәҗәгать итсә дә: “Андый бүләк бирелмәгән”, — дигән җавап алына. Бергәләп җибәргән хатларга да шундый җавап яздылар.
Менә шундый “эш буенча очрашулар”дан башланган мөнәсәбәтләр ярты ел тирәсе бәйләп тотты аларны. Минзилә Владимирның кинәт юкка чыгуына аптыраса да, борчылмады. Ләкин тормышта бер генә нәрсә дә очраклы булмаган кебек, аның бер чишелеше, дәвамы да көтелергә мөмкин икән. Иптәш хатыны Флүзәдә чәй эчеп утыра иде Минзилә.
— Владимир Чивилихин дигән кешедән “Классташлар”да хат бар. Кем икән? – диде Флүзә.
— Кая әле, карыйм, — диде Минзилә, Владимирны танып, гаҗәпсенеп.
— Бик матур күренәсез, дигән. Ни языйм?
— Үзегез дә, диген. Бу бит мин очраша алмаган кеше. Әйдә, язышабыз.
— Әйдә соң. Кызык итик үзен.
— Әйдә якыннанрак танышыйк, дигән була.
— Танышыйк, диген.
— Кайда һәм кайчан, дип сорый.
— Бездә иң кыйммәтле ресторан нинди әле?
— Бәй, ”Орхидея” инде. Җәй бул­ган идек анда, кунаклар килгәч.
— Флүзә, әйдә, чакыр. Икәү барабыз.
— Син нәрсә? Синең танышың. Кешене уңайсыз хәлгә кую бит бу.
— Ә мине?
Үзе уйга калды Минзилә. Нишләр иде икән аны күрсә? Борылып чыгып китәрме, берни булмагандай кыланырмы? Ни булса, шул булыр, дип тәвәккәлләделәр.
Сөйләшенгән вакыт җитте. Минзилә белән Флүзә, киенеп ясандылар да ресторанга барып утырдылар. Җаннары ни тели, барысын да официанттан сорап китерттеләр. Үзләренең көләсе генә килеп тора, әллә 17 яшькә кире кайттылар инде? Уен кызыклы да, куркыныч та тоелды.Озак утырдылар. Кунаклар кайтырга җыенганда гына яннарына килде. Читтән күзәтеп торган булып чыкты. Шулай да күренми генә кайтып китмәгән ич. Кыюлыгы җиткән, шунысы да ярый.
— Гафу итегез, кызлар. Сезнең икегезне бергә күргәч, сөйләшеп, мине акылга утыртырга килгәнегезне аңладым. Хатын-кызның башын 13 ел катырам инде. Уеннан уймак чыга яза. Шул каһәр суккан сугыш аркасында өйләнеп, балаларыбыз булса да, күбебез гаиләләребезне саклап кала алмады. Яу кырында нык булдык, тыныч тормыш сынауларына бирештек. Гаилә бәхетен саклап кала алмадык. Аерылышкач, үз дигәнемне тагын бер табармын дип эзләдем дә эзләдем. Яшьлектә генә берәүне ташлауга, икенчене табасың. Ә бу чорда инде куркыта, бәлки, очрагандыр да ул минем ярым – өлешемә төшкән көмешем, — дип сөйләде дә башын аска иде.
Минзилә белән Флүзә тын гына утырдылар, акыл да сатмадылар, кызганмадылар да аны. Мәхәббәт бит уен түгел, аңардан кеше я башын югалтырдай олы бәхеткә ия була, я гомере буе җитәрлек үкенеч кала...

Әлфия Шәйхлисламова.
Туймазы районы,
Кандра авылы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Күкләр, ярдәм итегез!
Сегодня, 14:59 :: Тормыш
Күкләр, ярдәм итегез!
Кышкы бизәкләр
Сегодня, 13:51 :: Республика
Кышкы бизәкләр
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
Сегодня, 13:47 :: Яңалыклар
Кыскартырлармы, киңәйтерләрме?
80 яшенә - тагын ике китап
Сегодня, 13:39 :: Иҗат
80 яшенә - тагын ике китап
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк
Сегодня, 13:37 :: Мәдәният һәм сәнгать
Мәскәү яшьләре татарча биергә өйрәнәчәк








Новости русской версии сайта

Яңа номер

147 (25301) от 20 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»